поиск новостей
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
10.10.2024 Җәмгыять

Дүрт аяклы…балалар. Уен белән проблеманың чиге кайда?

Күптән түгел Мәскәү төбәгендәге бер клиника ветеринарлары моңарчы күрмәгән хәлгә юлыккан. Әни кеше 12 яшьлек квадробер кызын котырудан прививка ясарга алып килгән. Табиблар баш тарткач, хәтта тавыш чыгарган. Моңа охшаш хәлләр турында соңгы арада еш ишетәбез.

Балаларның эт, мәче һәм башка хайваннарга охшарга тырышулары җәһәтеннән депутатлар да чаң суга. Бу, чыннан да, куркыныч мавыгумы? Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?

“150 мең түлибез…”

Нинди дә булса җанвар битлеге киеп, койрык һәм колак тагып, үрмәләп йөргән балаларны социаль челтәрләрдә күргәнегез бардыр. Аларны – “квадроберлар”, ә бу хәрәкәтне “квадробинг” дип атыйлар. Соңгы арада алар күп кенә видеоларның да, җәмгыятьнең төрле катламнарындагы бәхәсләрнең дә төп “каһарман”нарына әверелде. Әйтик, шундый видеоларның берсендә бер ханым баласы һәм эте белән урам буйлап йөри. Иң кызыгы һәм кызганычы – баласы бәйдә, ә эте – юк. Бу хәл Омскта булган. Краснодарда бер кыз үзеннән кечерәк кызны тешләгән. Шунда ук чалбарына койрык таккан олы яшьтәге ир-атның парк буйлап “дүрт аякта” чабып йөргәнен төшереп алганнар. Төрле игъланнар тупланган платформаларның берсендә квадроберларга 150 мең сум “хезмәт хакы” да тәкъдим итәләр. Квадробер костюмы һәм микрофоның булу ише таләпләр арасында психотерапевттан справка алып килү шарты да бар. Шундый ук сайтларда квадроберлар өчен няня хезмәтләрен дә тәкъдим итәләр. Бәйдәге квадробер белән бер сәгать урам әйләнү өчен 500 сум сораучылар да бар. Билгеле, җәмгыятьтә резонанс тудырган әлеге хәлгә депутатлар да битараф калмады. Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов квадроберларның әти-әниләрен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә яки аларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итте. Моннан тыш, күптән түгел Парламентта “деструктив идеология пропагандасын, шул исәптән, квадроберлыкны тыю турындагы” закон проектын эшли башлаулары мәгълүм булды. Әмма тыелган җимешнең татлы булуын исәпкә алалармы икән?

Өйдән чыкканчы гына

Өч кыз әнисе, блогер Айгөл Тимербулатова балаларның эт, мәче һәм башкалар булып уйнаулары өйдән чыкмаска тиеш дигән фикердә. – Безнең кызларның да өйдә эт, песи булып уйнаганнары бар. Бу очракта мин моның зыянын күрмим. Ә инде балаң песи савытыннан песи ризыгы ашый башлаган икән, билгеле, бу – бөтенләй дә кысаларга сыймый торган хәл. Минем балалар белән дә бу турыда сөйләшкәнем бар – алар да шундый фикердә, – дип сөйләде Айгөл. Тәҗрибәле әни буларак, бу очракта балаларны тыю ише алымнарның файдасы булмавын да әйтте ул. “Юк” сүзе балада кызыксынуны арттыра гына чөнки. – Бала һәм үсмер чак – ниндидер субкультурага “кереп китү” өчен иң “кулай” вакыт инде ул. Без үскәндә дә эмолар, готлар бар иде. Миңа калса, баланың чамадан тыш кызыксынуын сизәсең икән, чаң сугарга кирәк. Әмма ниндидер катгый тыюлар булырга тиеш түгел. Иң яхшысы ­– аның белән утырып сөйләшү. Бу хәрәкәтнең асылы нидә? Балага нәрсә өчен кирәк ул? Бу бит инде битлек артында чынбарлыктан, реаль тормыштан качу дигән сүз. Аның ни өчен качасы килә? Бәлки, психологка бару да хәерле булыр, – ди әңгәмәдәшебез.

“Блогерлар һәм депутатлар эше түгел бу”

Яшьләр өчен провокация, эпатаж, үзеңә игътибар җәлеп итү теләге хас. Һәм бу – нормаль хәл. Әмма һәр нормаль нәрсәнең чиге бар. Табиб-педиатр, өч кыз әтисе Илдус Лотфуллин әнә шундый фикердә. – Яшь чак – юләр чак, диләр. Юләрлегеңне күрсәтү – бер хәл. Әмма үсмернең үз-үзен тотышы чиктән тыш сәер була башлый икән, табиблар моны “үз-үзеңне тотуда тайпылыш” дип атый. Артык катлаулы булмаса да, аерым бер диагноз дип саный, – дип аңлатты табиб. – Бу тайпылышка кешеләргә һәм хайваннарга карата агрессия, икейөзлелек, урлашу, ялган хас. Әмма бу диагнозны тәҗрибәле һәм заманча карашлы психиатр куярга тиеш. Блогерлар һәм депутатлар эше түгел бу. Бу күренеш – чыннан да, җитди проблемамы соң? Бу җәһәттән Илдус Лотфуллинның үз фикере. – Мин клиника тәрәзәсеннән 9-10 яшьлек балаларның вейп тартып йөрүен күрәм. Чыгып сөйләшкәнем дә булды – берни үзгәрмәде. Менә бу чын проблема. Балалар арасында суицид очраклары булып тора – менә бу җитди проблема. Кайбер мәктәпләрдә буллинг (балалар арасында бер-береңне мыскыл итү, эзәрлекләү – Авт.) чәчәк ата, мин моны пациентларымнан ишетеп беләм – менә бу җитди проблема. Ә квадроберлар күпмедер вакыт үтү белән юкка чыгачак алар. Бу шаукым озакка сузылмас дип уйлыйм, – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.   

Наталия Косихина, Россия Федерациясе сенаторы:

– Кайсы гына субкультураны алсак та, ул акылга сыярлык кысалардан чыкмаска һәм кешенең үзенә дә, әйләнә-тирәдәгеләренә дә зыян залмаска тиеш. Җәмгыять нормалары кысасыннан чыккан очракта ул куркыныч була. Шуңа күрә бу очракта безгә балаларны күбрәк спорт һәм уку белән мавыктырырга кирәк дип саныйм. , алар әйләнә-тирәдәгеләрнең психикасына һәм сәламәтлегенә зыян китермәс иде. Әлеге субкультура баланың рухи сәламәтлегенә зыян салып кына калмыйча, бик фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа аны тыярга кирәк.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе:

– Моның кебек күренешләр белән көрәшкәндә, тыюлар ярдәм итмәс дип уйлыйм. Үсмерләр белән эшләгәндә, тыю кызыксынуны арттыра гына. Бүген популяр булган әлеге хәрәкәткә безнең яшьләр дә кушылырга мөмкин. Чөнки без гомуми мәгълүмати киңлектән аерылмаган. Үсмерләр әлеге мавыгулары белән аерылып торырга, игътибар җәлеп итәргә тели. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар. Уен акылга сыярлык чикләрдән чыга икән, бу инде әйләнә-тирәдәгеләргә дә, баланың үзенә дә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә мондый күренешне тыярга да, хупларга да ярамый. Вазгыятькә карап кына ни дә булса кылырга кирәк. Әмма артык игътибар аны тагын да популярлаштырачак кына.   

Дүрт яшькә кадәр ярый, ә аннары…

Ни өчен балалар мондый хәрәкәтләргә битараф түгел? Уен кайда бетә дә чын проблема кайда башлана? Эт яки мәче булып “кыланган” баладан киләчәктә нәрсә көтәргә? Психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина җавап бирә.

– Балаларны бу күренеш нәрсәсе белән җәлеп итә?

– Әлеге хәрәкәткә күбесенчә 7-8 яшьлек балалар һәм кече яшьтәге үсмерләр “иярә”. Аларга, кагыйдә буларак, яңалык кызык, алар хайваннарга да битараф түгел, өстәвенә, социаль челтәрләрдә әлеге тема тирәсендә “хайп” та җитәрлек. Мин атаган яшь категориясенә караучы балалар күп очракта детальләргә игътибар итми, бу субкультураның тарихы, “фәлсәфәсе” белән кызыксынмый. Ул аларга бөтенләй дә зыянсыз, хәтта кызык шөгыль булып тоела.

– Беренче карашка зыянсыз тоелган бу күренешнең куркынычы нидә?

– Беренчедән, социаль челтәрләрдә квадроберлар өрә, ысылдый, кешеләргә һәм йорт хайваннарына ташлана торган видеолар пәйда була башлады. Эт яки мәчеләргә ташлану баланың үзе өчен куркыныч булырга мөмкин. Икенчедән, хайваннарга охшарга тырышу 2,5-4 яшьлек балаларга хас. Бу яшьтә ул нормаль хәл, бала уен аша үзе күргәннәрне, өйрәнгәннәрне эшләп күрсәтә, фантазия аша аның күзаллавы камилләшә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уены катлауланырга тиеш, алар инде төрле һөнәр ияләре булып уйный башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар фантазия белән чынбарлыкны аерырлык дәрәҗәдә булмый. Ә үсмерләр исә уен белән чынбарлыкны аерырлык хәлдә була. Шуңа да парта өсләренә йөрүче, кешеләргә ташланучы балаларны социаль кагыйдәләрне бозучылар дип атарга була. Өченчедән, субкультура буларак квадробинг балага үзен билгеле бер төркемгә кертерергә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне танып белү кебек хис уята. Бу бик бәхәсле мәсьәлә. Ул үзен кем белән тәңгәлләштерә, кемгә тиңли соң? Ниндидер хайванга охшарга тырышу үз-үзеңне тәңгәлләштерү (самоидентификация) процессына комачауларга мөмкин. Ә инде субкультура өчен хас булган стереотиплар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, радикальлек балаларныд шәхес буларак үсешенә тискәре йогынты ясый.

– Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?

– Әйткәнемчә, квабробинг “Мин кем?”, “Минем нинди мөмкинлекләрем, кызыксынуларым бар?” ише сорауларга җавап бирү, ягъни, үз-үзеңне тәңгәлләштерү, шуннан чыгып, социализация процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Үсмер чакта ул аеруча мөһим процесслар. Әмма бу күренеш тә, әйтик, эмо, готлар, хиппилар кебек вакытлы булыр дип уйлыйм. Үскән саен безнең үсмерлек чорындагы һәм яшь чактагы кызыксынуларыбыз үзгәрә, без аларга башка күзлектән карый башлыйбыз бит.

– Үзен эт яки мәче дип атаган яки квадробинг белән әле кызыксына гына башлаган балаларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирерсез?

– Беренчедән, балагыз белән сөйләшегез. Ул ни өчен моның белән кызыксына икән? Иптәшләренә иярепме, хайваннарны артык яратуданмы, үзенә дус табырга тырышыпмы? Сәбәпләр төрле булырга мөмкин, асылын аңларга кирәк. Икенчедән, тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Бу баланы куркытачак, үз эченә бикләячәк кенә. Өченчедән, мондый мавыгуның ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин булуын аңлатыгыз. Дүртенчедән, аның башка кызыксынуларына игътибарыгызны арттырыгыз, уртак шөгыль табыгыз. Бишенчедән, аның нинди сәләтләргә ия булуын, тирә-юньдәгеләр аның нинди гамәлләре өчен хөрмәт итүен аңлатыгыз. Һәм, әлбәттә, балагызны яратыгыз!

P.S. Язма әлеге күренешне пропагандалау түгел, аны күренеш буларак тасвирлау максатыннан әзерләнде.

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы