|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2011 Шоу-бизнес
Зиннур: «Кайтып киләм, әткәй, яныңа...» (ФОТО)“Тормыш табышлардан гына түгел, югалтулардан да тора икән ул. Җаным сыкрый... Минем өчен иң якын кешем, киңәшчем, таянычым булган әтием бүген яныбызда юк. Урының оҗмахта булсын, әти! Без синең исемеңә тап төшермәбез!” Шушы көннәрдә Зиннурның өр-яңа альбомы чыкты. Аның тышлыгында мондый сүзләр язылган: Кадерле тамашачым! «Кайтып киләм, әткәй, яныңа...» дип исемләнгән икенче CD дискымны хозурыңа тәкъдим итәм. Беренчесен – «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» альбомын яраттыгыз. Тик, бераз вакыт үткән икән инде... Яңа хезмәтем белән көттергәнем өчен гафу... Бу альбомымны да яратып кабул итәрсез, дип өметләнәм. Җырларымны тыңлап, үзегезгә күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф таба алсагыз, җырларым белән уйландыра алсам... бик бәхетле булыр идем. Иҗатыма битараф булмаганыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм! Тик тормыш табышлардан гына түгел, югалтулардан да тора икән ул. Бүген җаным сыкрый. Минем өчен иң якын кешем, киңәшчем, таянычым булган әтием бүген яныбызда юк. Һәм бу альбомымны мин аңа –Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, 2010нчы елның 19нчы гыйнварында бу дөнья белән бик иртә хушлашкан әтием – Зиннуров Шамил Зиннур улы истәлегенә багышлыйм. Урының оҗмахта булсын, әти!!! Без синең исемеңә тап төшермәбез!
Чыганак: "Туйлар.ру"
--- |
Иң күп укылган
|