|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2024 Шоу-бизнес
Ринат Рахматуллин 25 елга яшьрәк хатыны турында: «Ул мине бер тик тотмый»Ирегеннән мәхрүм ителгән чорда Ринат Рахматуллин 7 яңа җыр иҗат иткән. Бу хакта ул бүген “Татар радиосы”ның иртәнге эфирында сөйләде. “Колониядә вакытта, рөхсәт ителмәсә дә, синтезатор, аппаратураларымны китерттем. Егетләргә кечкенә концертлар куя идем, иҗат иттем, 7 җыр яздым. Хатыныма зур рәхмәт, тормышымның авыр чорында таяныч, терәк булды. Колониягә һәр атна саен “свидание”гә килеп йөрде. Нәкъ менә аның мәхәббәте катлаулы чорларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. 7 җырымны да аңа багышлап иҗат иттем”, - ди җырчы.
Исегезгә төшереп узабыз, Ринат Рахматуллин күптән түгел икенче тапкыр өйләнде. Хәзерге хатыны белән артистның яшь аермасы 25 елдан артык.
“Яшь хатын – ут! Үзем дә яшәреп киттем, тьфү-тьфү (көлә). Мондый энергетикага, динамикага хәзер ияләштем, башта авыррак иде. Ул мине бер тик тотмый. Көн саен “Җаным, бүген монда барабыз, иртәгә тегендә барабыз. Бүген – прическа, иртәгә – кием...”,- дип кенә тора. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә”, - дип сөйләде сөйгән яры турында Ринат Рахматуллин.
Илүзә Касыймова
--- |
Иң күп укылган
|