поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
04.10.2024 Шоу-бизнес

“Эссе” төркеменнән Нияз Вәлиев: “Блат” булмагач, яклаучы кешем дә юк иде

“Эссе” төркеменең экс-солисты, аранжировка остасы Нияз Вәлиев исеме күпләргә таныш. Хәзер ул татар эстрадасы йолдызларына аранжировка ясау, көйләр язу белән шөгыльләнә. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Марат Яруллин, Рифат Зарипов, Илшат Сафин, Азат Фазлыев - бу исемлекнең бер кечкенә генә өлеше.

Нияз Вәлиев белән очрашып, эстрада, шәхси тормыш турында ихлас әңгәмә кордык. 

-  Нияз, сез Казанда туып-үскәнсез икән. Үсмер чорыгыз группировкалар чорына эләккән. Курыктыгызмы?
- Әти-әни тумышы белән Кукмара якларыннан. Икесе дә Казанда укыгач, шушында төпләнеп калганнар. Әти - заводта эшләде, самолетлар җыю белән шөгыльләнде, ә әни укытучы. Без үскән чорда урам хәрәкәтләре бераз тына башлаган иде инде, тик барыбер урамда куркып йөрергә туры килде. Минемчә, без якын кешеләрне үзебез сайлыйбыз. Янәшәмдә күбрәк тәртипле, итәгатьле кешеләр булды. Урамда “блат” булмагач, яклаучы кешем дә юк иде. Шулай да ул вакытта кыйнап кайтарганнарын хәтерләмим. Болай да бәхәскә керергә, кеше белән мөнәсәбәтләр ачыклап утырырга яратмыйм. Кечкенә вакытта бокс түгәрәгенә йөри идем. Шулай бер егет бәйләнеп, эләгешеп киттек. Мин физик яктан көр булгач, аны җиргә алып салдым да: “Биреләсеңме?” - дим. “Әйе”, - ди. Мин җибәрәм, ә ул астыртын гына сугып җибәрә. Бокска йөрсәм дә, нишләптер кешегә сугарга кулым күтәрелми иде. Ул вакытта: “Астан гына сугу егет эше түгел” - дип уйлый идем. Ә тормышта төрле хәлләр була икән. Тәҗрибә белән барысы да җиңел генә булмавына төшенәсең. 

- Якын кешеләрне югалту сезне дә читләп үтмәгән...
- Әти-әнием исән-сау, бу яктан мин бик бәхетле кеше. Тик шулай да әбине югалту җиңелләрдән булмады. Әти-әни гел эштә булгач, без әби тәрбиясендә үстек. Җәйләрен кунакка кайта идек. Әби 87 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул урын өстендә яткач, авыргач, аның вафатына әзер дә кебек идем. Әмма кеше янәшәдә булганда нишләптер хушлашу көннәре алай тиз килеп җитмәс кебек тоела. Әби белән утырып тормыш турында күзгә-күз карап сөйләшкән булмады, язмышын әни сөйләгәннәрдән генә беләм. Аның иңенә ачлык та, югалту ачылары да төшкән. Күк капусы ачылганны күргән кеше бәхетле була диләр. Әби балачагында аны күргән булган. Шунда: “Бер тапкыр булса да, туйганчы ашарга иде”, - дип теләгән. Хәзер табыннарыбыз мул, шөкер. Әби турында шул хатирәм гел искә төшеп тора. Исән чагында аралашып кала алмавыма үкенәм. Күптән түгел генә Кукмарага кайтып килдек әле. Әбинең йортына кереп, хатирәләрне яңартасы идем. Ә анда барысы да үзгәргән инде.

- Иҗат белән юлларыгыз кайчан кисеште? 
- Дөресен әйткәндә, балачакта тормышымны иҗат белән бәйләрмен дип уйламадым. Без үскәндә хәрби йә космонавт булу кебек хыяллар популяр иде. Балачакта әни минем теләгемә каршы килеп, музыка мәктәбенә йөртте. 5 ел укыдым да, ташладым. Яшүсмер чакта кызларга күз төшә башлый. Бер дустым гитарада уйный иде. “Кызларны менә ничек каратып була икән”, - дидем дә, гитарада уйнарга өйрәндем. Аннан дусларым белән рок-төркем оештырдык, чыгыш ясый башладык. Җырлар язу минем өчен бик рәхәт эш икәнен аңладым. Эстрадага да гитарист буларак кереп киттем, шулай таныш-белешләр күбәйде инде.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы