поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.07.2011 Бәйрәм

Илне иңләп бәйрәм килде безнең туган якларга (ФОТО)

Үткән шимбә иртәсендә күк йөзе ике атна чамасы яуган яңгырлардан соң чистарып, ачылып китте. Самарада 23нче тапкыр уздырылучы Сабантуй бәйрәмен оештыручылар моны күреп, җиңел сулап куйдылар: димәк, Габдулла Тукайның - 125, Самара губернасының 160 еллыгына багышланган бәйрәм матур үтәчәк. Бу бәйрәмне оештыручыларның берсе-өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Равил Галимов: “Кичке бишкә кадәр кояш була. Заказны алдан биреп куйдык”, - дип шаярды. Әллә шаярмадымы?

Сабантуйны Самара өлкәсе мәдәният министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе, татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзалары оештырдылар.

 

Быелгы Сабантуйның баш иганәчесе - "Ипозембанк". Аның директорлар советы рәисе Ильяс Шәкүров –татар гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче милли җанлы кеше. Аның коллективында күбесенчә татарлар эшли. Гагарин паркының бер почмагында урнаштырылган банк чатырына да кадерле кунак итеп беренче чиратта үзенең әти-әнисен кертеп утыртуы да күп нәрсә турында сөйли. Башкаларга үрнәк итеп язам моны: ата-анасын, милләтен хөрмәт итә белгән бала Ходай алдында күркәм, халык арасында хөрмәтле була. Сабантуйны оештыруда һәм бүләкләр әзерләүдә шулай үк "Ак Барс" банк, "Рамено" оешмасы, "Реклама технологияләре үзәге" җитәкчесе Илдар Альбеков, Минәхмәт Гыйльманов, Җәүдәт Гайсин, Исмәгыйль Латыйпов, Исхак Вәлиев зур ярдәм күрсәттеләр. Шундый милли җанлы егетләребез булганга сабантуйлар гөрләп тора да инде.

 

Иртә таңнан Гагарин паркына халык агыла башлады. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып сатучылар килде. Кем татар музыкасы язылган кассеталар, кем милли киемнәр, яулыклар, түбәтәйләр, кем татар халык ашамлыклары, кем бизәнү әйберләрен җәеп салды. Ел саен Самара Сабан туена өлкәбезнең төрле районнарыннан килүче шашлык, пылау пешерүчеләргә дә быел "яшел" ут бирелде. Хәтерлисездер, үткән елны, янгын чыгу куркынычы булганга, паркка шашлык белән кертмәгәннәр иде. Ә быелгы яңгырлардан соң мангалларга ут салырга рөхсәт булды. Бераздан иртәнге саф һавага тәмле шашлык исләре тарала башлады...

 

Өлкә Сабан туе күпләр өчен туганнар, дуслар белән очрашу урынына әверелеп китте. Биредә халык, көндәлек эшләрен онытып, татар дөньясына кереп чума, үзен зур һәм данлы татар халкының бер өлеше итеп хис итә. Шуңа күрәдер дә иртәнге сәгать унда Сабантуй әләмен күтәрү тантанасына халык шактый ук җыелды. Ә концертлар, көрәш башланганда парк аллеяларында алма төшәрлек тә урын юк иде инде.

 

Һәр елны Татарстаннан Самара Сабан туен күтәрергә дип килүче Зәй шәһәренең зур чатырын урынында таба алмагач, аллеялар буйлап эзләп киттем һәм кечкенә генә ике чатырда урнашуларын күреп, сорау бирми булдыра алмадым. Әңгәмәдәшем Зәй шәһәрендәге өч спорт мәктәбенең берсендә директор булып эшләүче Илсур Рәис улы Зыятдинов булып чыкты:

 

- Әйе, ике зур автобуска төялеп килгән чакларыбыз да бар иде. Ә быел менә алай ук булдыра алмадык, кечкенә автобус, кечкенә чатырлар белән килергә мәҗбүр булдык.

 

Шулай да, милли ризыкларыбызны, өч көрәшче егетебезне, танылган “Мирас” балалар ансамблен алып килдек. Алар Самара Сабан туе йолдызларының иң яктысы булыр дип ышанабыз. “Мирас” ансамбле казанышлары хөрмәтенә Татарстан хөкүмәте аның исемен галәмдә яңа ачылган йолдызга да кушкан иде бит. Менә нинди талантлы балалар бар бездә.

 

Без үзебезнең спорт мәктәпләрендә малайларны грек-рим, ирекле, татарча, билбау көрәшенә һәм башка спорт төрләренә өйрәтәбез. Көрәшчеләребез бар, әмма өч ел рәттән Самарага килеп тә, сарыкны ала алганыбыз юк. Быел менә, җиңүгә өметләнеп, танылган батырыбыз Радик Сәлаховны алып килдек. Унҗиде яшьлек бу егетебез Зәй район үзәгендә үткәрелгән Сабантуйда абсолют батыр исемен алды. Аңарчы билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә, татар көрәше буенча Татарстан беренчелегендә откан иде ул.

 

Ә Самарада аңа көрәшергә җиңел булмаячак, чөнки сездә грек-рим көрәше мәктәбе көчле. Бу төр көрәш белән шөгыльләнүче спортчылар зур физик көч туплыйлар, шуңа күрә татар көрәшендә көндәшләрен җиңел генә күтәреп салалар.

 

Алга китеп әйтәм, зәйлеләр зур өметләр баглаган Радик йөз килограммлы үлчәүдә көрәшеп, өченче урынны алды. Егеткә Самарада беренчелекне яулау өчен тагын берникадәр көч тупларга кирәк булыр, ахыры.

 

Ә бәйрәм кыза бара. Әнә, егетләр астан очы да күренми торган багана башына үрмәләп менеп, корсакларын ертып булса да, тешләренә яулык кыстырып төшәләр. Икенчеләре көлә-көлә капчык белән сугыша, өченчеләре беләкләрен уйнатып гер күтәрә, кул көрәшендә көч сынаша. Ә кызларны, ә кызларны күр әле син! Берсеннән-берсе матур күлмәк киеп, иннек-кершәннәрен буянып килгән чибәркәйләр керфек астыннан гына җан-фәрманга беренчелекне алырга тырышучы егетләрне күзлиләр. Иң көчлесенә, иң җитезенә генә сокланулы елмаю тия шул. Шул елмаю өчен нәрсә генә эшләми инде егетләр!

 

Әнә, күл өстендәге келәм өстендә берсен-берсе алмаштырып төрле үлчәүдәге батырлар көрәшә. Быел Самарага Зәйдән генә түгел, Тольяттидан, Сызраннан, өлкәбез һәм Россия төбәкләреннән – Азәрбайҗаннан, Армениядан, Таҗикстаннан дә күпләп көрәшчеләр килгән иде. Бу турнир, чын мәгънәсендә, халыкара исемгә лаек булды. Сабантуйны оештыручылар аның төп призын - "Ипозембанк" вәгъдә иткән "Жигули" машинасын, Самара өлкәсе көрәшчеләрендә калачагын алдан әйтеп куйган булсалар да, көрәш кызу барды. Хәер, башка кыйммәтле призлар да бар иде бит әле.

 

Финалда көрәшәчәк батырларның барысы да билгеле булгач, көрәш туктатылды, һәм сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар – Самара өлкәсе Диния нәзарәте баш мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мәгариф министры Дмитрий Овчинников, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, депутатлар Наталья Боброва, Василий Потякин, Виктор Воропаев, шәһәр башлыгы урынбасары Юрий Ример һәм Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры урынбасары Зиннур Хәйруллин күтәрелделәр. Сабантуйның тантаналы өлешен Самара өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов башлап җибәрде:

 

- Сабан туе – халкыбызның иң яраткан бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз ерак гасырлардан телебезне, илебезне, гореф-гадәтләребезне саклап килгәннәр. Безнең бурычыбыз – аларның мирасын баетып, түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү. Ниятләребез изге, эшләребез уң булсын, милләттәшләр, - диде ул.

 

Халыкны бәйрәм белән Вагыйз хәзрәт Яруллин да котлап, хәер-фатихасын биргәннән соң, сүз Дмитрий Овчинниковка бирелде. Ул Самара өлкә хөкүмәте исеменнән татарларны милли бәйрәмнәре белән котлады һәм губернаторның сәлам хатын укып үтте (аны без газетабызның үткән санында бастырып чыккан идек инде) һәм татар милли культурасын үстерү, Самара өлкәсендә халыкара дуслык булдыру өчен “Элри” төзү-монтаж фирмасы директоры Шамил Хисаметдиновка губернаторның Рәхмәт хатын тапшырды. Оештыручылар да бурычлы калмадылар, губернатор вәкиленең башына түбәтәй, өстенә чапан кидереп озаттылар.

 

Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов - татар бәйрәмнәрендә еш кунак. Шуңа күрәдер дә ул безнең пробемаларны яхшы белә, бәйрәмнәребезнең тамырлары кая барып тоташуы турында хәбәрдар:

 

- Игенче бәйрәменнән Сабантуй гомумхалык бәйрәменә әверелде. Казан Сабан туенда Россия Президенты Дмитрий Медведевның катнашуы да бу бәйрәмгә дәрәҗә өсти. Сабантуй Самара җирләрендә, бөтен Россия җирләрендә яшәүче халыкларны берләштерә. Регионыбызда халыкара дуслык булдыруга керткән зур өлеше өчен татар халкына рәхмәтләремне җиткерәм. Сез талантлы, хезмәт сөючән халык, өлкәбез экономикасына да саллы өлеш кертәсез. Барыгызга да губерна Думасы депутатлары исеменнән рәхмәтләремне әйтеп, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бәхет, эшегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән, дуслар!

 

Виктор Сазонов губерна Думасы исеменнән өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиулловка, “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары Азат Надиров һәм Шамил Баһаутдиновка, "Ипозембанк" вице-президенты Лилия Сәлаховага, "Ак Барс" банк филиалы җитәкчесе Гүзәл Рамазановага, “Розалина” кафесы хуҗабикәсе Разия Әюповага, Лилия Ибраһимовага, “Кулинария” кибете директоры Равилә Кыямовага, Тольяттиның “Руханият” оешмасы вәкилләре Ирек Кәримов һәм Роза Кәримовага халыкара дуслыкны ныгытуга һәм милли традицияләрне саклауга керткән өлешләре өчен дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Самара шәһәре башлыгы урынбасары Юрий Ример да актив тормыш позициясендә торган, милләт өчен, халкы өчен янып яшәгән милләттәшләребезгә дипломнар һәм рәхмәт хатлары алып килгән.

 

Сабантуйны оештыруга күп көч куйган өчен бүләкләнүче татар яшьләре Регил Курмаев, Эльвира Насыйрова, Илдар Теренгулов, Румил Шәрипов, күпчелек татар бәйрәмнәрен, шул исәптән әлеге Сабантуйны алып баручы Линар Абсаттаров арасында мин дә бар идем. Зур булмаган казанышларымны күрүче шәһәр хөкүмәтенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

 

Иң ахырда Татарстан вәкиле Зиннур Нигъмәтуллин (фотода) сүз алды һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның котлавын укып үтте. Анда:

 

- Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар өчен сабан бәйрәменең символлары һәм традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең көчле факторы, әлеге күңелле бәйрәм һәркемгә халкыбызның иң яхшы традицияләренә, рухи хәзинәсенә, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә, – дигән сүзләр бар.

 

Сабантуйның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, көрәш яңа яссылыкта, яңа көч белән дәвам итте, һәм бераздан җиңүчеләрнең исемлеге мәгълүм булды. Җиңел, 60 килограммлы үлчәүдә - Антон Ледин, аңардан авырраклар Руслан Йосыпов, Вячеслав Рудаков, Илья Дадаев һәм 100 килограммлы Максим Зимин җиңү яуладылар. Шәһәребезнең һәрвакыттагы батыры Владимир Чегуров быел икенче урында гына булса да, аңа тамашачы симпатиясе бүләге бирелде. Ә абсолют батыр булып тольяттилы Максим Зимин танылды һәм ап-ак машинаның багажнигына ап-ак сарык тәкәсен салып, Тольяттига алып китте...

 

Баганага 1 минут 14 секунд эчендә самаралы Равил Манашев менеп, вентиляторга ия булды (өстәге икенче фото), капчык сугышында олы яшьтәгеләр арасында Исмәгыйлев, балалар арасында Митрофанов көндәшләрен бәреп төшерә алдылар һәм сервиз алдылар. Гер күтәрүдә 36 килограммлы герне Сәлахетдинов 76 тапкыр, 24 килолы герне Вартанян 61 тапкыр күтәреп, җиңү яуладылар.

 

Быелгы Сабантуйда ике сәхнә эшләп торды. Олысында көрәш барды, ә кече сәхнәдә өлкәбез районнарыннан килгән үзешчән артистлар концерт куйды. Музыка сөючеләр аларга кушылып биеделәр дә, җырладылар да. Ә көрәш бәйгесе тәмамланганнан соң, олы сәхнәдә зур концерт башланды. Зәй районының йолдызлы “Мирас” ансамбле, Татарстан йолдызлары Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Иркә, Эльмира Нәгыймова, Радик Кузнецов һәм Тольятти үзешчәннәре зур концерт куйдылар. Тик кызганыч, Равил Галимовның һава канцеляриясе белән төзелгән килешү вакыты узганга күрә, нәкъ кичке биштә ишеп яңгыр яварга кереште. Тик татарларны Гагарин паркыннан яңгыр белән генә куып чыгарырга мөмкин түгел иде шул инде. Олыраклар кулчатырлар астына яшеренеп әле тагын өч сәгать концерт карадылар, ә яшьләр... Хәер, аларны ай күргән, кояш алгандыр, ул хәтлесен белми торыйк әле.

 

 

 

Бәйрәм белән Виктор САЗОНОВ котлый.

 

 

Иң күңелле ярыш - капчык белән сугышу.

 

 

 

Юрий РИМЕРны Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ һәм Рифкать ХУҖИН каршыладылар.

 

 

Татарстан вәкиле Зиннур Нигъмәтуллин.

 

 

Баганага Равил Манашев менеп, вентиляторга ия булды.

 

 

Ильяс ШӘКҮРОВ Максим ЗИМИНга машина бүләк итә.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 27 | 02.07.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»