|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2011 Җәмгыять
Кыз урлау – хокуксызлыкмы, чарасызлыкмы?Кызларны урлап алып китү гадәте элек-электән булган. Безнең якларда әлеге йола һаман да яши әле. Шул йолага туры китерепме инде, соңгы елларда егетләр алдан күрешеп, очрашып йөргән кызларны урлыйлар. Гомумән, безнең авылның яртысы урлап өйләнүчеләр гаиләләреннән тора, дисәм, ялган булмас. Үз әниемне дә әтием урлап алып кайткан. Әбием әле һаман да әйтә. "Елый да елый килен, югыйсә үзләре яратышып йөргәннәр иде",– ди. Әтигә әнине урларга дуслары булышкан. Чыгып китмәсен өчен, киемнәрен сандыкка салып куйганнар. Аннары әби белән бабай булачак кодаларына, кызыгыз бездә, дип әйтергә киткән. Иртәгесен әти өендә никах укытылган.
Авылыбызда бер көн дә очрашмаган, хәтта кулга-кул тотынып карамаган кешеләр бергә кушылып бәхетле гомер кичерә. Мисал өчен, Гариповлар гаиләсе. Гөлфидәнең очрашып йөргән егете булса да, Рафаил үткенрәк булып чыга. Өйләнергә уйлый да, әти-әниләренең өйдә юк көнен туры китереп, Кыяметдин абый белән Рәшидә апа ишеген шакый. Ишекне Гөлфидә ача. Ялганлап, юка киеме белән урамга чакырып чыгаралар. Көз ае булганга күрә, кыз хәйләли, өстемә киям, дип кереп кача. Тик егет үҗәт була. Озак чыкмый торгач, тәрәзәне ватып, кызны урлап китә. Икенче көнне иртән әби-бабасы кайтканчы, кияү ваткан тәрәзәсен куеп китә. Баштарак яшьләр бәхет эзләп читкә киткән була. Тик туган туфрак тартып кайтара аларны. Авылда йорт җиткезеп, бер-бер артлы өч бала үстерәләр.
Гөлзария апа Кашапованы да урлап киткәннәр.Үзебезнең авыл егете Нургали абый эләктерә аны. Кыз бер кич егет өендә куна. Иртәгесен әтисе Баһаутдин абый кызын кире барып ала. "Минем урлап йөртерлек кызым юк. Эт, песи баласы түгел бит ул. Сорап килсәләр, бирәм",– дип кырт кисә. "Әни бәгърем читенсенде инде, авылда ни диярләр, дип аптырады. Саф түгел икән, диярләр, дип өзгәләнде. Ә мин әле ул вакытта кыз идем. Иртәгесен Нургали абыйсын ияртеп сорый килде. Шуннан соң гына әтием риза булып кияүгә бирде",– дип исенә төшерә Гөлзария ханым.
Бер-береңне яратып, ошатып кияүгә чыгуга ни җитә соң? Гомерең буе бергә яшисе кешеңнең кимчелекләрен дә, яхшы сыйфатларын да белеп тору кирәк. "Гадәт", "йола" диеп урлагач, кире кайтмыйча тилмереп яшәүчеләр дә җитәрлек. Кадрия Шүкүровага озакламый 50 яшь тула инде. 18е тулар-тулмас урлап алып киткәннәр аны. "Урлап өйләнүгә каршы мин. Мине яшь вакытта күрше авылга урлап алып киттеләр. Бер белмәгән кешеләргә барып кердем. И еладым инде. Ирем гел эчте, көч-хәл белән өч баланы аякка бастырдым. Гомерем авылда калган сөйгәнемне сагынып узды. Хәзер булса, чыгып качкан булыр идем. Тик ул вакытта әти-әнидән курыктым, кешеләр ни әйтер, дип гомерем буе бәхетсез яшәдем",– ди ул.
Татар яшәгнән һәр районда кыз урлау гадәте булган. Питрәч районы Шәле авылы, Буа, Чүпрәле, Теләче, Мамадыш, Саба, Тәтеш һ.б. районнарда урлап өйләнү булган. Ә хәзер исә кызны егетнең әти-әнисе килеп сорап ала. Бары тик шуннан соң никах һәм туй көннәре билгеләнелә.
"ВТ" газетасының юристы Роберт Туктаров:
– Кыз урлаган өчен Җинаять кодексының 126 статьясы буенча хөкем итәләр. Уйнап кына урлау булмаса, ул бик четерекле эшкә әйләнә, аның өчен җавап тотарга кирәк булачак. Гади урлау өчен 4 елдан алып 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Әгәр дә көч кулланып, янап, акча алу өчен, шулай ук балигъ булмаган яки көмәнле кешене урласалар, бу очракта 6-15 елга кадәр төрмәгә утырту каралган. Урлаган кеше, сәламәтлегенә зыян салмыйча тотыкны җибәрә икән, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Мөслим районы имаммөгътәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов:
– Ислам дине бу күренешне тыя. Чөнки өйләнешү ихтыярый рәвештә генә башкарыла. Урлап өйләнгән вакытта никах дөрес булмый. Безгә дә бик күпләр никах укытырга киләләр. Иң элек шартларын аңлатабыз. Дөрес булсын өчен кыз һәм егетнең мөселман булуы шарт. Кызның әтисе рөхсәт бирергә тиеш. Никахта кызга мәһәр әзерләнелә. Шулай ук шаһитларның да булуы мөһим.
* * *
Кавказда кызны урлап өйләнү хәзер дә бар. Мәсәлән, Чечнядә уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, андагы күп кенә егетләр, кызлар каршы булмаса, аларга урлап өйләнергә риза булуларын белдергәннәр. Ә менә кызларның 20 проценты мондый күренешне алга киткән илләр өчен кыргый күренеш дип уйлый икән. Күпчелек кешеләр, әгәр дә егет белән кыз бер-берсен яратса, ә аларның әти-әниләре моңа каршы икән, бу очракта урлап өйләнү ярый, дигән фикердә.
Кыз урлауның төп сәбәбе калым түли алмауга кайтып кала. Әмма кавказлыларның икътисадый хәле авыр булганга, андагы егетләр зур суммаларны күтәрә алмый. Менә шуңа да алар тавышсыз гына, алдан кызны яки кайбер очракта аның туганнарын да кисәтеп куеп, урлап өйләнергә карар кыла. Кызның әти-әнисенең дә туй уздырырга мөмкинлеге булмаганга, алар кыз урланган булуны сәбәп итеп, зурдан купмыйча гына мәҗлес уздыралар.
Ингушетиядә соңгы елда калым бәясе 12 мең 500 сумнан 40 меңгә җиткән. Җирле мөфтият әлеге суммага булачак кәләш үзенә ниндидер әйберләр ала алсын өчен шулай эшләгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|