поиск новостей
  • Рөстәм базарда кавын сатып алгач, аны үзенең хатынына – ядрә ыргыту буенча спорт мастеры Мәрьямгә тотып торырга биргән. Алай итәсе калмаган. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Равил Фәхруллин - галим
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
Архив
 
23.10.2024 Шоу-бизнес

Алсу: "25 ел эчендә беренче мәртәбә әнидән тәнкыйть ишетмәдем диярлек"

Җырчы Алсу узган атнада триумф белән сәхнәгә кайтты. Күп еллар дәвамында артистка карьерасын онытып диярлек, гаиләсен беренче урынга куеп яшәде. Ире Ян Абрамов белән аерылышканнан соң, яңа башлангычларга вакыт җитте.

Симфоник оркестр белән ике зур концерт Музыка йортында узды һәм бик күп тамашачыларны җыйды.
 
Беренче чыгышы алдыннан җырчы, залда үзенең иң кырыс тәнкыйтьчеләре — әти-әниләре булачагын белеп, бик нык дулкынланган. Әнисе Разия Исхак кызы, гадәттәгечә, кызының эшчәнлеге турында кисәтүләр ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган. Концерттан соң Алсу болай дип белдергән: "25 ел эчендә беренче мәртәбә әнидән тәнкыйть ишетмәдем диярлек".
 
Кызлары чыгыш ясаганда Алсуның әти-әнисенең бик хисләнгәне күренгән. Концерттан киткәндә аларның күңелләре нечкәреп, күргәннәреннән нык тәэсирләнеп, күз яшьләрен тыя алмаган. Икенче көнне әтисе кызына биш тапкыр шалтыратып, күргәннәреннән алган хисләре һәм кичерешләре турында сөйләгән.
 
Алсу билгеләвенчә, бу чыгышны югары бәяләү җырчы өчен бик мөһим. "Миңа килгәндә, мин - йөз процентка абсолют әти кызы. Әни моңа үпкәләми, ул белә", - ди сәхнә йолдызы, туганнары белән мөнәсәбәтләрнең якынлыгын ассызыклап.
 
Концертта Алсуның әти-әнисе генә түгел, балалары да — кызлары Сафина һәм Микелла, уллары Рафаэль дә булган. Элекке ире чакыру алмаган, бу уртак милекне бүлү белән бәйле күптән түгел булган җәнҗал белән аңлатыла.
Автор:Ләйсән Якупова

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.10.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы