|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2024 Хәвеф-хәтәр
Авария урынында ук һәлак булганнарБүген Актаныш районында М7 трассасының 1161нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Volkswagen йөртүчесе юл чатында «Юл бирегез» билгесе таләбен игътибарсыз калдырган һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Актаныш районы прокуратурасы тикшерүне контрольгә алды, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|