поиск новостей
  • 06.10 "Мәйдан" каналы тәкъдим итә! "Музыкаль тәнәфес" концерты. 6 октябрь, 17:00. Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәге
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 04 Октябрь
  • Рәмис Аймәт - шагыйрь
  • Ленар Шәех - шагыйрь
  • Айгөл Бәдретдинова - журналист
  • Илгиз Минһаҗев (1939-2011) - көрәшче
  • Айгөл Хәернасова - җырчы
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
  • Тандем янында урнашкан 2 булмэле фатирга, узебез белэн торырга, 1 тэртипле татар кызы эзлибез. 89534004384 Ильсия.
  • Продаётся мясо бычка 1кг 500 рублей,Мензелинский район,с.Деуково Тел.89270437436
  • Казанда ркб тирэсеннэн снимать итэргэ бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын !!!тел:89196978895
  • Хэерле коннэр! Срочно гостинка или квартира студия снимать итэм. Вахитовский, Советский районнан метро тирэсеннэн. Тел. 89870673548 Тэртипле кыз эшли, 25 яшь.
  • Ике татар егетенә торырга 1 бүлмүле квартира кирәк иде, Совет районында булса, яхшырак булыр иде. 89093080784
  • Порядочный студент подселиться в комнату / квартиру в московском или ново Савино районе 89172687955. Писать на ватсап.
Архив
 
01.10.2024 Җәмгыять

Саескан ияләштергән Кәрим: «Әллә кая китеп барды»

Чаллыда яшәүче Мурадимовлар гаиләсе җәй көне Яңа Чишмә районына кайткач, саескан баласын кулга ияләштершәләр. Дөресрәге, 9 яшьлек Кәрим исемле уллары оясыннан егылып төшкән кош баласы тотып кайта.

Әнисе Энҗе, каян алдың шунда илт, дип кире дә җибәрә. Әмма Кәрим инде саесканны каян тапканын оныта һәм өйгә кош белән әйләнеп кайта.

– Каенатам да хайваннар ярата. Улым да бабасына ошаган, — ди Энҗе. – Авылга кайткач улыбыз хайваннар янында мәш килә инде. Менә быел саескан баласын үстерде. Әнисе эзлидер дип кире дә илттерткән идем, таба алмыйча кайтты. Кош безгә бик тиз ияләште. Тавышыбызга килә иде. Кешеләрне яратты. Улым үзенә ашарга дип биргән акчаларга да кошлар өчен азык ала. Күңеле шундый инде аның.   

 

Кәрим мәктәптән кайтышлый ашханәгә кереп аннан ипиләр алып юл буе кошлар ашата икән. Әнисе әйтүенчә, яралы кошлар күрсә, аларын өйгә алып кайта. Кайберләрен терелтеп очыртып җибәрәләр, үлгәннәрен күмәләр икән. Кәрим саескан белән бик дуслаша. Җәй буе авылда тора, дустын ашата. Тик менә шушы көннәрдә генә саесканы юкка чыккан. Кәрим дә, бабасы да аптырашта. Йә башка саесканнарга ияреп ерагырак очып киткәндер, йә инде берәр күңелсезгә хәлгә юлыккандыр, диләр.

– Ул югала торган кош түгел иде. Кешеләргә бик ышанды. Берәр явызрак кешегә очрадымы икән, әллә инде башка күңелсез хәл булгандырмы, белмибез. Саескан килми башлагач, борчылдык инде. Исән булса безгә очып кайтыр әле ул, – ди Энҗе.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе