|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2011 Дин
Рамил хәзрәт Юныс: "Үткәнгә кире кайту юк"Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләре күпме кешеләрнең кыйбласын дин юлына, мәчет тарафына юнәлдерде икән, аларның исәбен санап бетереп тә булмый торгандыр, мөгаен. Җыелган халыкның: "Эх, бүген җомга намазында Рамил хәзрәт булсын иде", – дигәннәрен еш ишетәм. Әйе, ул үзенең акыллы, тапкыр фикере, тирән белеме, төпле киңәше белән халыкка һәрвакыт якын. Аның белән теләсә нинди темага гәп куертып була. Мин – Казан Кремле музее хезмәткәре
– Рамил хәзрәт, бүген дин тотучыларга ирек дибез. Әмма соңгы елларда дин әһелләрен Гарәбстанда укып кайтучыларга һәм үзебезнең мәдрәсәләрдә белем алучыларга бүлгәләп карау башланды. Бу бүленеш ыгы-зыгы куптармасмы?
– Бөтен мөселманнарның башлыклары, зыялылар, галимнәребез мөфтияттә утыра. Бу сорауга алар төгәлрәк җавап бирерләр дип уйлыйм. Без – гади имамнар гына.
– Күптән түгел Түбән Камада чыккан "әт-Тахави" китабына уңай бәяләмә язганыгыз өчен Диния нәзарәтеннән сезнең адреска шелтә белдерделәр. Ваһһабчылар әдәбиятын пропагандалауда гаепләделәр. Бу хакта үзегез ни диярсез?
– Бу хакта башка мәгълүмат чаралары да кызыксынды. Әмма әлеге вакыйгага комментарий бирәсем килми.
– Тагын бер шикаять булса, Рамил хәзрәт имамлык таныклыгыннан коры калырга мөмкин, диделәр...
– Андый таныклык бөтенләй юк. Мин бит Казан Кремле музее хезмәткәре булып торам. Бары тик эш бирүче генә эштән куа ала.
– Соңгы вакытта авылларда дин тотучылар, өйдән-өйгә кереп, Коръәндә язылмаган ниндидер нотыклар укып йөри башлады. Гөл үстерергә ярамый, төзегән өегез өчен теге дөньяда җавап бирәсегез бар, дип хуҗабикәләрне куркыталар.
– Гөл, чәчәк, агач үстерү – матурлык, гүзәллек. Гөл үстерүгә каршы Коръәндә бер генә аять тә, хәдис тә юк. Ә өй мәсьәләсенә килгәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. с.) хәдис-шәрифе бар: "Адәм баласының дөньяви бәхете – хәерле хатын, хәерле күрше, киң йорт һәм төзек хәрәкәтләнү чарасы" (ул вакытта ат булгандыр инде, хәзер – машина). Зур йортта яшәү мөселманнарга тыелмаган. Әмма анда да чама булырга тиеш. Йортыңа киткән малың кирәгеннән артып, динеңә, көнкүрешеңә, тормышыңа зыян китерә икән, бу исраф булып санала. Димәк, харам. Ә чаманы һәр кеше үзе билгели: кереме белән дә, чыгымы белән дә. Йортның квадрат метры күпме булырга тиешлеге диндә язылмаган.
– Үлгән кешенең өчесен, җидесен үткәрергә ярамый дигән фикерләрне дин әһелләреннән күп тапкырлар ишеткән булды. Шулар аркасында гаиләләрдә гауга чыккан очраклар да аз түгел. Аларга нокта куеп буламы?
– Мин инде бу хакта ничә еллар буе сөйлим. Бу мәсьәләгә кадәр башка проблемаларыбыз да җитәрлек бит бүген. Шуңа күрә без бу мәсьәләне күтәрмәскә, артык куертмаска тырышабыз. Халыкның бу гадәтен (мин аны начар гадәт дип әйтмәс идем) тыеп яки аны күтәреп чыгу ягында да түгел. Бу хакта сөйләшеп, сугышып, вакыт үткәрүне мәгънәле гамәл дип тапмыйм. Татарлар туйларын аракы белән үткәрә, менә бу – начар гадәт. Авылда шушы ике гадәтнең кайсысы күркәмрәк? Татар авылларында исереп, сугышып, хәмер белән туй үткәрүме, әллә Коръән ашын уздырумы? Мәсьәләгә менә шул яктан якын килергә кирәк.
Чишенү хәерлерәкме, киенүме?
– Мөселман хатын-кызы нинди булырга тиеш? Әби-бабайларның үзләренә генә хас гореф-гадәтләре, башка милләтләрдән үзгә киемнәре булган. Бүген исә без күбрәк Гарәбстан үрнәгендәге киемнәрне үз итә башладык. Безнең әбиләр кап-карадан киенеп йөрмәгән бит инде...
– Чишенү хәерлерәкме, киенүме? Бүген татар хатын-кызлары чишенеп бетте ләбаса. Киенү хәерлерәк, гыйффәтлерәк, матуррак. Чишендермисе иде татар хатыннарын! Гарәбстанга карап киенәбез, ә татар хатын-кызларының 90 проценты Европага карап чишенә. Гарәпләргә карап киенгән нәфис затларыбыздан шүрлибез, аның итәк астында шартлаткыч юкмы, дип куркабыз. Ә чишенгән хатыннарның итәк астында бернәрсә булмаганын күрәбез дә тынычланабыз. Татар киемнәренә килгәндә, бүген алар көндәшлекне үти алмый. Бәяләре артык югары килеп чыга. Әбиләр-апалар яныма килеп: "Ник безнеңчә киенмиләр?" – дип сорагач: "Апа, сезнең башыгызда ник калфак түгел?"– дип сорау белән җавап бирәм. Бүген калфак кигән әби Казанда бер яки ике булырга мөмкин. Кайсыбыз хәзер калфак киеп, зәңгәр шәл бөркәнеп йөри? Юк. Төркиядән килгән киемнәрне кибетләрдән юнь бәягә генә сатып алырга мөмкин. Мөселман хатын-кызларының акчасы булмау сәбәпле, шуларны гына алып кияргә мәҗбүрләр. Мөселманнарның киеме хакында сүз кузгатабыз икән, Бауман урамына да чыгыйк әле, кибетләр өстендәге элмә такталарның ничә проценты татарча һәм күпмесе чит телдә язылган икән? Кая карый безнең Бөтендөнья Татар Конгрессы, кайда безнең депутатлар, җитәкчеләр? Бу хәл бөтен өлкәләрдә дә чагылыш таба. Хәтта таҗик, үзбәк, япон кухнялары бар, ә татар халык ашларының кайда икәнен дә белмибез. Шуңа күрә сәбәбен дин әһелләреннән генә эзләргә ярамый. Моңа бөтен халык җаваплы.
– "Мәскәү мәчетенә йөрүчеләрнең күбесен Азия һәм Кавказ халыклары вәкилләре тәшкил итә. Татарлар диннән ераграк", – дигән иде Равил хәзрәт Гайнетдин. Ә бездә хәлләр ничегрәк? Казан мәчетләренә йөрүчеләрнең ничә проценты татарлар?
– Мәскәүдә шундый тенденция, ә бездә алай ук түгел. Аллага шөкер, татар халкы мәчетләребезгә йөри. Мәскәүдә шундый вәзгыять, чөнки башкалага эшләргә килүчеләр бик күп. Татар егетләре дин турында бик уйламый. Ә үзбәк, таҗик, казах егетләре кечкенәдән гаиләдә дини тәрбия күреп үскән. Россия мәчетләренә Көньяк Кавказ якларыннан килгән мөселманнарыбызның йөрүе хак. Кызганыч, татарларның дингә мөнәсәбәте бераз сүлпәнрәк. Гәрчә Россия мәчетләрен төзүдә татарлар да катнаша.
– Православие мәдәнияте нигезләре мәктәпләрдә укытыла. Ә менә ислам дине турында балаларга белем бирерлек кадрлар җитәрлек түгел. Дини оешмаларга дин белгечләре, мөгаллимнәр әзерләү өчен дәүләттән акча бүлеп бирелмәгән. Казандагы Россия ислам университеты бу эшкә алына аламы?
– Университет югары белемле теология яки илаһият белгечләре әзерли. Мәскәүнең мәгариф министрлыгы тарафыннан теология бүлегенең аккредитациясе бар. Шунда укыган студент дәүләт дипломын ала һәм теләсә кайсы өлкәдә эшләргә мөмкин. Россия ислам университетын тәмамлап чыккан егет-кызларның урыннары мәктәпләрдә дин дәресләре укытырга ярар дип ышанып калабыз. Ә Татарстанда ислам динен укыту 2012 елдан гына гамәлгә керә башлаячак бит әле.
– Әмма аңа әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк ләбаса...
– Безнең Мәгариф министрлыгында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең белемен күтәрү институты эшләп килә. Алар тарафыннан да бу эш башкарыла. Аларга махсус дини курслар үткәрәләр. Шуңа күрә татар теле укытучыларын да бу институтта укытып чыгарачаклар.
Рамил хәзрәт лекцияләре
– Элек укытучылар: "Рамил хәзрәт лекцияләре"н мөкиббән китеп тыңлыйбыз", – диләр иде. Бүген бу курсларыгызны дәвам итәсезме?
– Укучыларның белемен күтәрү институтында шул ук курсларны алып барам. Лекцияләрне беркайчан да туктатканым булмады.
– Кол Шәриф мәчетенә халык бик күп йөри. Намаз укырга гына түгел, өшкертергә, никах укытырга да килүчеләр бар. Сездән никах укыту өчен бик озын чират тезелгән. Ничек барысына да өлгерәсез? Ни өчен никах укытырга теләүчеләр нәкъ менә Кол Шәрифне сайлый?
– Өлгерәбез. Һәр никахның үз вакыты бар, алдан язылып куялар. Ә ни өчен Кол Шәрифне сайлауларын килүчеләрнең үзләреннән сорарга кирәктер. Телевидениедә дә, радиода да, газетада да: "Без сезгә никах укыйбыз", – дигән рекламабыз юк. Ә кеше артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте инде бу. Мәчетнең матурлыгы да яшьләрне кызыксындыра, әлбәттә. Имамнарыбыз никахта егерме минутлык вәгазь сөйләргә тиеш, дигән таләп тә куйдык. Бу мәчет бусагасын атлап керүне җиңеләйтү өчен дә оештырыла. Никахлар күп үтә, дип көнләшүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Һәр никахка егерме-егерме биш кеше килә. Аларның күбесе беренче мәртәбә мәчеткә керә, ә кайсысы тәүге тапкыр вәгазь тыңлый. Бу халыкны дингә һәм мәчеткә тартуның бер алымы булып тора.
– Соңгы биш ел эчендә никах укытучыларның саны күпмегә артты? Аларның исәбен алганыгыз бармы?
– Әлбәттә, артты. Хәзер бер атнага 60-70 никах укыла. Мәчет ачылган елда биш-унлап кына иде. Бер көнгә, ким дигәндә, ун никах укыйбыз.
– Түбән Камада күп еллар имам булып тордыгыз. Анда яшәүчеләр һәрвакыт сезне сагынып искә ала. Кире кайтасыгыз килмиме, ул чакларыгызны сагынасызмы?
– Сагынам. Әнә бит мәчетнең картинасы да эленеп тора (эш өстәле янындагы стенага күрсәтә. – А.Х.). Һәр вакытның үз вәзгыяте бар. Балачакны ничек кенә яратсак та, яшь чакка бүтән кайтып булмаган кебек, үткән заманга да кире кайту мөмкин түгел инде.
– Күп кенә ата-аналар кызларын һәм улларын чит илгә укырга җибәрүгә куркыбрак карый. Сез исә олы кызыгыз Айсылуны Төркиягә укырга җибәргәнсез. Ни өчен нәкъ менә Төркияне сайлады?
– Беренчедән, Айсылу Казанның төрек лицеен тәмамлады. Төрек телен бик тә яратып укыды. Минем Төркиядә дини белем алырга теләгем бар, башка җиргә укырга керәсем килми, дигәч, мин каршы килмәдем. Үзе имтихан тапшырып, укырга керде. Быел исә икенче курсны тәмамлады.
– Татарстан мөфтиен сайлаганда "халык бәйгесе"ндә Рамил хәзрәт Юнысов иң күп тавыш җыючы кандидат иде. Үзегезнең тугры дусларыгызга ни диярсез?
– Виртуаль сайлауда катнашкан кардәшләремә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар үз күңелләрендә булган теләкләрен белдерделәр. Сайлау бит халык тарафыннан түгел, имамнар тарафыннан үткәрелә. Ә мине яраткан халыкка иң изге теләкләремне генә җиткерәсем килә.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|