|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2011 Җәмгыять
Нурия апа эте, тараканнары белән чүп арасында яшиБеркөнне редакциябезгә ике хатын килеп керде. Дөрес, берсе ишек төбеннән ары узмады. Сумкаларны саклыйм, дип, ике зур гына биштәре янында басып калды. Икенчесе исә озак кына үзенең проблемасын сөйләргә тырышты, ярдәм итүебезне үтенде. Күпме генә тырышсам да, бу хатынның чын йөзен ача алмадым мин, карап торышка әхлаксыз тормыш алып бара дип тә әйтеп булмый үзе турында. Дөрес, киенү рәвешләре, төс-кыяфәтенә, аннан килгән бик хуш булмаган искә (зинһар, үзе гафу итсен) башкача уйлап та булмый. Хәер, тормышта ниләр булмас... Гайбәтенә төшмим, барысын да ничек бар, шулай сөйлим. Нурия апа Мостафина 1958 елгы икән. Тумышы белән Түбән Новгород өлкәсендәге Камка авылыннан. Башта Нурия апа Чаллыга күченгән булса, аннары Казан Авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергәч, башкалага килә. Фатирны алыш-биреш рәвешендә алдым, дип сөйли ул. Хәзер аз метражлы саналган Молодежная урамындагы 20 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирында гомер итә. Академияне тәмамламыйча, бу өлкәне үзенеке түгел икәнен аңлап, Нурия апа Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем, ди. Бу сүзләренә ышанмаган да булыр идем. Һәр галимәне белеп, декан урынбасарларын исемләп сөйләшкәч, ялганламыйдыр дип уйладым. Дөрес, университетны да тәмамлый алмаган ул. Хәзер әнә яңадан читтән торып булса да укырга керәсе иде, дип хыялланып йөри.
«Мин мафия корбаны. 1981 елда Казанга күченеп килгәч, йортта сәер хәлләр күзәтелә башлады. Күршеләрдәге фатирларны сатып бетерделәр. Хәзер анда вакытлыча фатирга кереп торалар. Барысы да мафия кешеләре. Бары дүрт кенә фатир калды. Бер күршемдә – исерек, икенчесендә наркоман яши», – дип зарлана Нурия апа. Үзе әйтүенчә, наркоман дигәне аңа йортка керергә тели, ә теге исереге көчләргә дә маташкан. «Кыскасы, көн-төн тынычлык юк миңа, ишек төбемдә саклыйлар, яныйлар, куркыталар», – дип уфтана ул.
Фатирларны үз кулларына законсыз рәвештә яулаучы төркемнәр турында ишеткән бар анысы. Алар, гадәттә, ялгыз, фатир өчен бурычлары күп җыелган кешеләргә «уңайлы» тәкъдим ясыйлар. Янәсе, әйдә бурычыңны түләп бетерәм, бары документка кул гына куй. Ә ул кәгазьдә йә фатирны бүләк итәм, йә мирас итеп калдырам дип язылган була. Кыскасы, фатирны үзе исеменә рәсмиләштергәч, җинаятьче йә хуҗаны куып чыгара, аннан да куркынычрагы – үтерә. Ләкин Нурия апаның очрагы башкачарак.
Баксаң, аның инде ничә еллардан бирле фатирына түләмәгәч, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 меңләп бурычы җыелган икән. «Мафия лапмаларыма кадәр кисеп чыгып китте» диюеннән чыгып, түләмәгән өчен ут челтәрен өзмәделәрме икән, дип уйлап куйдым.
Ул инде ярты еллап караңгыда фонарь белән яши икән.
– Хәзер мине судка бирделәр. Имеш, санитар таләпләрне үтәмим, – ди Нурия апа.
– Фатирыгызда шулай пычракмыни?
– Җыештырып өлгерә алмыйм мин. Менә инде 1981 елдан бирле тырышам. Ирек бирмиләр. Чүп түгәргә дә комачаулыйлар. Аптырагач, өйгә эт алдым. Алар, этне балта белән чабабыз, диделәр, шуннан тагын этләр алдым.
– Ничә эт асрыйсыз соң?
– Дүрт зур хәрби этем бар, өч нәни көчегем туды.
– Әллә өегез бик искеме? Нигә җыештырып бетереп булмый икән аны?
– Тузган шул, тузган. Тараканнар да күп хәзер миндә, җиңә алмыйм инде аларны, узган ел бик коры килде бит, үрчеделәр. Өлгерә алмыйм, ничек өлгерим соң? Этләрне ашатасы бар, ашарга табарга кирәк, берүзем бит мин, ялгызым.
– Берәр җирдә эшлисезме?
– Юк, башта базарда эшләдем, хәзер эш таба алмыйм әле.
– Ә биржага мөрәҗәгать иткәнегез юкмы?
– Иткән идем, табып булмады, менә суд приставларыннан килсәләр, мине куып чыгаралар бит инде, нишлим? – дип елап җибәрде әңгәмәдәшем.
Хатынга ни дип тә әйтергә белмәдем. «Туган якларыгызга кайтмыйсызмы соң?» – дип тә карадым. «Анда әни үлде, эш юк, авыл кечкенә, каберләр арасында нишлим, кире кайтмыйм инде», – дип, елавын дәвам итте ул.
Әлеге мәсьәлә буенча Нурия апа яшәүче йортка хезмәт күрсәтә торган Авиатөзелеш районы идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Идарә итү компаниясе юристы: «Мостафинаның бурычы бармы-юкмы икәнен әйтергә хакыбыз юк. Ләкин безнең белән конфликтка кергәне юк, без аны судка бирмәдек. Дөрес, 50 меңләп бурыч җыелгач, ут чыбыкларын өзәләр, тик менә түләмәгән өчен аны хосусыйлаштырылган фатирыннан куып чыгара алмыйлар. Ул бурычларын тагын ун ел буе да җыя ала әле. Дөрес, утсыз, сусыз яшәргә җайлашса... Күршеләре каршы килмәсә, барлык санитар таләпләргә туры килгәндә, этләр асрарга да ярый. Берсендә 30 мәче асраган кеше белән дә очрашкан идем әле», – ди юрист.
Санитар таләпләргә туры килмәгән фатир хуҗаларына инспекция органнары бары штраф салырга мөмкиннәр икән. Ни хикмәт, идарә итү компаниясенә Нурия апаның күршеләреннән дә шикаятьләр килгәне юк.
Аның каравы Авиатөзелеш районының участок милиционерлары хезмәте каршындагы терәк пунктта Нурия апа көндәлек кунак. Күршеләрдән аңа шикаять белдереп гаризалар гел килә икән монда. Нурия апа йортына еш барып йөргән участок милиционерлары аңлатуынча, хатын акылга җиңелрәк. Ул хәтта бүлмәсенә керә дә алмый, коридорда куна, диләр. Нурия апа үзе исә эсседә этләремнең хәле начарлангач, гомуми балконга чыгып йокладым, ди. Чөнки фатир чүп-чар белән тулган, анда таракан, эт, мәче, тагын әллә ниләр бар. Кыскасы, урамдагы чүплекләрдән ташыган бар нәрсә шунда. Әлбәттә инде, күршеләре аннан зарланалар. Күршеләр белән очрашсак, дип сүз башлаган идем, участок милиционерлары: «Алары бу ападан аз гына акыллырак инде», – дип җавап бирде. Хәзер Нурия апа эшкә урнашкан, бала табарга хыяллана! Фатирны кемгә булса да мирас итеп калдырырга кирәк бит!
Кем генә юк бу дөньяда... Һәркемнең үз яшәү рәвеше, үз тормышы...
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|