поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.07.2011 Бәйрәм

Бие, җырла, көрәш татар, Нижгарда сабантуе (ФОТО)

Түбән Новгород Сабан туе быел да, гадәттәгечә, шәһәрнең 1 Май исемендәге паркында узды.

Атна буе коеп яуган яңгырдан соң, көне дә искиткеч матур, кояшлы, җылы булды. Сабантуйга яше-карты килде. Аларны парк капкасыннан ук татар моңы, сату нокталары каршы алды. Түбәтәйләр, яулыклар, катем-догалар, бүтән мөселман атрибутикасы, татар дисклары сатучылар яныннан кеше бер өзелмәде.

 

 Шәһәр бәйрәменә Пильна, Кызыл Октябрь, Сергач районнары сәүдә оешмалары да килгән иде, алар күбрәк үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Сергач райпосының лозунгы: “Покупай сергачское!” Аларның сату нокталары тышкы күренешләре, ассортиментлары, сатучыларның матур униформасы белән дә аерылып торды.

 

 Үзәк сәхнә иртәдән үк тулаем үзешчәннәргә бирелгән иде. Башта украин, әрмән, яһүди, рус һәм башка милләтләр коллективлары үзләренең иҗатын күрсәттеләр. Бәйрәм “кызып” киткәч сәхнә Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна районнары һәм шәһәр татар үзешчәннәренә бирелде. Кочко-Пожар, Татар Моклокасы, Петрякс, Пашат, Куйсуы, Суыксу, Түбән Новгород үзешчәннәре тамашачыга яхшы таныш, шуңа күрә дә алар алкышларның иң кайнарларына лаек булдылар.

 

 Бәйрәмне рәсми ачу мизгеле җиткәч, сәхнәгә хөрмәтле кунакларны чакырдылар. Алар: шәһәр мэры Олег Кондрашов, Канавин районы җитәкчесе Николай Сатаев, өлкә Эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Ольга Шумакова, шәһәрнең мәдәният департаменты директоры Сергей Горин, Россия мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Татарстан республикасының Тукай районы башлыгы Васил Хазеев, Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан республикасы сәүдә вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов, “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Юнисов, “Туган як” газетасының баш редакторы Рауф Абдуллин, ОЗС депутаты Исхак Ягудин, өлкә татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, Пильна, Сергач, Спас районнары башлыклары урынбасарлары Светлана Сальникова, Рушан Идрисов, Рамил Салихҗанов һәм башкалар иде.

 

 Олег Александрович бар халыкны: “Сабантуй котлы булсын!” - дип татарча тәбрикләде һәм оештыручыларга истәлекле бүләк тапшырды. Ольга Николаевна губернатор Валерий Шанцевның сәлам сүзләрен җиткерде. “Татар халкы Идел буе халыкларының төп халкы, эшчән, югары культуралы, әхлаклы, әдәпле халык. Шәһәр һәм өлкә үсешенә керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә”, - диде ул һәм губернатор исеменнән Васил Гариповичка бүләк бирде. Татарстан кунагы да котлавын Республика президенты Рөстәм Миңнехановның сәлам хатыннан башлады. Шулай ук Гаяз хәзрәт, Дамир хәзрәт, Х.Сөләйманов, Р.Салихҗанов, М.Юнисов, А.Усманов тәбрик сүзләрен әйттеләр.

 

 Тантаналы өлештән соң сәхнәгә кабат үзешчәннәр чыкты. Бәйрәм концертын чиратлашып Эльвира Хәйретдинова белән Руслан Картошкин һәм Диана Галимова белән Руслан Закиров алып бардылар.

 

 Бәйрәм ике мәйданда гөрләде. Икенчесен, гадәттәгечә, Татарстаннан килгән артистлар биләде. Бу юлы Тукай районы сабан туебызның бизәге булды. Тукайлылар традицион сабан туе уеннары оештырдылар. “Шатлык” бию төркеме чыгышлары искиткеч иде. “Сорнай” фольклор төркеме артистлары уеннар күрсәттеләр, такмаклар әйттеләр, халык музыка коралларында уйнадылар. Җыр-бию, шаян сүз – барысы да килешле, урынлы иде. “Шатлык” халык бию төркеме кунакларны хәтта биетте дә. Ләйсән Гимаева матур җырлары белән күңел кылларын тибрәндерде. Концертны нәфис сүз остасы Алмаз Гәрәев алып барды. Мәдәни программа бигрәк күңелле булды.

 

 Көрәш мәйданы быел гадәттәгедән зуррак итеп корылган иде. Дүрт үлчәмдә дүрт дистәгә якын көрәшче катнашты. Пильна, Кызыл Октябрь, Спас районнары, Түбән Новгород көрәшчеләре аеруча актив иде. Ләкин кыргыз, таҗик, азәрбайҗан, казах егетләре дә күпләп мәрәгә чыкты. Авыр үлчәмдә нигездә нижгарлылар үзара һәм Татарстан егетләре белән бил алышты. Сабантуй батыры исемен Рамил Нуриманов яулады, икенчедә Ринат Сәбитов, өченчедә Тукай районы көрәшчесе Шәрипов Рифат булды.

 

 Бүләкләрне “Туган як” оешмасы, милли-мәдәни автономия, диния нәзарәте, Татарстан сәүдә вәкиллеге әзерләгән иде. Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнары хакимиятләре дә үз өлешләрен керттеләр. “Туган як” үзәге исеменнән һәр көрәшчегә истәлекле дипломнар да тапшырылды. Көрәшне өлкә көрәш федерациясе судьялары матур итеп алып бардылар.

 

 Бәйрәм гөрләде. Дус-ишләр, туганнар, якташлар күрешеп аралашты, күләгәдә чәйләр эчеп ял итте. Мәйданда өлкән яшьтәгеләр аеруча күп иде. Ә бала-чага төрле аттракционнарда уйнады, карусельләрдә әйләнде, поп-корн, татлы мамык белән сыйланды.

 

 Сабан туенда башка милләт вәкилләренең, аеруча Урта Азия илләреннән булганнарның күплеге игътибарны җәлеп итте – татар бәйрәмен алар да үз итте димәк.

 

 Егерме икенче Нижгар шәһәр Сабан туе җәйнең матур бер мизгеле булып истә калыр. “Бәйрәмебез күңелле үтте. Нижгарлылар гына түгел, районнар вәкилләре дә актив катнашты. Рәхмәтләремнең иң олысын шәһәр мэры Олег Кондрашовка, район башлыгы Николай Сатаевка юллыйм, аларның ярдәме белән шундый зур чараны үткәрә алдык.

 

 Татарстанның шундый зур игътибары өчен дә республиканың мәдәният министрлыгына, Бөтен-дөнья татар конгрессы җитәкчеләренә, аеруча Тукай районы делегациясенә, аның җитәкчесе Васил Хазеевка, барча артистларга зур-зур рәхмәт. Бу акцияне без Татарстанның төбәкләрдә яшәүче татарлар турында кайгыртучанлыгы дип кабул итәбез”, - диде “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе Марат Юнисов.

 

 “Сабантуй – 2011” оештыру комиссиясе рәисе Айрат Усманов та милли бәйрәмебезне хөрмәт итеп килгән кунакларга, күпсанлы сәнгать үзешчәннәренә, “Туган як” милли-мәдәни оешмасы активистларына рәхмәтле. “Түбән Новгород өлкәсе белән Татарстан республикасы арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләр елдан-ел ныгысын, дуслык, хезмәттәшлек үссен, сабан туйлары тормышыбызга ямь өстәсен”, - диде ул. Шулай булсын.

 

Якшәмбе көнне Дзержинск шәһәрендә дә сабантуй гөрләде. Татарстаннан Зеленодольск районы делегациясе зур мәдәни программа белән килгән иде. Бәйрәмдә шәһәр мэры Виктор Сотин катнашты. Сабантуй батыры исемен Дамир Юсипов (Дзержинск) яулады. Батырга кучкарны Сафаҗай авылының Киров исемендәге СПК җитәкчесе Шәмил Нуриманов бирде.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4


Н.ЖИҺАНШИНА, Р.МУСТАФИН
Туган як
№ 27 | 01.07.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»