|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2024 Хәвеф-хәтәр
Почта хезмәткәрләре 20 ел калай вагонда эшләргә мәҗбүрМамадыш районының Үсәли авылында почта хезмәткәрләре 20 елдан бирле калай вагонда хезмәт куя. Почта бүлеге җитәкчесе Кадрия Юнысова бу өлкәдә 29 ел эшли. Почта 5 авылга хезмәт күрсәтә. — Элекке почта бинасы ябылгач, безгә калай вагон бирделәр. Ул җылытылмаган. Җәй көне монда эсселек 50 градуска җитә, кышын 2 градус суык. Ручка язмый, компьютерлар эшләми. Яңгыр яуса, түбәдән су үтә, — дип сөйли Кадрия апа. Бәдрәф турында сүз дә юк. — 3 кә 6 метр зурлыкта ул вагон. Су да, газ да кермәгән. Анда биш почтальон чак сыя. Тауар куярга урын юк. Сатуга килгән әйберләрне витринага рәхәтләндереп тезеп булмый. Җитмәсә, тычканнар теңкәгә тия. Мин — өч бала анасы. Күпбалалылар пенсиягә иртәрәк чыга. Тагын ике ел түзсәм, лаеклы ялга китәр идем инде. Эшләргә шартлар юк, ә планны башкалар белән бертигез сорыйлар.
Уңайсыз эш шартларына да карамастан, Үсәли авылы почтасы планны арттырып та үтәгән әле.
— Халык белән эшли белергә кирәк. Көләсең килмәсә дә елмаясың, хат ташучы ул психолог белән бер бит...
Лаеш районы Зур Кабан авылы, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы почталарында хәлләр ничегрәк — БУ ХАКТА ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 26 НЧЫ СЕНТЯБРЬ САНЫНДА.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|