поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.07.2011 Җәмгыять

Төрекле бәхет

Әнә шулай диде, аерылышыр вакыт җиткәч, чираттагы юлдашым. Тукталышта «попутка» көткәндә Казаннан туган авылына иткә кайтучы ханым үзенең тормышы турында шактый сөйләргә өлгергән иде.

– Биш ел бергә яшибез. «Гражданский брак» белән. Танышуыбызга узган көз җиде ел булды. Үз татарым булмаса да, мине рәхәттә яшәтә, эчми, тартмый, акчаны җитешле итеп биреп тора. «Татарстан – Төркия» уртак ширкәтенең төзелеш фирмасында эшли. Ике тапкыр Төркиягә алып барды үземне. Соңгысында малаемны да алдык. Россия белән Төркияне чагыштырганда җир белән күк арасы. Андагы матурлыкны, рәхәтлекне күрсәң, оҗмах белән бер инде менә. Бер караңгы чырай күрсәтүче булмады. Иремнең туганнарын да, балаларын да күрдек. Анда да гаиләсе булган, аерылышканнар.

 

– Ә нишләп никахыгызны рәсмиләштерергә ашыкмыйсыз?

 

– Ул бит чит ил кешесе, гражданлыгы юк. Безнең илдә тагын берничә ел яшәсә, алачак бугай. Хәер, минем өчен анысы мөһим түгел.

 

– Югалтудан курыкмыйсызмы? Килешүе бетеп, кире Төркиясенә кайтып китсә, нишләрсез?

 

– Берни эшләр хәлең юк. Аның каравы, яшәп, назланып, сөеп-сөелеп калам ич! Кешечә назлый, кайгырта белә. Яшьлектә татарга да чыгып караган булды. Анысыннан бөтенләй уңмадым. Башта әйбәт иде, аннары бозылды. Заводта бергә эшли идек. Казан егете булганлыктан, фатиры бар, дип кияүгә чыктым. Апасы килде дә котыртты, килде дә котыртты. Безне фатирда калдырасы килмәде. Түзәр әмәл калмагач, тулай торактан бер бүлмә алып, шунда күчтем. Бераздан ирем дә килде. Бергә булсак та, барыбер рәтләп яшәп китә алмадык. Эчте. Исерсә, кыйнады. Кыскасы, үземә дә, улыма да рәхәт тормыш күрсәтмәде. Инде мәрхүм булганына да тугыз ел.

 

– Фатир мәсьәләсе ничек хәл ителде соң?

 

– Дүрт баласы белән кияүдән кайткан шул апасы яши анда. Әле ир сымак нәрсә дә керткән бугай... Каенанам, мәрхүмә, сигез ел урын өстендә ятты. Аны юньләп тәрбия кылучы булмады. Аллага шөкер, икенче ирем яхшы булып чыкты. Сөенеп бетә алмыйм. Элеккеге тормышым искә төшсә, сискәнеп китәм.

 

– Буй җиткән егеткә тулай торакта үги әти белән яшәве җиңел түгелдер.

 

– Безнең бүлмә икәү, урталай тишеп ишек куйдык. Шул ике бүлмәне сатып, бераз акча өстәп фатир сатып алып булмасмы дибез. Хәзер тулай торак бүлмәсен үзеңнеке итеп тә, сатып та була бит. Инде сатып та алган булыр идек, төрегем тегендәге туганнарына да, гаиләсенә дә ярдәм итеп тора. Ярый, булыр әле. Иң мөһиме: исәнлек кирәк. Шунысына үкенәм: Казанга килүгә эшкә төзелешкә керәсе булган икән. Без, акчасы күп чыга дип, заводка эшкә урнаштык. Совет заманында төзелештә эшләүчеләр өч-дүрт ел эчендә фатир ала иде. «Общага»га күчкәч, төзелешкә киткән булсам да, уңа идем әле.

 

Әнисенә иткә кайтучы ханым белән машина көткән арада әнә шундый җанлы гына әңгәмә корып алдык. Яңа юлдашым үз авылына, мин үземнекенә юл алдым. «Кемгә чыгып бәхетле буласыңны белеп булмый», – диләрме әле? Әмма әлеге ханымны бәхетле яки бәхетсез дип тә әйтә алмыйм. Ул аны үзе генә тоя ала бит. Һәрхәлдә, ул үзенең бүгенге тормышыннан канәгать. Үз татарыннан кадер-хөрмәт, рәхәт күрмәсә дә, мөселман кардәшебез – төреккә чыгып рәхәт яши. Кем әйтмешли, һәркемнең үз бизмәне шул...


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ, Теләче
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»