|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2011 Җәмгыять
Гомерләр бер генә бирелә. Һәм... гомерләр генәме? Сәламәтлек, көч-куәт...Җырларда, кешегә гомерләр бер генә бирелә, дип җырлана. Гомерләр генә микән? Миңа калса, адәм баласына гомер генә түгел, башкасы – сәламәтлеге, көч-куәте, энергиясе дә шул бер гомергә җитәрлек итеп, бер генә бирелә. Яши-яши, уйлана-уйлана, күзәтүләрдән чыгып шундый нәтиҗәгә киләсең. Күптән түгел бер газетадан шушы күзәтүләремә аваздаш фикер укыдым. “Икенче яшьлек беренчесен саклаганнарга гына килә”, – диелгән иде анда. Рус телендә исә шундый эчтәлектәге җыр да бар икән. Димәк, болай уйлаучылар, шундый нәтиҗәгә килүчеләр мин генә түгел. Болай булгач, адәм баласы әнә шул үз гомеренә җитәрлек итеп бирелгән, мәсәлән, сәламәтлеген, көч-куәтен үзе рациональ файдалана белергә тиеш булып чыга түгелме соң? Яшь чагында ук “тотып бетерә”ме ул аны, әллә, саклап, өлешләп бүлеп, бар гомеренә җитәрлек итеп тотарга өйрәнәме? Хикмәт, мөгаен, нәкъ менә шуңа өйрәнүдәдер дә инде.
Безне исә яшь чакта, көч сарыф итмичә, көч керми дип өйрәттеләр. Алга таба да җиде кат тирең чыккач кына шуңа бәрабәр көч-куәт керәсен гел искәртеп тордылар. Әйтерсең, аның чиге дә, кырые да юк, кимеми дә, киресенчә, “тоткан” саен арта гына бара. Ышанып үстек, чөнки өйдәге өлкәннәр үзләре дә шулай яшәде. Һәм... нәтиҗә нинди дип уйлыйсыз? Әби дә, әни дә сәламәтлекләрен бик иртә югалтты. Саный китсәң, алар гына да түгел. Авылда бит һәр кешенең яшәү рәвеше, эшкә мөнәсәбәте күз алдында. Үзен-үзе саклап, көче кадәренчә генә эшләп, кирәк чакта ял итеп, кирәк чакта башкалар “җилкәсенә” салынып яшәгәннәр картлыкларына шыгырдап торган төз нараттай исән-имин килеп җитә. Һәм пенсиясенең чын мәгънәсендә рәхәтен татып, сызланмый-сыкранмый гомер итә. Күрәсең, һәр нәрсәдә, нәкъ җырдагыча, ипләп кирәк, әкрен кирәктер инде.
Авылдагы “эш атлары” мисалында гына түгел, спортчылар биеклегендә карасаң да шулай бит. Араларында инвалид калганнары, урын өстендә ятучылар, медаль арты медаль, дан арты дан яулаганда ил, дөньякүләм танылып, көн герое булып та, яраксызга чыккач, кадерсезгә калучылар, онытылучылар күпме?! Аларның яралы язмышына журналистлардан башка беркем дә игътибар итми кебек. Димәк, организмны кирәгеннән артык көчәндерү, барлык энергия “уты”н берьюлы исраф итү кайчан да булса барыбер үзен сиздерәчәк! Рекорд арты рекордка сәләтле спортчыларның зур спорттан китү белән күпчелегенең сафтан чыгуына башкача аңлатма юктыр да. Янәшәбездәге олылар да бит еш кына “яшь вакытта эшләгәннәр чыга икән ул” дияргә ярата. Бу да шуңа бер җавап ләбаса.
Ә безгә, әле икенче яшьлеккә өметен югалтмаганнарга, яки нәкъ менә шуңа өметне, ышанычны югалтмас өчен нишләргә кирәк соң? Бәлки дөрес яшәргә өйрәнергәдер? Дөрес яшәү дигәндә күбебез аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, начар гадәтләрем юк, тагын ни кирәк дияр. Баксаң, әле организмга вакытында ял бирә белергә дә, үзеңнең көч-куәтеңнең күләмен (потенциалыңны) чамалый алырга да, үз “биеклегеңнән” артыгын сикермәскә дә кирәк булып чыга түгелме? Тик бу гади генә булып тоелган кагыйдәләрне күбебезнең үти алуы гына шикле. Чөнки әле чабабыз, дөнья көтәбез (әллә куабыз?). Алай итәргә, болай итәргә, аны эшләргә, моны эшләргә кирәк дибез. Юк, дөрес аңлагыз, берни дә эшләми, кул кушырып, ялкауланып ятарга гына кирәк дияргә җыенмыйм. Булган сәламәтлегебезнең кадерен белеп, безгә бирелгән энергия, көч-куәтне акыл һәм сабырлык белән исраф итәргә өйрәник дияргә генә телим. Бәлки шул чакта бәхетле имин картлыкта икенче яшьлегебезне кичерергә насыйп булыр?
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|