поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
02.07.2011 Җәмгыять

Булачак пенсияң кай тарафта йөри?


Дөньяда икътисади тотрыксызлык башлангач, дәүләт оешмаларына шактый кыенга туры килде. Хәер, дәүләтнекеләргә генә түгел, ә шәхси эшмәкәрләр оештырганнарына да җиңел булмады ул чорда. Эшсезлек төп бәлагә әйләнде. Кулында дипломы булган яшьләр, кыскартылуга эләккән тәҗрибәле хезмәткәрләр бер оешмадан икенчесенә кереп, эш эзләп йөрергә мәҗбүр булды. Совет чорында эштән күп әйбер булмаса, хәзер эш дефицитка әйләнде.

Һаман совет чоры белән чагыштырып язалар инде димәгез, тагын нәрсә белән чагыштырасың соң? Бер-ике атнага чит илләргә чыгып кереп кенә әллә ни белеп булмый. Бәлки алар да, тыштан ялтырап, эчтән калтырыйлардыр? Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар хакында фикер йөртә башлаган идем бит. Менә шул кризис чорында дәүләтнеке булмаган оешмалар, төрле фондлар үрчеде. Дәүләт тә аларны хуплап, аларга төрле күләмдәге акчалата ярдәм, субсидияләр, финанслар бүлеп бирә башлады. Шулай итеп илне дөньякүләм кризистан «коткару» башланды. Аеруча дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары халык башын бутарга кереште. Аларның хәтта исемнәрен генә дә истә калдырырлык түгел. Минем берничә танышым үзләренең булачак пенсия акчаларының туплам өлешен шул дәүләтнеке булмаган фондларга күчереп тә куйды. Ә мин аларның бу адымнары турында ишеткәч курка калдым. Дәүләтнеке ышанычлырак, ә теге әле яңа гына оешкан фондтан нәрсә көтәсең? Бер-ике елдан банкротлыкка чыкса, булачак пенсиягә дип салган акчаларың җилгә очачак. Россия буенча банкротлыкка төшкән шундый шәхси пенсия фондларының исемлекләре шактый җыелды бит инде. Аларның күбесе халыктан җыелган акчага йә төзелеш фирмасы ача, йә чит ил валютасына әйләндереп, акцияләр сатып ала, кыскасы, шактый буталчык эшләргә керешә һәм акчаларны юкка чыгара. Ә дусларым уйлап та бирми, анда бит процентлары югарырак булачак, дип куанып йөриләр. Мин исә ышанмыйм. Бер эшмәкәр дә гади халыкка болай гына акча арттырып ятмаячак. Ә мондый бер көнлек фондларның банкротлыкка чыкмаячагына кем гарантия бирә ала? Ю-у-ук дидем баштан ук. Ничек кенә кыстасалар да, киләчәктә миңа түләнәчәк пенсия акчасын тулаем Дәүләт фондына гына күчерәчәкмен. Әмма тырмага басачагыңны алдан ук белеп булмый шул. Миңа да шул тырмага басарга туры килде. Үзем дә сизмәстән дәүләтнеке булмаган пенсия фондына акчаларымны күчердем дә куйдым, дөресрәге, күчерделәр дә куйдылар.

 

Үзеңнән башка өйләндерү

 

Бер кичне тулай торак бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Мин алны-артны уйлап тормастан ачтым инде. Бүлмәгә кулларына кара папкалар тоткан ике ир-ат үтте. «Без университетның торак-административ бүлегеннән килдек, паспорт мәгълүматларын җыябыз», – ди болар. Мин әллә каушап-куркып калдыммы, тиз арада боларга паспорт мәгълүматларын күчереп бирдем. Болар чыгып та китте. Бераздан бу кешеләр турында шикләнебрәк уйлап куйдым да артларыннан чыктым. Алар өстәге катта башкалардан шундый ук мәгълүмат җыеп йөриләр иде. Мин алар янына килеп, документларын сорадым. «Безгә тулай торак җитәкчесе берни хакында да хәбәр итмәгән иде бит», – дим боларга. Тегеләр исә миңа мыскыллы карадылар да, баштарак сорарга иде, дип, үз юлларында булдылар. Шуннан мин, башымны аска иеп, бүлмәгә кереп киттем һәм моның ахыры ни белән бетәр икән дип көтә башладым. Озак көтәргә туры килмәде. Берничә атнадан миңа дәүләтнеке булмаган пенсия фондында теркәлүем һәм хезмәт хакымның бер өлеше шунда күчеп барганлыгы хакында хәбәр килеп төште. Менә сиңа мә! Булачак пенсия акчасын бары тик дәүләткә генә күчерәм дип йөргән җиремнән нәрсәгә әйләнде дә куйды. Иң кызыгы шунда, мин күчерелгән шәхси пенсия фондының Казанда, Татарстанда кабул итү бүлеге юк, гомумән, ул Мәскәү астындагы ниндидер бер кечкенә шәһәрдә урнашкан булып чыкты. Шуннан мин яңадан Дәүләт пенсия фондына күчерелү артыннан йөри башладым. Ә дөресен әйтми генә мине күчереп куйган бәндәләргә хәтерем калды. Соңыннан белешкән идем, аларга, үз оешмаларына бер кеше күчергән өчен, йөз сум акча бирәләр икән. Болар шулай, кешене алдап-йолдап булса да, акча эшләп йөриләр инде. Кыскасы, йөз сум өчен күрәләтә алдыйлар, сизми дә каласың. Шуннан әлеге шәхси пенсия фондына нинди ышаныч булсын ди?! Ә дөреслектә аларны, шулай алдап, минем рөхсәттән башка гына үз фондларына күчергән өчен, судка бирергә кирәктер.

 

Кем ота, кем оттыра...

 

Шәхси пенсия фондына күчеп, яңадан дәүләтнекенә кайтыйм дисәң, шактый озак юл үтәргә туры килә икән. Башта РФ Дәүләт пенсия фондының җирле идарәсенә мөрәҗәгать итеп гариза язасың. Ни өчен шәхси фондка күчүеңнең сәбәбен дә сорарга мөмкиннәр. Минем кебекләр бу сорауга тиз генә җавап бирә алмас инде. Аннары Дәүләт пенсия фонды гаризаны тикшерә. Ә ул арада теге дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән ничек тә булса элемтәгә кереп, үзеңнең яңадан дәүләткә күчүеңне хәбәр итәсең. Минем очракта шәхси фондтан килгән хатта телефоннары күрсәтелгән иде, шалтыратып алар белән килешергә туры килде. Телефоннары булмаса, каян табар идем икән үзләрен. Шуннан ике ай көткәннән соң миңа яңадан Дәүләт пенсия фондына күчтегез дигән хәбәр килеп төште. Әмма күңел урыныннан купкан иде инде. Болай тегендә-монда күчеп йөрүемнең киләчәктә тискәре йогынтысы була күрмәсен дип борчылам. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының эшчәнлеге «НПРФ турында»гы 75 нче Федераль закон нигезендә контрольдә тотыла анысы. Бу хезмәт пенсиясенең туплана бара торган өлеше закон белән саклана дигән сүз. Әмма шәхси оешмаларның ничек шулай күпләп үрчүләрен һәм нигә кирәк булуларын берәү дә аңлатып бирә алмый. Әллә РФ Дәүләт пенсия фонды үз эшен эшләп өлгерә алмыймы, әллә дөньякүләм кризистан соң аерым эшкуарларга эш кирәк булдымы? Ничек кенә булмасын, минемчә, бу буталчыклыктан гади халык отмый, оттыра гына сыман.

 

Акчагызны дәүләт саклый

 

Россия җәмгыяте хезмәт пенсиясенең тупланып бара торган өлешенең законсыз юллар белән генә дәүләт фондыннан шәхси кулларга күчә баруына шактый борчылып яши. Күп вакыт булачак пенсиясен билгесез бер фондка күчереп куюларын кеше үзе белми дә кала бит. Күчерелүнең болай башкарылуы, әлбәттә, дөрес түгел. Ә закон нигезендә бу гамәл ничек башкарылырга тиеш соң?

 

РФ Дәүләт пенсия фондының ТРдагы төбәк бүлегенең инвестицияләү һәм оештыру бүлеге җитәкчесе Вадим Силин бер әңгәмәдә болай ди: «Кеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчәргә теләгән очракта иң беренче итеп шул оешма белән килешү төзи, аннары 31 декабрьгә кадәр Дәүләт пенсия фондының үз җирлегендәге бүлекчәсенә барып, аннан чыгу хакында гариза яза. Шуннан киләсе елның 31 мартына кадәр сезнең тупланган акчалар шәхси фондка күчә. Аннары инде акчаларыгызны шул фонд инвестицияли, исәбен алып бара һәм пенсиягә чыккач, сезгә түли башлый. Әлбәттә, кешенең рөхсәтеннән башка гына аның акчаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчереп куярга берәүнең дә хакы юк. Бу эш административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әмма нинди генә очракта да сезнең акчалар дәүләт тарафыннан яклана, шуңа артык борчылмагыз. Кеше үзенең булачак пенсия акчасын бер фондтан икенчесенә үзе теләгән кадәр күчерә ала, монда чикләүләр юк», – дип җавап биргән иде. Әмма шулай да ил буйлап халык акчасын контрольсез рәвештә теләсә кая күчереп йөртүләре борчу тудыра. Шуңа да өегезгә килеп документларыгызны тикшерергә йә берәр оешмага керергә чакырсалар, риза булмагыз. Килүчеләрнең документларын сорагыз, аларны кем җибәрүе белән кызыксыныгыз.

 

Пенсияне дәүләт түләми башлармы?

 

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларындагы җәнҗаллар турында еш ишетергә туры килә. Илнең төп пенсия «копилка»сы булган – Россия Пенсия фондына проблемалардан чыгарга, аның дефицитын капларга бюджеттан акча биреп дәүләт ярдәм итсә, шәхси фондларның банкротлыкка чыкмыйча саклануына беркем дә йөз процент гарантия бирми. Әле шәхси пенсия фондларының халыкка пенсия түли башлаганы юк. Бүгенгә алар бары тик кешеләрдән акча җыю белән генә шөгыльләнә. 2022 елларга (хезмәт хакының пенсиягә дигән туплам өлешен беренчеләрдән булып шәхси фондларга күчерүчеләр шушы елда ялга чыга) пенсия түли башласалар, аларның күбесе банкротлыкка чыгарга мөмкин. Шәхси фондлар булачак пенсияләрне югары процентлар белән кире кайтарырга вәгъдә итеп кешеләрне үзләренә чакыра, әмма алар ни өчендер инфляция хакында бер сүз дә әйтми. Инфляция аркасында ул процентларның бернинди дә файда китермәве мөмкин. Шулай булса да Россиядә ел саен шәхси фондларга күчүчеләр саны 2 тапкырга артып бара. Узган ике елда гына да россиялеләр үзләренең пенсия өчен дип җыела торган 11 миллиард сум акчаларын шәхси пенсия фондларына күчергән. Быел бу сан 50 миллиардка җитәр дип көтелә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының милли ассоциациясе рәисе Константин Угрюмов 2020 елга Россия халкының 60 проценты булачак пенсия акчасын шәхси фондларга күчерәчәк дип белдерә.

 

Сораштыру:

 

Сез хезмәт пенсиягезнең тупланып бара торган өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырыр идегезме?

 

Искәндәр, укытучы:

 

– Мин беренче мөмкинлек булу белән акчаларымны шәхси фондка күчердем. Аларда процентлар күпкә зуррак, ә акчалар юкка чыгачак дип курыкмыйм, чөнки ике төрле фондта да акчаларның саклануын дәүләт гарантияли.

 

Илсөя, журналист:

 

– Безнең өйгә дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан атнага бер киләләр хәзер. Килгән саен үз фондларын мактап туя алмыйлар, паспорт, пенсия иминиятләштерү таныклыгын сорыйлар. Мин моңа бик каршы. Кайбер күршеләр шуларның бертуктамый килеп йөрүләреннән туеп, шәхси фондка күчтеләр инде. Минемчә, бу дөрес түгел. Әйбәт нәрсә булса, өйгә килеп тәкъдим итеп йөрмәсләр иде, үзебез чират торып күчәр идек.

 

Ринат, студент:

 

– Мин ярты ставкага эшләп йөргән оешмада миннән сорамыйча да күчереп куйганнар. Хәзер булачак пенсиямнең тупланып бара торган өлеше шәхси кулларда. Эшкә баргач, ул фондның исемен сорарга кирәк әле.

Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы