|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2024 Ир белән хатын
24 яшьлек Уфа кызы 75 яшьлек Мәскәү профессорына кияүгә чыкканИнтернетта популяр блогер булып китү өчен кайберүәләргә яраткан эше, гаиләсе турында сөйләү һәм күрсәтү дә җитә. Мәскәүдә 75 яшьлек профессор белән никахта яшәүче 24 яшьлек Уфа кызының блогы да зур караулар җыйган. Блогында Дарья үзенең ире Олег белән гаилә тормышы турында сөйли. Ул үзен «нумеролог һәм профессор хатыны» дип йөртә. Моннан тыш, Дарья бизнес белән шөгыльләнә -җиһаз җитештерү эше белән шөгыльләнә һәм маркетплейсларда әйберләр сата. Әлеге вакытта аның блогында 15 меңгә якын язылучысы бар, ә язмалары нигездә иренә һәм ике баласына багышланган.
Дарья булачак ире Олег белән ничек танышуы турында сөйләгән. "Бу 2019 елның көзендә булды. Миңа 19 яшь. Уфадан Мәскәүгә күченгән чор иде. Беренче авансымны алгач, эштән соң «Охотный ряд» сәүдә үзәгенә кердем һәм анда бер сату ноктасында кирәк-ярак алырга тукталдым. Миннән алда булачак ирем Олег перчаткалар сатып алып тора иде. Без сөйләшеп киттек һәм якыннанрак таныштык. 70 яшь иде аңа ул вакытта", - дип язган Дарья мәхәббәт тарихы турында.
Аннан алар ресторанда очрашырга килешкәннәр. Ләкин Дарья очрашу алдыннан кире уйлаган, чөнки Олег телефон аша сөйләшкәндә кызга өйләнергә җыенмавын әйткән булган. - Болай гына аның белән вакыт уздырасым килмәде, никахсыз яшәргә дә риза түгел идем. Мин әни янына Башкортстанга кайтып киттем, шуннан соң без бүтән очрашмадык. Ләкин телефоннан еш сөйләшеп тордык. Берникадәр вакыттан соң мин аның җитди карарга килгәнен аңладым", - дип язган Дарья. - Мин аның янына Мәскәүгә 2020 елның10 февралендә бардым, ә ул инде миңа 20 мартта үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Ул миннән 51 яшькә өлкәнрәк. Мондый зур яшь аермасы да безнең мәхәббәткә киртә булмады. Безнең сөйләшер сүзләр, темалар бетми. Бер-беребездән башка яши алмаганны шундук аңладык", - дигән ул. Бүгенке көндә яшь гаилә ике ул үстерә. Алар 1,8 яшь аерма белән бер-бер артлы туганнар.
Бүгенге көндә гаилә вакытлыча аерым яши: Дарья балалары белән Башкортстанда, ә Олег -Мәскәүдә. Алар айга бер тапкыр күрешәләр. Хатынның сүзләренчә, Олег яшь балалар яратмый икән, елаган тавышларына чыдый алмагач, алар кайтып киткәннәр.
Чыганак: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|