поиск новостей
Көн мәзәге
  • Хатынны ничек чыгарыннан чыгарырга: икәүләшеп диетага утырасыз, сез ябыгасыз, ә ул – юк.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Июнь
  • Миргазиз Укмасый (1884-1948) - язучы
  • Алёна Кәримова - шагыйрә
  • Айдар Вәлиев - баянчы
  • Роза Хәлиуллина (1931-2014) - шагыйрә
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
13.09.2024 Шоу-бизнес

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Бөтенләй башка кеше булып кайттым”

Татар кызы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстандагы «Ovoz» («Голос») проектында катнашып тамашачыларны тагын бер кат моңлы тавышы белән шаккатырды. Ул дөньякүләмендә танылган үзбәк җырчысы Севара Назархан командасына эләгеп, бәйгенең ярымфиналына кадәр үтте.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры да «Голос» проектының иң-иңнәр исемлегендә дөньякүләм рейтингта ике тапкыр үз урынын алды. Татар халык җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнде. Сәйдә белән күрешкәч, бу хакта сөйләшеп алдык.
 
– Бу проектта катнашырга әнием тәкъдим итте. Ул социаль челтәрләрдә утырганда, «Ovoz»ның рекламасын күреп алган. Үзбәкстанда «Голос» беренче тапкыр үткәрелде. Башта жюри әгъзалары белән танышып алырга булдым. Алар арасында Севара Назархан булуы куандырды. Мин аның иҗатын күптән күзәтәм, бик яратам. Гаризалар тутырып җибәрдем. Оештыручылар үзләре татарча җырларга тәкъдим итте. Әлбәттә, мин бик шат идем. Бу яктан Үзбәкстан проектында катнашу Россиянеке белән чагыштырганда җиңелрәк булды. Хәтта өченче турда Севара үзе танылган Канада җырчысы Селин Дионның җырын татар, үзбәк, инглиз телләрендә башкарырга тәкъдим итте. Без махсус шушы җырга аранжировка ясау өчен Алмаз Әсхәдуллинны Үзбәкстанга чакыртып, курай тавышларын яздырдык. Бу чыгышым проектта иң истә калган һәм күңелемә ятканнарның берсе. 

– Бу проекттан соң иҗатка карашларың үзгәрдеме?
– Мин бөтенләй башка кеше булып кайттым. Остазым Севараның эшен күзәтеп, сокландым. Ул һәрберебез белән аерым эшләргә вакыт тапты. Аның үз сүзе, үз фикер бар. Севара һәр чыгышны үзе контрольдә тотты. Миңа бу эш алымнары бик ошады, бу – өлге. «Ovoz»га кадәр иҗатта эксперементлар ясарга курка идем. Севара безгә кат-кат: “Миңа җырга кавер кирәк түгел. Мин һәрвакыт яңа башкаруга, яңгырашка шат. Җырны башкача ача аласыз икән, рәхим итегез”, - диде. Шул сүзләрдән соң, бу проекттан соң кыюлыгым артты. Чит ил җырына да татар моңын кертә алдык бит. 

– Соңгы елларда Россиянең “Голос” проектында бәхәсләр чыкты. Имеш, җиңү дөрес түгел. Бу яктан Үзбәкстанда бәйге гадел булдымы?
– Россиядә узучы “Голос” проектының беренче еллары бик гадел үтте, соңгы елларда гына нәрсәдер үзгәрде бугай. «Ovoz»ның ярымфиналында барысын да тавыш бирү хәл итте. Ә тавышларны бары Үзбәкстан номерларыннан гына кабул иттеләр, шуңа күрә мин махсус Үзбәкстанда иң популяр җырларның берсе “Онытма мине”гә клип төшереп ротациягә җирле телевидениега, радиога бирдем. Үзбәкстан тамашачысы бик нык җан ата дип әйтә алам. Барлык тавыш биргән кешеләргә рәхмәтлемен. Тавыш бирүнең дә үз сәяси нечкәлекләре булды инде. Әмма иң мөһиме – проектта катнаша алуыма, татар җырын дөньякүләм таныта алуыма шатмын. Бу үзе зур җиңү.

– Сәйдә, хәзер синең иҗатыңа игътибар аеруча зур. “Йолдызлык чире”ннән саклану өчен нәрсә эшлисең?
– Белмим, мин андый чорны күптән үттем кебек инде. Аллаһка шөкер, “йолдызлык чире” белән авырганым булмады. Уңышка ирешүем, минем шәхси җиңүем генә түгел, мөмкинлектән файдаланып тагын бер кат әти-әниемә, якыннарыма зур рәхмәт әйтәсем килә. 

– Дусларың күпме?
– Танышлар күп инде, әмма якын дусларым өчәү генә. Гомумән, якын дуслар күп булмый дип уйлыйм.

– Уку, чыгышлар, яңа проектлар... Шәхси тормышка, ялга вакытың каламы?
– Мин ял итәргә дә тырышам. «Ovoz» апрельдә үк башланды. Бер ай Казанга кайтмыйча торырга да туры килде. Казанымны бик сагындым. Ә Үзбәкстанда буш вакытым булганда бераз ял итәр өчен массажга йөрдем. Бу, чыннан да, арудан бераз булыша.

– Димәк, сине татар дискотекаларында күреп булмый?
– Миңа ул кызык та түгел. Өйдә бер үзем генә рәхәтләнеп музыка кушып бии алам. Тынычлыкның кадерен беләм. Фильм, сериаллар карарга яратам.

– Шәхси тормышың белән кызыксынучылар да күп. Әлегә син үзеңне күбрәк иҗатка багышлыйсыңмы?
– Элек танышырга теләп рус һәм татар егетләре генә яза иде. «Ovoz» проектыннан соң, бик күп сораулар үзбәк телендә килә. Иҗатымны күзәтүче аудитория артты, шуңа күрә ике ил тамашачысы өчен дә эшлисе килә. Тиздән үзем өчен яңа стильдә үзбәк телендә җыр чыгарачакмын. Үзбәкстанда яшьләр эстрада җырларын яратып тыңлыйлар, шуңа күрә мин дә үземне сынап карарга булдым. Тиз, бии торган җыр булачак. Шулай ук проект катнашучылары белән дә дуэт яздырасым бар. 

– Димәк, шәхси тормышка күз йомып торасың?
– Әлегә проектларым, иҗатым өстендә эшлим. 6 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында концерт оештырырга планлаштырабыз. «Ovoz»да катнашучыларны да чакырып, Үзбәкстан һәм Татарстан арасында тыгыз элемтәләрне күрсәтәсем килә.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы