поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
20.10.2024 Җәмгыять

«Монда кеше күмелгән, басмагыз»

Әнием Биектау районының Ювас авылында дөньяга аваз салган. Аның бертуганы Харис абыйны 16 яшендә Суслонгер лагерена алып киткәннәр. Әнинең: «Күп газаплар күреп, зур нужалар белән ашарына илттек», – дип сөйләгәне хәтердә.

Күз алдына китерү дә читен: үзе дә ачлыктан интеккән әни абыйсына күпме ашамлык алып бара алгандыр инде… Ахыр чиктә Харис абый Суслонгерда ачлыктан үлгән. Әрнү-газап урыны булган Суслонгер лагерен күптән барып күрәсем, абый рухына, шунда җан бирүчеләр рухына дога кыласым килә иде. Ниһаять, җае чыкты.

Теләгемне үтәдем, әмма күңелдә төер калды: «Никто не забыт, ничто не забыто», – дип сөйләргә яратсак та, илнең канлы тарихы булган лагерьга тиешле игътибар юк икән, онытылып бара. Аны табу да мең җәфа, юл күрсәткечләре  дә юк. Урман эченнән 7 чакрым барасы. Зиратта истәлек ташлары бар икән үзе.

Ләкин без ул исемлекләрдә үзебезнекеләрне таба алмадык. Лагерь корбаннарының төгәл саны әле дә билгеле түгел икән. Сугыш чорында бирегә корал белән эш итәргә өйрәнергә китерелгән солдатларның эшләгән, газап чиккән, кан, яшь койган җирләрен тетрәнеп карап йөрдек, күзләребездән яшьләр тамды да тамды. «Монда кеше күмелгән, басмагыз», – дип кисәтү максатыннанмы икән, байтак урында өчпочмаклап таяклар бастырып куйганнар, алардан ерак түгел чокыр-чакырлар да хәтсез. Тагын да аскарак төшмәдек, анда инде үтеп йөрерлек түгел – чытырманлык.

Татарстанның кайбер төбәкләре – әйтик, Саба, Кукмара, Югары Ослан һ.б. районнары монда һәлак булган якташлары истәлегенә һәйкәлләр куйганнар, гомуми һәйкәл дә бар, үткәннәрдән гыйбрәт алырлык музей да оештырылса яхшы булыр иде, дигән теләк тә уянды күңелдә. Суслонгерга әни исән-сау вакытында бара алмавыбыз да йөрәкне гел сыкратып тора.

Рәмзия Сафина 

Фото: moypolk.ru 

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе