поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
05.07.2011 Җәмгыять

Профессор булырга идең...

Җәй көне авыл җирендә бакчаларда эш бетми. Иртәдән кәгазь битенә пунктлап тезеп язып чыкмасаң, кайсыларын онытып та җибәрәсең. Ә онытырга һич тә ярамый. Язгы көн ел туйдыра, ди халык. Мәсәлән, кыярны бакчага гомер буе 19 майда чәчәбез. Бер көн алдан чәчсәң, йә соңга калсаң, тишелеп чыкмаска да мөмкин кыярың. Чәчкән орлыгың вакытында чыкмаса, эшнең рәте китә инде. Күңел төшә, орлык сатучыларны әрлисең, туктаусыз кыздырган кояшка да эләгә.

Ә рәт-рәт булып баш калкыткан кишер, суган, чөгендер түтәлләре арасында йөргәндә чиксез рәхәтлек кичерәсең. Әйтерсең алар яңа туган сабыйлар, һәрберсенә теләк телисең: «Әйдәгез, әйдә, үсегез матур булып, безне сөендерегез!» Помидор белән борычның мәшәкате мартта ук башлана инде. Июнь башында гына урамдагы парниктан йөз төп үсентене бакчага күчереп утырта аласың. Помидор үстерүнең михнәтен, үзең үстергән җимешләрнең тәмен тату рәхәтен бу эшне башыннан ахырына чаклы үзе башкарган кеше генә белә.

 

Менә без дә, иптәшем белән икәү, терсәктән пычракка чумып, быел помидор утырттык. Әкрен эшләргә күнекмәгән авыл кешеләре буларак, йөгерә-йөгерә казылган чокырларга черемә, аның артыннан су салып үсентене бәйләнәсе таягы белән бергә туфракка урнаштырабыз. Безнең ызан күршебез профессор дачасының бакчасында да эш «кайный». «Иртән-иртүк» сәгать уннарда йокысыннан уянып чыккан күршебез ишек төбендә, аннары беседкасында як-ягына каранып бик озак басып торды. Икешәр-икешәр утын пүләне ташып, мунчасын ягып җибәрде. Шуннан соң җиләк-җимеш агачлары гына үскән бакчаларының кыл уртасында түтәл казый башлады. Җирне шикәр телгән чаклы гына алып бик озак казыды абзыең. Мине кызыксыну биләп алды: әллә, Ходаем, бер-бер нәрсә чәчәләрме быел? Ул арада өйләреннән ялтыравыклы тартма тоткан хатыны чыгып, ярты сәгать буе иренең шул түтәлне тырмалавын басып карап торды. Тәмен белеп, озак итеп чәчеп, су сипкәннән соң, мунча кергәнче диптер инде, ирле-хатынлы су буена төшеп киттеләр. Китүләре булды, түзмәдем, ызан буена ук барып, алар өч сәгать буе эшкәрткән түтәлне карадым. Овал формада эшләнгән бу кечкенә түтәл мине сокландырды. Монда чәчәк кенә утыртып була инде, дип, калган илле помидорымны утыртасы барлыгы исемә төшеп, кире борылдым. Гадәттәгечә, тиз-тиз атлый башлаган адымнарым ирексездән әкренәйделәр дә уйлап куйдым: ә без кая ашыгабыз соң? Июнь үтеп бара, терәлеп торган Кама буен да урап кайткан юк. Кем гаепле инде монда? Бары тик үзебез. Шундый уйлар белән, калган үсентеләрне, профессор белән хатыны кебек, салмак кына утыртырга булдым. Кая инде ул! Эшләмәгән дә кебек! Болай сузылсаң, бер өч көн утыртасыңны көт тә тор. Тиз-тиз генә, үзебезчә эшләп, кичкә помидорлар утыртылып та, бәйләнеп тә бетте. Без пычранган чиләкләрне юып, көрәкләрне чистартып, тезеп йөргәндә, профессорлар бакчасы ягыннан килгән тәмле шашлык исе борынны кытыклый башлады. «Эх, шулар кебек рәхәтләнеп яшәсәң иде ул дөньяда», – дип уфтанып куйганымны сизми дә калдым. Җавапка эшләп арыган иптәшемнең: «Профессор булырга идең, син дә шулай яшәр идең», – дигән тавышы ишетелде.

 

Лаеш, Имәнкискә

Гөлфия СОЛТАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы