|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2024 Язмыш
«Кабат кияүгә чыкмам, дигән идем»Әнисез калган ике баланы үзенеке итеп яратып үстергән, әле тагын өч балага гомер биргән Халисә Галимҗанова матур картлык кичерә. Кадер-хөрмәттә яшәвен ятимнәрне әниле итүнең әҗередер, ди ул. Саба районының Явлаштау авылында яшәүче Халисә апа оныклар гына түгел, аларның балаларын да сөю бәхетенә ирешкән. – Язмышым әнинеке төсле булды минем. Ул да – ике ятим балага әни булган кеше. Бер дә аны кабатлармын дип уйламаган идем, – дип искә ала Халисә апа. – Беренче ирем белән торып китә алмадык. Башка бер дә кияүгә чыкмам, дип яшәдем. Әти ягыннан туганыбыз Әлфия апа үлеп киткәч, ике баласы әнисез калды. Кечкенәсенә нибары җиде көн иде. Ул сабыйны хастаханәдә 3 ай дәваладылар әле. Әмин абыегыз яныма үзе килде. «Балаларны ятим итмик, чык», – диде. Ул елап үтенде, мин ризалаштым. Халисә апаны иренең әти-әнисе дә бик яратып кабул итә. Берәү дә авыр сүз әйтми. Үзе дә иркә хатын булмый. Хәер, аңа вакыты да калмый. Тормышны ире белән бергә тигез тарталар. – Эштән курыкмадык. Ирем белән бергә фермада эшләдек. Мин сыер саудым. Кайчак ул өйгә иртәрәк кайтыр иде. Сыер савучының эше бетми инде аның. Ул чакта бөтен эшне кул белән башкарасы. Саламын саласы, астын җыештырасы, көянтә-чиләк белән әчеткесен ташыйсы бар. Бервакыт бармагым шеште. Аны кистеләр. Җиңел булмады инде, – ди Халисә апа. Ир белән хатын бер-берсен яратып гомер итәләр. Әмин абый Халисәсен артыграк та ярата әле. – Ничә ел бергә гомер итеп, ник бер авыр сүз әйтсен. Тырнак белән чирткәне булмады. Мин дә ирне җайлап яшәргә өйрәндем, – ди Халисә апа. – Бервакыт Әмин эштән иртәрәк кайта да мине өйдә дип уйлый. «Халисә кайда?» – дип, әнидән сорый. «Әле кайтмады бит», – дигәненә, «Ул булса, өйдә кояш чыгар иде», – ди. Әни шуны миңа сөйләгән иде. Ирем белән 30 еллап бергә яшәдек. Кыска гомерле булды ул. 60 яшендә инсульттан үлеп китте. Өч көн хастаханәдә ятты да ташлап китте. Бик еладым, иремне югалту авыр булды. Иң олы уллары Илһамы моннан өч ел элек вафат булган. Ул да әтисе кебек инсульт кичергән. Илгизәрләре авылда яши. Илфир – Казанда, Гөлчәчәк – Кукмарада. – Илшатым белән бергә торабыз. Инде хәзер балаларның балалары башлы-күзле булып бетте. Төп йорттагы киленем Рәзинә дә каенана булды. Оныгым өйләнде. Кечкенә киленебез Алия дә безнең белән тора. Берүземә ике киленем бар, – ди Халисә апа. – Бик рәхәт гомер итәбез. Кечкенә киленемә кадәр: «Әби, барасы җирең юкмы?» – дип кенә тора. Бөтен балам үзенә чакыра. Инде оныкларым кунактан кунакка гына йөртә. Картлыгымда бу кадәр кадерле булырмын дип уйламаган да идем. Ярый Әмингә кияүгә чыкканмын, дим. Әнә, күпме балам бар. Барысы да бертигез, барысын да яратам. Тормышны яратып яшәргә кирәк. Мин нинди генә хәлдә булсам да елмайдым. Сабыр итә белдем, тәкәббер булмадым. Пар канатлы чакларыгызның кадерен белегез. Икәү бергә яшәү – бәхет ул. Әнием бик акыллы, сабыр кеше иде. Ул мине: «Таш белән атканга аш белән ат», – дип өйрәтте. Баштарак аңламый идем, яши-яши яхшылык эшләргә кирәк икәнен төшендем. Әнинең «Тун киярсең – тузар, рәхмәт барсын да узар» дигән сүзе гомер бу озата барды. Шөкер, рәхмәткә күмелеп яшим.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|