|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2024 Мәдәният
![]() Камал театры оркестры Мәскәүдәге гастрольләрен тәмамладыГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестры Мәскәүдәге гастрольләрен тәмамлады. Оркестр П.И.Чайковский исемендәге консерваториянең кече залында «Көнчыгыш концерты» программасын тәкъдим итте. «Узган концертны тарихи концерт булды дип саныйбыз. Бу татар театры оркестры тарихында мондый мәйданчыкта узган беренче вакыйга – татар композиторларыннан торган җитди программалы соло концерты. Без классик композиторларның әсәрләрен читләтеп үтә алмадык, чөнки Петр Ильич Чайковский исемендәге [Мәскәү] консерватория сәхнәсендә уйнадык. Оркестр музыкантларының югары дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш идек», - дип белдергән «Татар-информ»га Данияр Соколов. Концерт программасында татар академик музыкасы классигы Рөстәм Яхинның әсәрләре яңгырады, фортепианода Зәлфәт Фәхразиев уйнады. Шулай ук Михаил Плетнев оркестры белән бергә баян өчен «Татарская рапсодия» (баянчы — Сәйдәш Фәхразиев) һәм Людвиг ван Бетховенның 3нче симфониясе башкарылды. Соколов үзе билгеләп үткәнчә, оркестр киләчәктә дә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта даими нигездә татар музыкасы концертлары уздырырга планлаштыра.
--- |
Иң күп укылган
|