поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
22.10.2024 Ир белән хатын

«Җәбергә түзә алмыйча иремне ташлап чыгып киттем»

Яшьлектәге мәхәббәт учагы тиз генә кабынып китә дә ни кызганыч, еш кына тиз генә сүнә дә. Кайчандыр гөрләшеп бергә кабызган сөю учагының пыскып янган төтене бүген дә Лилиянең күз яшьләрен агыза, тирән уйларга чумдырып, үксеп елата. 50 яшьлек гомерендә күп кенә газаплар күреп, бүген инде башын күтәреп, тормыш юлыннан ныклап атлап киткән мәле аның.

Кукмара ягы кызы Лилия мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач та башкалабызның Болак буена урнашкан педагогия институтына кереп, укытучы булырга хыяллана. Бәхет елмая үзенә - керү имтиханнарының өчесен дә 5 кә тапшырып, тиз генә студент та булып куя. Хыяллары чынга ашкан яшь кыз канатлыдай очып кына йөри. Укулары бара, тулай торакта бүлмә дә бирәләр. Әти-әниләре дә кызларын атна саен сагынып көтеп торалар, күчтәнәчләр төяп озаталар. Казанга килгәндә сумкалары гел авыр була кызның.
 
Шулай бер вакыт шундый сумкалар сөйрәп кайтып килгәндә каршысына кара чәчле чибәр генә бер егет очрый да: “Әйдә булышам, матуркай. Бик азапланып барасың бит. Укытучыга матур булырга кирәк,“ – дип, кызның сумкасын күтәрешә. Казанга поездда да бергә киләләр. Ә иң кызыгы, килеп җиткәч тә аерылырга уйламый егет. Кыз рәхмәтне кат-кат әйтсә дә, “Кусаң да, китмим,” дип ияреп кайтуын белә. Ә икенче көнне ак розалар тотып тулай торак ишек төбендә каршы ала. Фәннүр исемле икән. Шулай ук Кукмарадан, күрше группада укый. Шулай итеп, булачак педагоглар якыннан аралашып-дуслашып китәләр. Диплом алагч та икесе дә туган якларына кайтып укыта башлыйлар. Озакламый егет кызның кулын сорый. Әти әни дә каршы килеп тормый. Ике бәйрәмне бер итеп, Яңа ел алдыннан гөрләтеп туй уздыралар. 
 
- Сөйләсәм, зарланып кемнеңдер гайбәтен чәчкән кебек булам, Аллаһы Тәгалә зинһар кичерсен мине! - дип сүзен башлады Лилия.- Матур Һинд киноларындагы шикелле чибәр әйбәт булып йөргән егетем ирем булгач, артык вакчылга саранга әйләнде. Хезмәт хакының күпме икәнен дә әйтми-белгертми, тиененә кадәр, хәтта бала акчасын да әти-әнисенә биреп барды. Яшереп алган эчке киемнәремне табып, миннән көлеп хурлап әнисенә сөйләде. Өйдә кара тавыш чыгарды. Урысча әйтсәк, “Маменькин сынок,” гаиләдә бер генә иркә бала булуын тулысы белән горурланып исбатлады. Үзе өчен генә яшәүче бик астыртын кеше булып чыкты ул. Гаилә коргач, әти-әниләре белән тордык. Улым сабыем тугач, аңа өч ай булгач, вакчыллыкка, җәбергә түзә алмыйча иремне ташлап чыгып киттем, әти-әни йортына кайтып егылдым. Хәлемне сөйләп биргәч, түземлегемә шаккаттылар. 
 
Тормыш дәвам итә. Күргән авырлыклар да акрынлап онытыла, кара болытлардан соң кояш чыккандай була.Тик икенче ире белән дә җиде ел гына яшәп калалар. Бәхет учагында озак җылына алмый. “Әле ярый, юл читенә чыгарып машинасын сүндерергә өлгергән мәрхүмкәем, йөрәге тотып машианасында үлгән.“ – ди Лилия күзләрен сөртеп. 
 
Сабые үсеп, мәктәпкә укырга кергәч, Лилия улы белән Казанга күчеп килә. Мәктәптә укытучы, соңрак завуч булып эшли. 
Язмышы тагын бер очрашу әзерләгән була аңа. Бу юлы хатыны вафат булып, 1 яшь ярымлык кызын ялгыз үстерүче Камил белән юллары кисешә. Ике ай гына очрашып-сөйләшеп йөриләр дә “ике сабыйны бәхетле, гаиләле итик!” - дип, уртак карарга килеп, ирнең фатирында яши башлыйлар. Тик язмыш син дигәнчә генә түгел шул. Ярты сүздән, күз карашынан аңлашып-санлашып, иңгә-иң яшәп ятканда Камиленең гомере өзелә. Тормыш иптәшенең кызы Сиринә, үзенең улы Марат белән кабат тол кала Лилия. Мәрхүм иренең кырыгын уздырып, йөрәк яралары бераз булса да, төзәлә башлаган вакытта Камилнең әнисе килеп тавыш чыгара. Бәхетсезлегенә каршы, Камилнең кызы ятимә Сиринәне үз исеменә яздырырга өлгермәгән була шул Лилия. Каенаның улының ике бүлмәле фатирын булыр-булмас киленгә калдырасы килми, судка бирә. Биш тапкыр суд булганнан соң, Сиринәне ятимнәр йортына озаталар, ә Лилияне улы белән бергә фатирдан чыгаралар. Шулай итеп, кабат җиде юл чатында басып кала Лилия. Каенана киленне төп башына утыртуына куанып, фатирны сата да авылга кайтып китә. 
 
-    Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, коллективым әйбәт. Авыр чакта нык ярдәм иттеләр кызларым. Бүген инде улым минем ныклы терәгем. Үзе теләгән һөнәр буенча белем алып, поликлиникада теш ясаучы булып эшли. Тырышлыгы, хезмәте белән миңа фатир алып бирде, үзе түләде дә. Гаилә дә корып җибәрде, - дип шатлыгы белән уртаклашты күпне күргән ана. “Инде бәхетләре генә озын гомерле булсын берүк! Сөю учаклары озак янсын!”
 
Азат Мөхәммәтҗанов.
Фото: ru.freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы