|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2011 Мәгариф
КФУда иң зур конкурс – юридик факультеттаКабул итү кампаниясе кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетында иң зур конкурс юридик, икътисад һәм башка факультетларда күзәтелә. КФУ кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Сергей Ионенко ректоратның чираттагы утырышында гаризалар тапшыру динамикасы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 4 июльгә КФУга 8605 гариза бирелгән, ТДГПУ – 2359, КДФИИ – 1573, АДПУ – 795, Чаллы филиалына – 598, Яшел Үзән филиалына – 116. Күп кенә абитуриентлар БДИ таныклыгының төп нөсхәсен тапшыра. Бигрәк тә юридик факультетка, Математика һәм мәгълүмат технологияләре институтына, Геология һәм нефть, газ технологияләре институтына, журналистика һәм социология, икътисад факультетларына гаризалар күп тапшырылган, биредә бер урынга 20 кеше туры килә.
Укырга керергә теләүчеләр арасында республика һәм Россия олимпиадаларында призлы урыннарны алучылар арткан. Гариза бирүчеләрнең географиясе киң, Россия Федерациясе шәһәрләре һәм 35 төбәге керә, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.
|
Иң күп укылган
|