поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
10.10.2024 Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Балаларны әби-бабай тәрбиясеннән өзмәгез!»

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Бу – яшь буынга йөкләнгән бурыч та. Әгәр дә яшьләр өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач, үзләре дә шундый ук ихтирам-игътибар алыр. Бу хакта динебез дә искәртә. Мөселманнар өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

Яшь буын тәрбиясендә олыларның өлеше нинди? Картайгач та күңел көрлеген ничек саклап калырга? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин безнең сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Диндә өлкәннәргә хөрмәт турында ни диелә? Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) олыларга нинди мөнәсәбәттә булган?

– Кем олыларны хөрмәт итми, шуны хөрмәт итмиләр, ди рәсүлебез (с.г.в.). Бу – пәйгамбәребез сөннәте. Ул үзе дә өлкәннәргә тирән ихтирам белән караган. Хәтта намаз кылганда да, иң алгы рәткә өлкәннәрне куя торган була. Хәтта ки яшьләр белән аларның урыннарын алмаштырган. Рәсүлебез (с.г.в.) өлкәннәргә хөрмәт белән эндәшкән. Бервакыт, сәхабәләр белән утырганда, пәйгамбәребез (с.г.в.) бер өлкән яшьтәге яһүдине соңгы юлга озатканнарын күргән. Аны ул урыныннан торып озатып калган. Ул шулай итеп үрнәк күрсәткән.

– Хәзер яшь гаиләләр балаларны әби—бабай тәрбиясеннән мәхрүм итә. Янәсе, заманча үстерәләр…

– Әби-бабайның тәрбиясе бик көчле. Нәсел өзелмәсен, нәселнең гореф-гадәтләре бетмәсен, әдәпләре, әхлаклары онытылмасын дисәң, аларның тәрбиядә катнашуы бик кирәк. Үзебез дә искә төшерик әле: «Фатиха»ны, «Раббәнә»не, «Колһу Аллаһ»ны кем өйрәтте безгә? Йә, улым, йә, кызым, укы әле, дип әби-бабайларыбыз өйрәтте түгелме? Алар өйрәткәнне хәзер дә беләбез бит. «Заманча тәрбия» дия башласак, болар барысы да өзеләчәк. Ул хәзер заманча. 10 елдан соң хәзергесе инде бер дә заманча булмаячак. Әби-бабайлар бирә торган тәрбия үзенең нәтиҗәсен, яхшы, үрнәк булуын ничә еллар дәлилләп килә. Мөмкинлек бар икән, балаларны әби-бабай тәрбиясеннән өзмәгез!

– Олыгайган көннәрендә, балалары булып та, ялгыз гомер кичерергә мәҗбүр әби—бабайлар бар… Ата—анасын махсус рәвештә картлар йортына илтеп тапшыручылар да аз түгел…

– Ата-ана аяк астында – җәннәт. Әгәр дә алар бу дөньядан киткәндә, бездән риза-бәхил булмыйча, рәнҗеп китсәләр, без дә җәннәтле булмабыз. Аллаһ каршында ата-ана дәрәҗәсе бик олы. Без йокласын дип, алар йокламаган,  без ашасын дип, алар ашамаган. Картаймыш көнне ничек без аларны ташлыйк ди? Аллаһ мондый гөнаһтан сакласын.

– Олыгайган көндә күңел көрлеген югалтмас өчен, өлкәннәребезгә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Рәсүлебез (с.г.в.) янына бабай белән онык килә икән.  Алар аннан кыямәтнең кайчан киләсен сорыйлар. Рәсүлебез (с.г.в.): «Бабайга – тизрәк, оныкка соңрак килер», – ди. Димәк, без олыгайган саен бу көнгә якынаябыз. Шунысын да онытмыйк: бу дөнья – фани дөнья. Намазга басарга өлгермәгәннәр, ураза тотмаганнар бу гыйбадәтләрне кылырга ашыксын иде. Мәчетләрдә дәресләр бара. Анда бабайлар төркеме дә, әбиләр төркемнәре дә бар. Андагы өлкәннәребезне күрсәгез! Дуслашып, бер-берсенә кунакларга йөрешә башлыйлар, бергә гыйлем дә эстиләр. Кыскасы, яңача яши башлыйлар. Дин юлына басыйк! Шул очракта күңелләр дә төшмәс, төшенкелек тә килмәс, бәрәкәт тә булыр.

 
 

Чулпан ГАЛИМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы