поиск новостей
  • 27.03 "Кара чикмән" Камал театры, 18.30, 16+
  • 27.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 27 Март
  • Сәйдә Зыялы - язучы
  • Мансур хәзрәт Җәләлетдин - дин әһеле
  • Рәшит Сабит - шагыйрь
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
  • Сэгать 17.00 сон яисэ суббота,воскресенье эшлэргэ подработка эзлим.ойлэр жыештырырга,бала белэн утырырга ризамын.тел:89196978895 ватцап.
Архив
 
02.10.2024 Шоу-бизнес

Австралиядә җырчы Зуля Камалова белән хушлаштылар

Бүген Австралиядә 18 сентябрь көнне 55 яшендә вафат булган Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова белән хушлаштылар. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште.

Хушлашу мәрәсимен әлеге сылтама аша кереп карарга була, дип яза Татар-информ.
 
Хушлашу мәрәсименә Зуля Камалованың кызы Зифа, ире Эндрю, апасы Әлфия, якыннары, дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр җыелган иде.
 
«Бу ышанмаслык хәл, без хаман да әле шок хәлендә. Мин Зөлфиянең безнең арада булмавын аңлыйм, әмма шундый яшь һәм матур кешенең безнең арадан китүен кабул итә алмыйм. Ул тышкы яктан гына матур түгел, ә бар яктан да матур кеше иде. Ул татар телендә җырлаучы сандугачыбыз иде. Зуля – мәхәббәт, әхлак һәм кабул итүнең гәүдәләнеше», – диде апасы.
 
Ул аларның һәрвакыт элемтәдә булуларын һәм бер-берсенә булышып яшәүләрен искәртте.
 
«Без аның белән көн саен элемтәдә идек. Мин яхшыга өметләндем, чөнки Австралиядәге медицинаны иң яхшыларның берсе, дип саный идем. Кызганыч, Астралиягә килеп җитеп, бераз вакыт аны карап торырга өлгермәдем. Мин аның үлемен кабул итәргә тырышам, ләкин һаман да шундый яшь кешенең үлемен гаделсезлек, дип саныйм», – дип, билгеләде ул үзенең чыгышында.
 
Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов видеоэлемтә аша үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул Зуля Камалованың еракта яшәвенә карамастан, татар халкы өчен бик якын булуын билгеләде.
 
«Мин Зөлфия апа белән 2002 елда таныштым, без аның белән интервью ясадык. Ә 2003 елда ул Казанда беренче концертын куйды, мин татар музыкасының мондый була алуына ышанмый идем. Гомумән, ике меңенче еллар башында татар музыкасы эстрададан һәм бер татар рок төркеменнән генә тора иде. Аңлаешлы җырлар башкаручы, үзенчәлекле тавыш иясе булган татар ханымның сәхнәгә чыгуы миндә бик көчле тәэсир калдырды. Зөлфия апа татар музыкасына яңа сулыш алып килде һәм безгә өмет бирде», – диде ул.
 
Кызы Зифа һәм ире Эндрю да якын кешеләренә кагылышлы истәлекләр белән бүлешеп, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
 
«Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров Зуля Камалованың иҗаты яшь буын музыкантлар өчен озак еллар дәвамында илһам чыганагы булачагын әйтте.
 
«Беренче тапкыр Зуля Камалованың җырлавын ишеткәч, мин моның яңа форма гына түгел, ә иҗатка бөтенләй яңа караш икәнен тойдым. Бу безнең буын кешеләренә бигрәк тә җитмәгән бик кыю, ихлас, намуслы музыка иде. Күп кенә коллегаларым әйтүенчә, нәкъ менә Зуля аларны заманча татар музыкасын уйнарга рухландырган. Аның музыкасы әле тагын бик күп яшь музыкантларны илһамландырачак», – дип, сөйләде ул.
 
Соңыннан Зуля Камалова башкаруындагы «Ай, былбылым» җыры астында аның бала чагынннан башлап хәзерге көннәргә кадәр булган фотолары күрсәтелде.

Зуля Камалова – Австралиядә яшәп иҗат иткән, Татарстанның атказанган артисты. Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченә.
Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра. 2001 елда Австралиядә «Ел хатын-кыз җырчысы » номинциясендә җиңә. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкаль чатларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.10.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы