|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2024 Шоу-бизнес
Сиринә Зәйнетдинова 10 елдан соң кабат ире белән кавышу тарихын сөйләде (ВИДЕО)ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруының яңа герое Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова ире белән 10 елдан соң кавышу тарихын сөйләде. Җырчы бу кавышуга төп сәбәпче булып кызлары Ильвинаны саный. Әти-әнисенең кабат кавышуын кызлары Ильвина бик яхшы кабул иткән. "Әти-әни булганда тәрбияләү дөресрәк, Минем әйткән сүзләр генә, бәлки, җитеп тә бетмәгәндер, чөнки кыз балага әти кирәк", - дип сөйләде җырчы.
Сиринә сүзләренчә, үткән вакыйгаларның шулай килеп чыкканына ул үпкә сакламый. Бүгенге Сиринә Зәйнетдинова да, сынаулар аша ясалган, көчле җырчы, хатын-кыз дип саный ул.
--- |
Иң күп укылган
|