|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2024 Җәмгыять
«Хәзер үзебезнең хәлдән генә килми»: 12 яшьлек Зәринә Шәймәрдановага ярдәм кирәкКазанда яшәүче 12 яшьлек Зәринә Шәймәрданова ярдәм өмет итә. Көтмәгәндә килеп чыккан авырудан котылу өчен балага кыйммәтле укол ясарга кирәк. Аның да яшьтәшләре кебек йөгерәсе, уйныйсы, укыйсы – яшисе килә. – Моннан 3 ел элек кызыма манту ясаттык. Әнә шул урын төзәлмәде, – дип искә ала Зәринәнең әнисе Алия. – Бетәр инде дип көттек. Табибларга күрсәттек. Әмма берәү дә төгәл диагноз куя алмады. Ниһаять, 2022 елның гыйнварында операция ясаттык. Тик балам озак савыкты. Баксаң, кулының сөягенә зыян килеп, мускуллары бозыла башлаган икән. Яман чир булырга мөмкин, дип тә куркыттылар. Шөкер, андый шигебез расланмады. Зәринә белән әле дә психологлар эшли. Аның да дуслары кебек уйныйсы, йөгерәсе килә. Ике ел өйдә укыганнан соң, кабат мәктәпкә кайткан. Физкультура дәресләрен ярата икән. Әмма бераз гына йөгерә, уйный башласа, йөрәге каты тибә, кан басымы күтәрелә. Әти-әнисе аерылышуны да авыр кичергән ул. – Кызымның кулына бик кыйммәтле уколлар ясап торырга кирәк. Без ике елдан артык үзебез тырыштык. Булдыра алмагач, ярдәм сорап, хәйрия фондларына да барып караган идек. Тик булышучы табылмады. Әле ярый туганнарыбыз, алар кебек якын күршеләребез бар. Кызыма ярдәм итәм дип, кредит та алдык. Ике ай саен 150 мең сумлык укол ясатырга кирәк. Инде хәзер үзебезнең хәлдән генә килми, – ди Алия. Зәринә әнисе һәм әбисе белән яши. Әбисе Розалия апа да бик борчыла. Газетадан шалтыратканыбызны белгәч, авыр чакта булышкан һәркемгә рәхмәт әйтте ул. – Күптән түгел ирем үлеп китте. Хәсрәтебез зур булды. Оныгым өчен дә бик борчылабыз. Кечкенә баланың интеккәнен күрү бик авыр. Үзе сабыр булырга, түзәргә тырыша, – ди Розалия апа. Зәринәгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, әнисе Алия Рөстәм кызы Шәймәрданованың 89871857105 телефон номеры 2204 2401 2675 7246номерлы ОЗОН банкы картасына беркетелгән. Булышырга теләүчеләр әбисе Розалияга 89172594368 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|