|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2024 Җәмгыять
![]() Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә җырлаган Миргаяз кем ул?Инде өч ел Азнакайга барганым, Чатыр Тау түбәсенә менеп, барлы-юклы тавышым белән кычкырып җырлаганым юк. Сагындыра Азнакай. Ни дисәң дә, хезмәт юлымны башлаган, яңа дуслар тапкан як бит. Быел да барам-барам, дип матур җәй үтеп китте. Азнакай җырчысы Миргаяз Шәрәфиев тә җәй буе көтте, Чатыр Тауга бергә менәрбез дип килешкән идек. Ялганчы булып чыктым шул. Беркөнне Миргаяз телефоннан фото җибәрде. Мине көтә-көтә тәмам көтек булгач, Чатыр Тауга хатыны Венера белән бергә менгәннәр. «Рәхәтләнеп «Карурманны» җырладым әле!» – дип язып та җибәргән. Хатынына: «Мине тыңлар өчен кеше концертка билет алып керә, ә мин сиңа биек тау түбәсендә бушлай җырлармын», – дип әйткән, имеш. Венера аны Чатыр Тауга менмәсә дә тыңлый. Чөнки гомер буе җырлый Миргаяз. Үзенә биш яшьләр булганда туган авылы Курай Елга кешеләре аны клуб баскычына бастырып җырлата торган булганнар. Мәктәптә укыганда – сабакташларына, авыл янындагы урман агачларына, армиягә алынгач, солдатларга җырлаган ул. Кайбер офицерлар аңа: «Почему только по-татарски поешь, давай нашу, русскую!» – дип приказ биреп тә маташканнар. Ә Миргаяз: «По-русски не знай бит!» – дип җавап бирә торган. Монысын ул бераз шаяртып сөйләде бугай, ә менә җырсыз бер генә минут та тора алмавы хак. Армия хезмәтен тутырып кайткач, Азнакайда, күрше район сәхнәләрендә: «Шофер егет Миргаяз Шәрәфиев җырлый!» – дигән сүзләр бик еш ишетелә башлый. Без аның белән әнә шул «җырчы Миргаяз» дигән даны чыккан елларда очраштык. Минем телевидениедә музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире булып эшләгән чак. Ул заманда үзешчән сәнгатькә игътибар гаять зур иде. Хәтта мәдәният министры урынбасарының берсе – Мөҗип Таҗи улы Низамиев – бары тик халык иҗатын үстерү, камилләштерү мәсьәләләре белән генә шөгыльләнде. Районнардан кайтып керми иде ул. Мин исә телевидениедә «Халык талантлары» дигән тапшырулар алып бардым. Талантларны авыл-районнарга чыгып, берәмтекләп диярлек барлап йөрдек. Хезмәт кешесенең рухи дөньясын баету, талантлы кешеләрне халыкның үзенә күрсәтү ул заман идеологиясендә аерым урын алып торды. Иң талантлы үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар, Казанга чакырылып, Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Һәм ни гаҗәп, үзешчәннәр концертына халык агылып килә иде. Бүгенге эстрада йолдызларын рәнҗетәсе килми, әмма безнең заман һәвәскәр башкаручылары арасында бүгенге «йолдыз»лардан бер башка югары торганнар шактый иде. Дустым Миргаяз – шундыйларның берсе, дип һич икеләнми әйтә алам. Тик менә профессиональ сәхнәгә ыргылмады ул, гомер буе Азнакай җырчысы, халыкның үз җырчысы булып кала бирде. Аның кумиры Илһам Шакиров булды. Илһам абый Азнакайга килсә, көненә икешәр концерт куя торган булган. «Һәрберсенә керә идем, әле ул концерт куясы авылларга да чыгып китә идем», – ди Миргаяз. Бер елны Илһам ага тагын Азнакайга килә. Әмма бригадасында бүтән җырчы юк. Ул вакыттагы район башлыгы, шагыйрь егет Әнәс Исхаков бераз уңайсызланып кына: «Илһам абый, үзегезгә генә авыр булмасмы соң? Тагын бер-ике җырчы алып киләсегез калган», – дип куя. Ә Илһам абый аңа: «Сездә талантлы җырчылар күп бит, берәрсен биреп торыгыз!» – ди. – Кемне бирик соң? – Шәрәфине бирсәгез, шул җитә. Шулай итеп Миргаяз татарның легендасы белән бер сәхнәдә җырлый башлый. Гастроль концертлары шактый озакка бара, күрше Башкортстанга да чыгып керәләр болар. Саубуллашканда Илһам ага аңа: «Энем, синдә мин үземә алмаш күрәм. Казанга кил, филармониягә солист итеп алырбыз, бераз музыкаль белемеңне дә күтәрерсең», – ди. Миргаяз нигәдер Казанга, зур сәхнәләргә, югары дәрәҗәләргә кызыгып яшәмәде. Бу гадәтен аңлатып та бирә алмый ул. Әлмәт музыка училищесына да чакырган булганнар аны. Укый башлагач ташлап кайтып киткән. «Ник укымадың?» – дип сорасаң: «Бәй, нәрсәгә инде ул, укып кына җырлап булмый бит…» – диюдән уза алмый. Талантны аңа Ходай үзе биргән. Нинди генә катлаулы җырлар башкарса да, бер генә нотаны да бозмый, сулышы киң аның. Кыскасы, һәр җырны югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Бер генә кимчелеге бар: оркестрга кушылып җырларга яратмый. Әйе, җырлый алмый түгел, ә яратмый. Үзе әйтүенчә, билгеле бер ритм кысаларында җырлыйсы килми Миргаязның, аңа җыр эченә тәмам кереп бетү, кайбер ноталарны үзе теләгәнчә сузу, иркенлек кирәк. Мин аның белән бәхәсләшмим һәм кирәге дә юк. Иң әһәмиятлесе: Миргаязның үзенә генә хас тембры бар, берничә октавада җырлый, мелизмнарны көчәнмичә җиңел генә ала. Бөтен җырлавы, килеш-килбәте, үз-үзен тотышы табигый аның. «Тукта әле, җырлап алыйм», – дип кенә җырламас Миргаяз, күңеле җыр-моңнан мөлдерәмә һәм ташып чыгарга гына тора. Телефоннан сөйләшкәндә дә берәр җыр сузып куймаса, Миргаяз булмый калам, дип курка кебек. Аның биш яшьләрдә җырлый башлаганын язган идем, иңде җитмеш дүртне куа егетебез. Димәк, 68 ел буе җырлый, ә тавышы һаман да көр, сулышы киң. Продюсер, татар моңы сагында торган Рифат Фәттахов оештырган «Халык җәүһәрләре» концертларында да катнашып килә ул һәм тамашачы аны бүген дә алкышларга күмә. Чын талант беркайчан да югалмый ул. Алар – халкыбызның җәүһәрләре, милләт горурлыгы.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|