08.10.2024 Мәдәният
«Яңа татар пьесасы» – 2024 бәйгесенә барлыгы 62 пьеса кабул ителгән
«Яңа татар пьесасы» – 2022 конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды. Бәйгегә барлыгы 62 пьеса килде. Сезнең игътибарыгызга конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген тәкъдим итәбез:
1. “Йөрәк ярасы”
2. Виктория Балянина “Рождение Казани”
3. Абдулхамид Топчибашев “Дүрт ябалак” төнге клубы”
4. Мансур Амиров “77 адым”
5. Мансур Амиров “Ни өчен аю баласы шулкадәр озак йоклый?”
6. “Таң атканда”
7. Тигәнәле “Кызлар карый ярыктан”
8. Зимагур “Кайтыгыз, торналар”
9. Марсель Шарапов “Әби патша яки Ялгыз нигез”
10. Аслан Гюрхан “Бәхет бәясе”
11. Малайлы әти “Ата һәм ул”
12. Олигарх “Татар баеса”
13. МММ “Без әле яшәмәгәнбез”
14. Сәгадәт “Бәлки кайтырсың, Мәдинә”
15. Марио Бава “Сынау”
16. Ильяс Сәетгали “Бәхет сәгате”
17. Хәят Асылгәрәй “Җилләр тулы җилкәннәрем”
18. Кояш “Без авыл кешеләре”
19. Марсель Шарапов “Кояш һәм малай”
20. Авыл кызы “Яшьлегемне сагынам”
21. Таң сылуы “Дәһшәтле еллар”
22. Бәхет кошы “Төш кенә түгел”
23. Бәхет кошы “Энҗе күл сере”
24. Нәргиз Закирова “Мин кайттым” (үсмерләр өчен)
25. Гармунчы “Чишмә хәсрәте”
26. Җәйге таң “Яңа көн – яңа тормыш”
27. Җәйге таң “Сүз бир миңа: бирешмәскә”
28. Дусбу “По кольцу”
29. Газиз “Бүректәге бүре баласы”
30. Урманчы “Сандугач дөя булмас” (үсмерләр өчен)
31. Болыт “Терәк бул!” (үсмерләр өчен)
32. Интернет директоры “Блогер”
33. Морзе әлифбасы “Яраланган бөркет”
34. Антонио Фагундес “Галәмне гизгән татар”
35. Родион Гали “Әх, туй көннәре – яшьләрнең бәхетләре!”
36. Фэрэдэ Мирзаян “Бала җаны”
37. Илдинә Ядкәрова “Гөнаһлы күршеләр”
38. Рәшә “Китмәскә кайттым”
39. Якташ “Кичер”
40. Мәликә “Алтын канат, сары тун”
41. Гаффар “Мосафирлар”
42. Бандит “Мою старуху взяли в плен”
43. Медиум “Не спеши ко мне, милая”
44. Француз “Җаным”
45. Алабай “Кызыл кар”
46. Раилә Арсланова “Нишләргә?”
47. Хыялый бала “Зур бәлеш”
48. Шомырт Бәхтияр “Бәхет кыйбласы”
49. Җидегән йолдыз “Йолдызсыз төн”
50. Олпат “Пакизә... Сәер исем”
51. Гульнара Губайдуллина “Я не давала подписку о неразглашении или Аристократка”
52. Гульнара Губайдуллина “Птицы не вьют гнезд на чужбине”
53. Гульнара Губайдуллина “Красный рюкзачок”
54. Яратканым “Әлфия. Кайту”
55. Сандугач “Ак шомыртлар чәчәк атканда”
56. Ильмира Сабирова “Гомер җилләре”
57. “Оптимист”
58. GALYAMCRAFT яки Диләфрүз убыр илендә (балалар һәм яшүсмерләр өчен)
59. Сагадет Алишева “Ана йөрәге”
60. “Миллион и самовар”
61. “Сокровище на озере Кабан”
62. “Железная тварь”
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, «Сәйяр» татар театр сәнгатенә ярдәм фонды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» премиясенә конкурс игълан ителде.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.
Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.
Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
- 1 этапта (2024 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.
- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.
Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.
Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.