поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
14.10.2024 Шоу-бизнес

Ринат Рахматуллин: “Әнкәй әгәр дә исән булса, суд залында ук йөрәге туктар иде...”

Ринат Рахматуллин янәдән зур сәхнәгә кайтты. Соңгы концертларының берсе 2015 елда ук булган. Шул көннәрдән бүгенгә кадәр җырчы берникадәр югалып торды. 6 ай колониядә утыруы да сер түгел.

Хәзер тамашачының ышанычын яулау ай-һай җиңел булмас. “Ринат Рахматуллин нәрсә әзерләгән икән?”, – дип кызыксынып яңа программасын карап кайтырга булдык. Иң истә калган мизгелләр белән бүлешәбез.
 
1. Ринат Рахматуллин сәхнәгә яп-яланаяк, ап-ак киемнән чыкты. Концертның беренче өлешен, гадәттә, күп кенә җырчылар тиз җырлардан башлыйлар. Ә Ринат Рахматуллин мәгънәле, лирик җырлардан башлады. Әле ярый шулай булган. Концертның беренче өлешендә булган видеоязмалар да җырчының эчке халәтен ачырга булыша. Аның кайгыларын, уйларын аңларга ярдәм итә. Рахматуллин тормышын чиста биттән башаган кебек. Җырчының әнисе турында сөйләгән мизгелләре бөтен залны тетрәндерде. Ул тамашачыга төрмәдә күргән бер төшен сөйләде:
– Караңгы авыл йортында басып торам. Аның тәрәзәләре дә кара иде. Әнкәй ипи алып килгән. Хатын-кызлар әнкәйне өйгә кертмиләр. “Ринат монда бит”, – дип өзгәләнә әни, ә аны кертмиләр. Әнкәй талпына, шулай да ничектер ул хатыннарны алдалап, яныма кереп бер телем ап-ак ипи сузды. Әнкәйнең фәрештәләре мине гел саклады. Шушы колониядә булган дәвердә дә янәшәмдә булдылар. Әнкәй әгәр дә исән булса, белмим, суд залында ук йөрәге туктар иде. Миннән дә яраткан баласы юк иде аның. Минем өчен җанын да, тәнен дә бирергә әзер иде. Кайгы-хәсрәткә салып килсәм дә, ул барыбер яратты. Беренче көннән үк төннәр буе уйладым. Кем мине шушы дәрәҗәгә җиткереп, колониягә утыртты? Эзләдем һәм таптым. Ул – Ринат Рахматуллин – дип сөйләде җырчы. 
 
2. Ринат Рахматуллинның колониядә булуы гына түгел, яшь кыз белән яңа тормыш башлавы да халыкны кыздырып, фикер алышуга бер сәбәп булды. Җырчы концертында да тормыш иптәше Динарага багышлап язган җырларын башкарды. 
– 6 ай дәверендә 7 җыр яздым. Барысы да сагыну, мәхәббәт, туган як турында. Колониядә булган дәвердә юанычым, терәгем – тормыш иптәшем Динара иде, – диде җырчы. 
 
Социаль челтәрдәге игътибарлы тамашачылар бу хакта: “Лепска яраганны, Рахматуллинга ярамыймы?” – дип әйткәннәр. Әлбәттә, җырчының тормыш иптәшенә карата яман комментарийлар язучылар да бихисап. Һәркемнең үз фикере. Шулай да Ринат Рахматуллин халыкны кыздырып җибәрде. 
 
3. Концертның чакырылган кунагы – Әлфинә Әзһәмова халыкны тагын да ныграк кыздырды. Салмак кына сәхнәгә чыккан җырчыны тамашачылар алкышларга күмеп каршы алды. Соңгы елларда зур сәхнәләрдә күренмәгән Әлфинә апаны халык бик сагынган. Алар Ринат Рахматулин белән дуэт җырладылар. Сүз уңаеннан, Әлфинә Әзһәмова белән Ринат Рахматуллин күптәнге иҗатташ дуслар. Заманында Әлфинә Әзһәмова, автор-башкаручы Рахматуллинны эзләп, Буага да барган булган. Әлфинә Әзһәмова репертуарыннан Ринат Рахматуллин иҗат иткән җырларны башкарды. Тамашачы Әлфинә Әзһәмовага шундый шат иде ки, хәтта моның кадәр игътибарга күнекмәгән төсле: “Әллә яратып, әллә жәлләп кул чабасыз инде”, – дип шаяртты. Ринат Рахматуллин да тамашачының чыгышларны бик җылы кабул итүенә басым ясап: “Миңа да болай кул чапмадылар”, - дип шаяртты, әллә көнләште инде? Дөрес, элек җырчыларны бер-берсеннән аерып торучы “изюминка”лары була иде. Әлфинә Әзһәмова менә, әйтерсең, Һиндстаннан кайткан. Асаф Вәлиевнең эшләпәсе; курайлы, милли киемле Айдар Фәйзрахманов; башкалардан аерылып тора торган прическалы мәрхүмә Хәния Фәрхи. Менә аларны искә алган саен, ачык, якты образлар күз алдына килә. Ә хәзер? Хәзер бөтен җырчының киенүе дә “модный”, бер-берсеннән калышмыйлар. Эстрада артистларының зәвыклы киенүләре яхшы, әлбәттә, әмма башкалардан аерылып торучылары бик сирәк. Кемнең тавышы моңлырак та, кемнең җыры танылганрак уены түгел бу. Эстрадада җырчыны сөйкемле сөяге, башкалардан аерылып торуы тота шул. Кайсыдыр җырчы күтәрелеп китә икән, “клон”нары да арта. 
 
4. 30 тапкыр юл һаләкәтенә эләккән Рахматуллин бүтән хәмер эчмәвен интервьюда әйтеп үткән иде. Ринатның дуслары – “Чистайский команда” (җырчы сүзләренчә аны шатлыкта да, кайгыда да “поддержать” иткән кешеләр) аңа 3 коробка лимонад алып килгәннәр. Алар арасында җырчы Илгәрәй дә бар иде.
– Без егетләр белән озак уйладык. Ринат абый хәзер аракы эчми, нәрсә бүләк итәргә икән дип башваттык. Лимонад алып килергә булдык. Хөрмәт итәбез, яратабыз. Алга таба да дуслык җепләре өзелмәсен, гомерең озын булсын, – диде Илгәрәй. 
 
5. Концертның икенче өлешендә Ринат Рахматуллин дәртле җырларын башкарды. Халыкка роза чәчәкләре дә таратты, хәтта биеп тә күрсәтте. Рахматуллин балачакта биюче булырга хыялланган икән. Кыскасы, бу программа Ринат Рахматуллинның хәзерге халәтенә бик килешә. Тормышындагы киеренке мизгелләрен, якты хатирәләрен дә ачып сала. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы