|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2024 Җәмгыять
Яшен суккач исән калган турист «теге дөньяда» нәрсәләр күргәнен сөйләгәнСамарадан 32 яшьлек Павел Смирновны Грузиядә, Батуми шәһәрендә диңгез буенда ял иткәндә яшен суккан, дип хәбәр иткән идек. Павел яшен сукканнан соң ни кичерүе турында сөйләгән. «Беренчесе – мин теге башында яктылык булган туннель күрдем. Биеп торасың һәм 1 секундтан – егыласың. Бөтен эчең тәмугтагы кебек яна, сулавы кыен, аяк-кул эшләми. Бераз гына яшим дә буылып яки янып үләм дип уйладым. Бөтен эчем янды», – дип сөйләгән Павел. Аыңна килгәч, ул үзен инвалид калган дип уйлаган – чөнки тәнен тоймаган. «Егетләр, яшен сукты сине, дигәч, бетәм дип уйладым. Аяк-кулны тоймадым. Бер кулны бераз гына селкетә алдым. Бөтен тән сызлый, эчәкләр авырта. Шулай аз гына яшәп калдым, дип уйладым», – дип искә алган ул. – Егетләр миңа иелгән дә сораша, ә мин «селкенә алмыйм» дип кенә әйтәм. Берсе минем янган майканы сүндерде. Кроссовка өзгәләнгән иде. Шортыларны ерткалап ташлаган күк», – дип сөйләгән ул SHOT каналына. Медиклар, Смирновны 1-2 көннән чыгарачакбыз, дигәннәр. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|