поиск новостей
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 02.11 Тинчурин театры,"Яратам! Бетте-китте!" 17:00
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 02 Ноябрь
  • Филүс Каһиров - җырчы
  • Фоат Әбүбәкеров - музыкант
  • Рәмзия Габделхакова - язучы
  • Нур Гайсин (1914-1995) - язучы
  • Ильяс Галимов (1976-2020) - көрәшче
  • Фәрһад Фәткуллин - википедияче
  • Тимербулат Кәримов - эшмәкәр
  • Илназ Гарипов - җырчы
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
  • Жэйгэ кадэр студент кыз балага фатир яисэ студия кирэк иде.Узэккэ якын булса эйбэт.+79272405212, ватсопка языгыз.Риелторлар борчымасын.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев, аварийная откачка. Тел: 89172681882
  • Питрәч районы Тау Иле (Татарское Ходяшево) авылында 3 яшьлек буаз тана сатыла. Март башында бозауларга тиеш. 89520443330
  • Снимать итэргэ Ркб тирэсеннэн бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын.т:89196978895
  • Снимать итәргә 1 бүлмәле квартира яки студия эзлим. Вахитов, Совет районыннан яки Дербышкадан. Риэлторлар борчымасын !!! 89047171338 Резеда
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
Архив
 
15.10.2024 Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Фән Вәлиәхмәтовны озатырга килмәделәр»

Башкортостанның Шаран районында мәшһүр җырчы Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Халык күп җыелган. Җырчы һәм композитор Зифа Нагаевадан: «Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашырга Башкортостанда яшәүче татар зыялылары: артистлар, язучылар, композиторлар килгәндер инде», – дип сораган идем.

Ул  исә:
 
 – Халык, Шаранлылар бик күп килгән иде. Татарстаннан килүчеләр дә булды. Мин алар арасыннан сәхнә йолдызларын, язучыларны эзләдем. Алар җылы сүзләр әйтеп, легенданы (Күпләр Фән абый безнең легенда дип социаль четләрләргә язды бит.) чәчәкләргә күмәрләр дип өметләнгән идем.  Тик  өметләрем акланмады.  Шараннан әрнеп кайтып киләм, дустымны  җирләгән өчен түгел, үзебез, дөресрәге милләт өчен рәнҗеп... Кая сез,  йолдызлар? Кайда сез, сәхнә тоткан артистлар?  Нишләп Фәнне озатырга килгән кешеләр арасында билгеле шәхесләр булмады. Ник? Гаҗәпләнүләрем, ис китүләрем бетте дип уйлаган идем. Бетмәгән икән. Әлбәттә,  һәркем үз күңеле  кушканча яши. Аллаһның рәхмәтләре  булсын, Фән күп җырларымны башкарды. Ә мин соңгы юлга озатырга аның өчен генә бармадым. Җыр сәнгатендә бөекләр Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, аннары Фән Вәлиәхмәтов булды. Беренче икесе Татарстанныкы, ә Фән үзебезнең татар,  Башкортостан горурлыгы булды. Сәхнә йолдызлары, сез сәхнәләрдә конкуренция турында сөйлисез. Бәйгеләрдә җиңүләр яулыйсыз. Халыкка якынаю юлларын эзлисез. Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатырга барырга кирәк дигән уй кергән берничә кеше генә күрсәм дә, үземнең милләтем өчен гарьләнмәс идем. Кайда сез ?...
 
Әллә мин картаям, дөрес уйламыйммы, заманнан артта каламмы  икән?! Миндә артистларга, зыялыларга һәм дусларга карата ихласлык көчле. Ә язучылар соң кайда? Язучылар берлеге бар. Кайда гына, нинди генә чаралар узса да, Фән Вәлиәхмәтовны чакырып җырлаттылар. Бу чараларның  дәрәҗәсе күтәрелде. Фән бик күп язучыларның  сүзләренә язылган җырларны башкарды. 
 
Хушлашу мәрасимендә ике шагыйрь Вәлит Иләмбәтов белән Рамил Чурагулов булды. Алардан да шигыри сүз көттем. Булмады.
 
 Аннары милләтара дуслык юк дип гаҗәпләнбез. Без бит үзебезнең бөекләребезне хөрмәтли белмибез. Болай булмый, без бит әле бу якта, фани дөньяда, яшәргә өйрәнергә соңга калмыйбызмы?   Җан өзгәләнә. Бу турыда кычкырып сөйләргә курыкмыйм. Фән дустымның рухы мине гафу итсен, чөнки ул кадер-хөрмәткә лаеклы шәхес, ул безнең татар милләтенең Бөек улы иде. 
 
Хит җырлар авторының әрнеп язган бу фикерләре чатта таралгач, Айдар Галимов кебек легендар җырчылар Зифа Нагаевага теләктәшлек белдереп, матур фикерләрен язганнар. 
 
Ә бер яшь җырчының фикере аны тагын гаҗәпләндергән.
 
- Зифа апа, кешеләр буш түгел. Бөтенесенең банкетлары, концертлары бар. Без барсын да ташлап Фән агайны озатырга барырга тиешме? Бөтен артистларны пычракка салып таптарга ярамый, – дигән ул. 
 
Бөек шәхесләргә карата шундый фикердә булган җырчы сәхнәгә чыгарга тиешме икән?! Шаккаттым. 
Зөлфия Галим
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе