поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2011 Мәдәният

Театр мескен булырга тиеш түгел! (ФОТО)

Казанда яшәп тә, милли театрлардан, шәһәр үзәгендәге өчесеннән тыш, каланың читендәрәк – Киров районының Гладилов ур, 49 адресы буенча урнашкан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрын, оятыма, моңарчы барып күргәнем юк иде. Дөрес, театр труппасының чит сәхнәләрдә куйган спектакльләрен карап, күңелемә-рухыма шифалы җим тапканым булды.

Моннан дүрт ел элек Уильям Шекспирның “Король лир”ын тәкъдим итеп, татар дөньясында үзен югары һөнәри дәрәҗәгә ирешкән театр буларак ачык раслаган әлеге коллектив 28 июнь көнне шушы ук авторның “Укрощение строптивой” әсәре буенча “Тискәрегә – авызлык” спектакле премьерасын уйнады. Эш көне булу өстенә, театрның хезмәт һәм яшәү урыныннан ерак булуына карамастан, Шекспир булгач, хезмәттәшләребез белән барасы иттек.

 

Яшьләр театрының моннан бер гасырдан артык элек төзелгән бинада урнашканын белсәк тә, бусагадан атлап керү белән, аһ иттек: моның кадәр дә искелек, фәкыйрьлек тагын кайсы театрда бар?! Театр элгечтән башлана, дигән гыйбарә яши, ләкин биредә ул ишек төбеннән үк башлана. Агач идәннәре череп беткән, авыр әйбер күтәреп барсаң, аяклар батып китәр кебек – бик хәтәр. Тамашачы белән “әңгәмәләшү” өчен театр куйган спектакльләрнең программалары, афишалары, фотосурәтләр урнаштырылган стендларга күз салып, йөри торгач, залга узабыз. Тыштан да, эчтән дә песи битен юган кебек кенә кайчандыр косметик ремонт ясалган булган икән...

 

Җыйнак кына тамаша залы, ике яруслы балконнарына кадәр, тамашачы белән шыплап тулды – премьера бит! Халкыбызның зыялы кешеләре килгән, урта яшьләрдәгеләр бар, куанычка, яшьләр бик күп. Хуш, инде спектакль башланды. Актерларның уенына мавыгып, дөньябызны онытып карый торгач, тәнәфес җиткәнен сизми дә калганбыз. Шуның кадәр шәп уйныйлар, дөресрәге, алар шушы әсәрдә яши. Караган саен карыйсы килеп тора, яшьлек дәрте, сәхнәгә сыеша алмый, тамашачыга йога...

 

Эштән соң барганга, эчәсе килеп, буфетка сугыласы иттек. Андагы хәлне күреп, телсез калдык: иске-москы мебельне сәүдә киштәсе итеп ризык сатыла, нишлисең – фәкыйрьлектән, юклыктан инде бу. Җимеш суы алып, ачык һавада кулланыла торган пластик өстәл-урындыкка (андый мебель, театрдан битәр, сыраханәләрдә була) урнашкач, янә тирә-якка күз төште. Түшәменнән күп тапкырлар су аккан булган: сап-сары зур таплар сары болытлар хасил иткән, димәк, түшәменең тотрыклылыгы да шуның гына кадәр. Иске обойлары, менә кубам, менә төшәм, дигән кебек, ниндидер могҗиза белән әлегә эләгеп тора. Әйтсәм-әйтим, аларга көтүе белән дельфиннар төшерелгән. Яшьләр театры дигәч тә, шундый да ярадымы икәнни, бу бассейн түгел ләбаса!

 

Бәдрәф дигәннәренә, түзә алсаң, барып та йөрмә, совет чорындагы Казан автовокзалы бәдрәфе шунда килеп адашып калган икән, диделәр.

 

Йөрәкне учка тотып, хурланып, бу хәлгә ачу килеп, янә залга ашыгабыз. Тамаша башлану белән бу караңгы яклар онытылып торса да, сәхнә тынып калгач, янә шул искә төшә. Гөмбәчекләрдән биртеп беткән стеналар, саргайган түшәм... Биредә бина белән труппа, әйтерсең, икесе ике дөнья! Ә бит театр бербөтен булырга, бер-берсен тулыландырырга, ягъни тәне белән җаны берегеп яшәргә тиеш. Театрның яшәргә талпынган җанын кызганып, йөрәк әрнеде. Артистларның шундый мохиттә ничек иҗат итәр көч табуларына, спектакльләре турында зурдан кубып сөйләрлек итеп уйный алуларына гаҗәпләнми мөмкин түгел. “Король лир”ын да, “Тискәрегә – авызлык”ны да тамашачы аягүрә алкышлады, артистларның арыганын белсә дә, озаклап сәхнәдән җибәрми торды, димәк, иҗат коллективы булдыра ала, театрның җаны тибә, тамашачы шуңа күрә бу театрга килә дә. Биредәге мохит белән иҗат коллективының эше бер-берсенә капма-каршы, ак белән кара кебек контраст, ә бит ул гармониядә булырга тиеш.

 

Ләкин коры энтузиазм белән яши торган заман түгел, XXI гасыр килгәнгә дә дистә елдан артык вакыт үтеп китте ләбаса. Республиканың төрле өлкәдәге казанышлары башкаларга үрнәк итеп куела. Яшьләр күңеленә рухи азык салучы театрның шушы хәлдә җан асравы бай Татарстанны, аның башкаласы Казанны һич тә бизәрлек түгел, билгеле. Чирен яшергән – үлгән, ди халкыбыз, шуңа да бу хәлне күрмәмешкә салышып, дәшми калып булмый.

 

Яшьләр театрының үзәктән читтә урнашуы исә тамашачы өчен уңайсыз. Әйтик, мәктәп балаларын көндезге, җиткән кызларын кичке спектакльләргә шундый еракка чыгарып җибәрергә һәр ата-ана базмый да. Иҗаты белән үзенең мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә раслаган Кариев театры нишләп әле башкала үзәгеннән читтә шундый шартларда җан асрарга тиеш. Бары тик уены белән генә үзенә җәлеп иткән театр дәүләтнеке ләбаса. Дөрес, югары җитәкчелектән күтәренке күңел белән килеп, театрның мөшкел хәленә кәефе кырылып китүчеләр булган. Шундый шәп коллективны күпме сынарга була? Күңел күзең белән күреп, вазгыятьне вөҗдан бизмәненә салып үлчәү җитми биредә. Театрга үзәктән яңа бина кирәклеге көн кебек ачык, югыйсә. Яшьләребез заманча театрга йөрергә, труппа яхшы шартларда эшләргә лаек түгелме әллә? Гримерка бу димәсәләр, сарай дип уйларлык бүлмәләрдә образлар формалаша, сәхнә артында, өстән берәр нәрсә җимерелеп төшмәсен тагы, дип саклык белән генә атласаң гына исән калырлык. Артистлар һәркөн кылыч астында уйный икән монда. Идән-түшәмнәре хәтәр булу өстенә, салкыннарда җылылык бирелмәде, шул килеш уйнадык, ничек тамашачы бизеп бетмәде әле, ди артист халкы. Рухын сындырмый эшләгән коллективка рәхмәт.

 

Бу театрның сәүдәгәр Алафузовлардан калган черек куышы, иҗат коллективы белән казанган абруеннан кала, башка бернәрсәсе юк, хәтта сәхнәсенең пәрдәсе дә. Интернетта да юк ул. Сайты урынына электрон адрес кына күрсәтелә. Казанда эшләп килгән җиде театрның берсе булган Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры башкаланың туристлык порталларында да, афишалар сайтында да телгә алынган, ләкин исем-атамадан кала, берсендә бина турында язмадан тыш, берни юк. Аерым алганда, афишасы, репертуар исемлеге, хәтта театрга бару картасы, фотолары да юк (башка театрлар турында гиперссылка буенча мәгълүмат алып була). Казан кассалары сайтында, сез сайлаган учреждениедә чаралар үткәрелми, дип язылган. Менә сиңа мә! Ягъни, яшьләр “яшәгән” виртуаль дөньяда Кариев театры әле тумаган. Коллектив заманча булса да, татар профессиональ театрына юл салган “Сәйяр”ләр заманы хөкем сөрә бу театрда.

 

Татарстанда спортка, соңгы елларда мәгълүм фондка миллионнар түгел, миллиардлар җыела, республиканың, татар меценатларының шушы сәнгать йортына ярдәм итәрлеге юкмы әллә. Бар, нибары теләк кенә кирәк. Әмма театр мескен булырга тиеш түгел!

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 30.06.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»