|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.10.2024 Криминал
16 яшьлек кызны көчләп кияүгә бирмәкче булганнарРязань өлкәсендә өч ир-ат 16 яшьлек кызны урлаган. Янәсе, үз туганнарына кияүгә алырга теләгәннәр. Шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны әти-әнисенә кайтарганнар, дип хәбәр итә РИА Новости. Әлеге хәл 29 сентябрьдә Рыбное шәһәрендә була. Кызның каршы килүенә карамастан, шикләнелүчеләр аны автомобильгә утырталар һәм үз туганнарына кияүгә бирү өчен Мәскәү өлкәсенә алып китәләр. Хокук саклау органнарының оператив эш итүе нәтиҗәсендә кызны табалар һәм әти-әнисенә кайтара алганнар. Шикләнелүчеләр тоткарланган, судка аларны кулга алу турында үтенеч җибәрелгән.
Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Мәскәү өлкәсенең 1985, 1986 һәм 2008 елларда туган өч кешесенә карата «Кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|