|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2024 Мәдәният
«Әкият» театрыннан 500 мең сум акча таләп итәләр
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына әкият геройлары исемнәрен кулланган өчен ярты миллион сумлык дәгъва килгән. Бу хакта депутат, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте. «Ниндидер бер фирма «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле», «Казан ханбикәсе», «Кар кызы»на патент алган. Хәзер дәгъва белдерәләр, алар бездән башта 500 мең сум, ә аннары, күрәсең, касса җыемнарыннан ниндидер процентлар тели», – дип сөйләде парламентарий.
Зәйниев сүзләренчә, бу фирма «берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аның продукциясе юк».
«Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Ягъни безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер мошенниклар үзләренә үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният учреждениесе очрашырга мөмкин. Без беренче», – ди ул.
Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова компаниянең бу исемнәрне Роспатентта теркәвен әйтеп узды, дип яза Татар-информ.
«Без судка барабыз», – дип белдерде ул.
--- |
Иң күп укылган
|