поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2011 Бәйрәм

Саз Урында Сабантуй (ФОТО)

26 июньдә Сызран шәһәрендә өлкәбезнең быелгы сабантуйлар эстафетасына нокта куелды

Ни кызганыч, шушы гомер газетада эшләп, Сызран якларында булганым юк иде әле. Ә ул якларның табигате матурлыгын сөйләп кенә аңлатырлык түгел икән. Жигули тауларының биеклеген, Жигулевск сусаклагычының киңлеген, дәвамлы яңгырлардан соң кинәнеп үскән чәчәк-үләннәрнең төрлелеген, һава сафлыгын иртәнге томан тагын да серлерәк итеп күрсәтә, аның элпе кебек нечкә пәрдәсе аша ата-бабаларыбызның борынгы тарихы күренеп-күренеп китә сыман...

 

Ә Сызран шәһәренең атамасы борынгы заманнарда Саз Урын булганын беләсезме сез? Ата-бабаларыбыз шушы матур табигатьне борынгы заманнардан ук яратып өлгергәннәр, үз иткәннәр, ыру-кабиләләре белән шушы якларга килеп чыккач, табигатькә сокланып, мәңгелеккә Саз Урында яшәп калырга ният кылганнар...

 

Гомерләр узган саен бирегә башка милләт халыклары да килеп урнашканнар һәм тора-бара Саз Урын Сызранга әверелеп киткән. Ә менә татар кабиләләренең вәкилләре әле дә үз җирләрендә яшәп, ата-бабаларыннан мирас булып килгән татар гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Шуңа күрә дә биредә инде егерме елга якын татар хәрәкәте яшәп килә, концертлар, сабантуйлар уздырыла, якшәмбе мәктәпләре эшләп тора, мәчет ишекләре һәркемгә ачык.

 

Гомумән, Сызран татарлары тормышы, Сызран мәчетенә имам булып Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев килгәннән бирле, тагын да җанланып китте. Чөнки имам бер эшкә дә битараф түгел, үзе заман кешесе буларак, ул өммәтен дә шулай тәрбияли: биредә хөкем сөрүче традицион ислам төрле милләт халыкларына үзара тату, ярдәмләшеп яшәргә мөмкинлек бирә.

 

Галиулла Габдерәшитов җитәкчелегендәге “Туган тел” җәмгыятенә ярдәмгә 2007 елда татар милли-мәдәни автономиясе ачылды һәм тагын да киңрәк колач җәеп, эшкә кереште. Шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясен Илсур Гаяз улы Гыйльманов җитәкли. Ул шушы шәһәрдә туып үскән, укыган, тормыш корган. Торак ипотекасы фондының башкаручы директоры Илсур Гыйльманов һәм аның бертуган абыйсы Илдус Гыйльманов 2004 елгы сайлауларда шәһәр Думасы депутатлары булып сайландылар һәм халык өчен бик күп файдалы эшләр башкардылар. Әлбәттә, татарлар турында да онытмадылар алар, мәсәлән, Сызран мәчетен төзүгә шактый өлеш керттеләр. Хәзер Илдус Гаязович кына депутат булып тора, ә Илсур Гаязович татар автономиясе эшләре белән кайный. “Без яхшы кешеләребез белән бәхетле. Галиулла абый Габдерәшитов, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, шәһәр башлыгы Виктор Хлыстов - безнең фикердәшләребез. Менә Сызранда Җәмигъ мәчете салу өчен җир алдык әле. Тиздән төзелешне башлап җибәрергә ниятлибез. “Яшьләр үзәге”нә яхшы гына ремонт ясалды. Хәзер без анда җыелабыз, репетицияләр үткәрәбез, быел анда татарча көрәш секциясе эшли башлаячак.

 

Башка милләт кешеләре белән дә без бик дус яшибез. Күптән түгел мордва милли-мәдәни автономиясен ачу тантанасына дәшелгән идек. Без, биредә яшәүче төрле милләт халыклары, күршеләрчә, бер-беребезгә кунакка йөрешеп яшәргә җыенабыз. Моны бүгенге Сабан туеннан да күреп булыр”, - диде Илсур Гаязович һәм зур-зур плакатлар эләргә, оештыру эшләре белән шөгыльләнергә китеп барды.

 

Без Сызран уртасындагы Горький паркына барып кергәч, бераз аптырабрак калдык. Паркның котырып үлән үскән аллеялары арасында иске, әмма күптән түгел ачык төсләргә буялган карусельләр күренгәли. “Мондыйлар да буламыни әле дөньяда. Эшләмиләрдер инде алар”, - дип, Сабантуй буласы үзәк мәйданга үттек. Аны Совет заманнарыннан калган коргаксыган фонтан бизи. Мәйданның бер ягында сәхнә, ә каршыдагы яшел ябалдаклар астына татар халык ашлары тезеп куелган: өчпочмак, самса, чебурек, чәкчәк, сок, лимонлы чәй... Мәе дә бар инде шунда. Бу матурлыкның өстенә “Дрожжановское райпо” дип язылган. Бераз уйлап торгач, Дрожжановское дигәннәре татарчага Чүпрәле дип тәрҗемә ителүен аңлап, шатландым. Сызранга ел саен Татарстанның Чүпрәле районыннан, Сабантуй уздырышырга дип, бер төркем үзешчән артистлар, көрәшчеләр, район җитәкчеләре килә икән. Бу ике район инде күп еллар хезмәттәшлек итә, сызранлылар да Чүпрәлегә шул ук миссия белән йөриләр, дип сөйләде миңа Чүпрәле районы мәдәният бүлеге мөдире Данир Шәрәфетдинов.

 

Сәгать унберләргә халык җыела башлады. Татар Сабан туен төрле милләт халыклары үз итүенә шунда ук инанырга туры килде миңа. Күкрәгенә орден планкалары таккан, таякка таянган бер абзыйны күреп, татарча сүз кушкан идем, аңламады. “Вы – русский?” - дип сорагач, “Нет, я – татарин”, - ди үзе. Аптырагач исемен сорадым. “Николай Алексеевич Зайцев“. “Так какой же вы татарин”? “А татарин внутри меня. Как Путин сказал, меня надо хорошенько потереть, и вылезет татарин”, - дип шаярта һаман абзый. Сөйләшә торгач, ул шушы шәһәрдә туып үсүе, 50нче еллар ахырында биредә бөтен предметлар да дүртенче класска кадәр татар телендә генә укытылучы мәктәп булуы, анда аның дуслары укуы, ат караучы Исай абзыйның аны Нәзиф дип атап йөртүе, татарча сөйләшергә өйрәтүе һәм тирә-юньдә яшәгән малай-шалайга атка атланып йөрергә рөхсәт итүе турында сөйләде.

 

“Татарлар белән тыгыз аралашып яшәгәнгә без, “Сызранның хәрби туганлык” әгъзалары, ел саен Сабантуйда очрашабыз. Традиция инде бу хәзер. Менә шуннан белегез инде кем мин – татармы, русмы”, - дип елмайды Николай Алексеевич. Эчемнән генә: “Сабантуйга килгәнсең икән, татар инде”, - дип, хушлаштым мин аның белән...

 

Николай Алексеевич белән әңгәмәне тәмамлап, тирә-юньгә күз салган идем, ни галәмәт, фонтан, карусельләргә җан кергән диярсең, барысы да эшләп тора, балалар чыр-чу килеп су сибешә, сату рәтләре гөрли, шактый халык сәхнә янына җыелып, бәйрәм башлануын көтә, ә яшьләр паркның төрле почмакларында оештырылган спорт уеннарына әзерләнәләр.

 

Сызранлыларны бәйрәм белән котларга сәхнәгә ахун-хәзрәт Илгизәр Сәгъдиев, шәһәр башлыгы Виктор Хлыстов, Чүпрәле районы башлыгы Тимур Нугманов, губерна Думасы депутаты Владимир Симонов, Сызран шәһәр округы администрациясе башлыгы Юрий Кобякин, Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдус Гыйльманов, “Туган тел”милли-мәдәни оешмасы рәисе Галиулла Габдерәшитов, Сызран татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов күтәрелделәр. Алар, халыкның озын сүз тыңларга түгел, бәйрәм итәргә килүләрен аңлап, сүз куертып тормадылар, халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәхнәне Чүпрәле районы артистлары карамагына калдырдылар. Ә чүпрәлеләр чын артистлар икән алар! Тавыш дисеңме, моң дисеңме, бию осталыгы дисеңме – барысы да килгән.

 

Бераздан көрәш җиңүчеләре билгеле булды. Күләгәдә хуҗасын көтеп яткан сарык тәкәсен һәм кыйммәтле телевизорны өченче ел рәттән Чүпрәле батыры Рамил Айзатуллин алып китте. Самара егете Виталий Виштак 70 килодан артык, ә Илнур Шестеркин 70 кә кадәр үлчәүдә җиңүче булып танылдылар. Кул көрәшендә иң көчлеләрдән Александр Глухов, ә гер күтәрүдә Руслан Рәшидов булдылар.

 

Сәхнә Чүпрәле артистларыннан соң сызранлыларга бирелде. Варламово авылы Мәдәният сараенда татар балаларын биергә Чижова фамилиялы ханым өйрәтә икән. Шушы “Задоринка” ансамбленең татар биюен биредә билгеләп үтмичә булмый. Шулай ук концертны алып баручы Суфия Әмированың чыгышы да онытылмаслык. Баянчылар Рушан Туктаров, Рәшит Тимербулатов, җырчылар Сәкинә Ибраһимова, Раилә Корбанова бик матур чыгыш ясадылар. Концерт барышында тамашачылар бер дә тик тормадылар, артистлар белән бергә биеделәр дә, җырладылар да. Концерт тәмамлангач та әле, паркның төрле почмакларына таралып, чирәмдә озак сөйләшеп-көлешеп утырдылар. Утырсыннар әйдә, Сабантуй ул - туганнарның җыелган чагы бит.

 

Шундый бәйрәмнәребез, аларны оештыручы кешеләр булганга, Сызран халкы үзенең татар җәмгыятьләренә рәхмәтле. Саз Урында иң матур чәчәкләр үсә бит ул. Менә Сызран татар милли автономиясе дә сирәк чәчәк булып бөреләнеп килә.

 

 

 

 

Сәхнәдә - мөхтәрәм кунаклар. Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ бәйрәм белән котлый.

 

 

Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гаяз улы ГЫЙЛЬМАНОВ.

 

 

"Задоринка" бию төркеме чыгышы.

 

 

Көрәштә җиңүче Чүпрәле егете Рамил АЙЗАТУЛЛИНны (уңда) телевизор һәм сарык тәкәсе белән бүләкләделәр.

 

 

Суфия ӘМИРОВА җырлый.

 

Югарыдагы фотода - Руслан РӘШИДОВ 24 килолы герны 200 тапкыр күтәрде


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 27 | 02.07.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»