|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2024 Хәвеф-хәтәр
Тукай районында зур янгын: 6 хуҗалык зыян күргән (ВИДЕО)Тукай районының Иске Байлар авылында зур янгын чыккан. Печәнлектә башланган янгыннан алты хуҗалыкка зыян килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразлавынча, янгын кызган печән аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Янгын сүндерүчеләр 118 квадрат мәйданга җәелгән утны сүндерде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә. Ведомствода искәртүләренчә, печән янып китү – авыл халкы өчен ел саен кабатлана торган проблема, чөнки кышка дип тупланган терлек азыгы тиз арада янып юкка чыгарга мөмкин. Янгыннар еш кына ут белән сак эш итмәү, печәнне саклаганда яки янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга, дип яза Татар-информ.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искә төшерә:
печәнне һәм саламны торак йортлардан, хуҗалык корылмаларыннан һәм юллардан ерактарак саклагыз;
печән янында тартмагыз;
печәнлекне утка чыдам материаллар белән әйләндереп алыгыз.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tukai-raionynda-pecanlekta-cykkan-yangynnan-6-xualyk-zyyan-kurgan-5894112
--- |
Иң күп укылган
|