поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
26.10.2024 Җәмгыять

14 елдан соң аякка баскан Гөлназ: «Йөреп китәсемне белдем»

Чаллыда яшәүче 34 яшьлек Гөлназ Акбашева тормышының иң авыр сынавын узган, дип әйтергә мөмкин. Ул 14 ел арбада утырып кына хәрәкәтләнгәннән соң янәдән аякларына баса. Бүген ул үзе йөри, кияүдә, ире белән улларын сөяләр. Гөлназ 18 яшендә юл фаҗигасенә очрый.

Рульдәге төркемдәше, идарәне югалтып, баганага килеп бәрелә. Үзенә зыян килми, ә менә Гөлназга катлаулы операцияләр һәм озак вакытлы тернәкләндерү курслары узарга туры килә.

– Октябрь аенда хастаханәдән чыктым. Шунда мине дәвалаган табиб, Яңа елга аякка басасың, дип озатып калды. Йөрисе килә бит. Яраның никадәр катлаулы икәнен дә аңламаганмын инде. Яңа елны бик көттем. Әмма ничә Яңа ел бәйрәме килсә дә, йөреп китә алмадым, – ди Гөлназ. – Тизрәк йөрисе килү теләгем бик көчле иде. Тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрдем. Аннары инде махсус тренер белән дә шөгыльләнә башладым. Башта хәтта утырып та тора алмый идем. Шөгыльләнү бушка китмәде, мин әкренләп ниндидер хәрәкәтләр ясый башладым. Шул чакта сөенгәннәрем! Алга китеш күренә башлагач, әтием серне ачты. Баксаң, мине дәвалаган табиб: «Бу бала башка йөрмәячәк», – дип әйткән булган икән.

Гөлназ бер генә уй белән яши: «Мин йөреп китәчәкмен!» Дәваланган вакытта ук, арбада килеш бию белән шөгыльләнә башлый. Беренче көннән үк спорт остасына кандидат Виталий Морозов белән парлап шөгыльләнәләр. Арбалы биюләр буенча нинди генә чемпионатларда булмыйлар: Италия, Германия, Кытай, Япония, Казахстан, Украина, Голландия, Польша, Сербия…

– Кайчакларда уйланып та куям: әгәр мин элекке тормышым белән яшәсәм, бу кадәр илләр күрә алыр идемме икән? Сынаулар миңа дөнья күрергә мөмкинлек бирде, үземне башка яктан ачтым, – ди ул. – Тренерым: «Аякка басар өчен бию түгел, күнегүләр кирәк», – диде. Мин аны тыңладым. Шөгыльләнүне туктатмадым. Биегәндә яңа дус кызым барлыкка килде. Ул миңа яшәргә көч биреп торды. «Әйдә, аягыңа бас инде», – дип үсендерә иде. Миңа аның сүзе этәргеч булды. Әти-әниемнең ярдәме, үҗәтлегем, күнегүләр аркасында өйдә ходунки белән йөрергә өйрәндем. Тотынып булса да, йөри алганымны күрсәтергә дип, дустыма кунакка киттем. Шул вакытта беренче тапкыр такси чакырттым. Әкренләп дөньяга чыга башладым. Баштарак кешеләр борылып карасалар, тора-бара ияләнделәр. Үзем дә оялмый башладым.

Аякка басканын күргәч, дуслары да кими әле аның. Әмма Гөлназ ул чакта әле бик тә ярдәмгә мохтаҗ була. Йөреп китү җиңел бирелми. Тотынып торырга да иптәш кирәк, ярдәм итәргә дә. Кайчак аяклар арып китеп, арбага да утырасы була. Менә шул чакта дуслар сынала да инде. Янында иң якыннары һәм сабырлары кала.

– Йөри алмавым аркасында кешеләрне бөтенләй башка яктан ачтым. Әнә шуңа да тормышның якасына ябыштым. Башка сау-сәламәт кызлар кебек минем дә гаиләле буласы, балалар үстерәсе килде. Әти-әниемне дә сөендерсәм иде, дип теләдем. Алар мине тәрбияләүгә бар көчләрен куйдылар. Ә минем гомерем буе ярдәмгә мохтаҗ булып аларны тилмертәсем килмәде, – ди ул. –  14 ел буе, арбаны ташлыйм, дип кенә яшәдем. Әмма арбаның кирәк чаклары булып тора. Озак йөрү ардыра да. Шул вакытларда арба коткара. Шөкер, бар теләкләрем әкренләп кабул булып бара. Моннан 6 ел элек бер егет белән таныштым. Кулларында йөртер кешем булды. Кайчак иркәләнеп тә алам. Ә ул: «Син бит инде йөри беләсең», – дигән була. Тик аның ышанычлы кулларын тою рәхәт. Инде хәзер ир белән хатын булып яшибез. Әле менә күптән түгел улыбыз туды. Сынау артыннан бәхетле көннәр дә килде. Тормышыма күзләр тимәсен. Минем кебек кызларга киңәшем: бәхет үз кулыбызда!

 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы