поиск новостей
  • 06.10 "Мәйдан" каналы тәкъдим итә! "Музыкаль тәнәфес" концерты. 6 октябрь, 17:00. Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәге
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 04 Октябрь
  • Рәмис Аймәт - шагыйрь
  • Ленар Шәех - шагыйрь
  • Айгөл Бәдретдинова - журналист
  • Илгиз Минһаҗев (1939-2011) - көрәшче
  • Айгөл Хәернасова - җырчы
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
  • Тандем янында урнашкан 2 булмэле фатирга, узебез белэн торырга, 1 тэртипле татар кызы эзлибез. 89534004384 Ильсия.
  • Продаётся мясо бычка 1кг 500 рублей,Мензелинский район,с.Деуково Тел.89270437436
  • Казанда ркб тирэсеннэн снимать итэргэ бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын !!!тел:89196978895
  • Хэерле коннэр! Срочно гостинка или квартира студия снимать итэм. Вахитовский, Советский районнан метро тирэсеннэн. Тел. 89870673548 Тэртипле кыз эшли, 25 яшь.
  • Ике татар егетенә торырга 1 бүлмүле квартира кирәк иде, Совет районында булса, яхшырак булыр иде. 89093080784
  • Порядочный студент подселиться в комнату / квартиру в московском или ново Савино районе 89172687955. Писать на ватсап.
Архив
 
01.10.2024 Җәмгыять

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган (ФОТО)

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган. Әтисе 5-6 ел өлешчә хәтерен югалтып азаплана икән. Гөлинә әтисен табарга ярдәм итүебезне сорый.

Социаль челтәрләрдә менә ниләр яза ул:

«Минем Әтине ничек яратканны белгәннәр мине аңлар диеп уйлыйм хәзер… ӘТИ ЮГАЛДЫ. Әтинең инде 5-6 ел өлешчә хәтере юк. Соңгы 10 елны хәтерләми. Илдә ниләр барганын да белми. Әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да, кабатлап сорый. Өйдә «Мин Әлмәткә эшкә киттем» дигән записка гына калган. Әйтеп яздырмасалар, әти белмәс иде аны. Әлмәткә барганы юк беркайчан да. Телефоны да өйдә. Тик ул барыбер үзе аннан шалтырата белми иде. Гел үзебез шалтыратып тордык. Башта мең төрле сорау… Бармаган җир, эзләмәгән кеше калмады. Бүгенге көндә әти Татарстанда В РОЗЫСКЕ. Хәле шәптән түгел. Көчкә атлап йөри. 10 минут селкенгәч, башы чатнап барып утыра. ТАБАРГА БУЛЫШЫГЫЗ ЗИНҺАР Исән чагында. Әтисез тормышны күзалдыма да китерәлмим. Әби миңа үләр алдыннан нәзер итеп «Әтиеңне сакла, кызым» диеп әйтеп калдырды. Мин әбинең дә соңгы ышанычын акларга тиеш… Әти авыру сәбәпле фотоларын күрсәткәнем булмады моңарчы. Менә ич ул минем әти. Сызылып киткән мыеклы, бөдрә чәчле, озын буйлы, чибәр Чапаем! Инде төшләремдә Әти белән саташа башладым. Бүген төштә Әтине таптым. Ниндидер бер кызыл машина төшереп калдырды да урам чатында, йөгереп төшеп алып мендем өйгә. Шундый сәерләнгән. Алдыма әтинең башын салдым да, колагына ДОГА укый башладым. Тибенә, ниндидер бер башка телдә сөйләшә башлады. Кат-кат укыдым доганы. Тынычланды дигәндә телефон шалтыраганга уянып киттем… Кайдадыр салкында, ашамыйча йөридер инде җаным. Өстендә нинди кием икәнен дә белмим. Әлмәттә дә инде эзлиләр. Мәчет тирәсендә йөрергә мөмкин. Теләсә кайсы шәһәрдә йә авылда була ала. Әлегә кем алып киткәнен табалмыйбыз. Әмма сезнең ярдәм белән тизрәк табарбыз дип ышанам ӘТИЕМНЕ КАЙТАРЫГЫЗ ӘЛЕ»

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе