поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
13.09.2024 Шоу-бизнес

Рөстәм Асаев: «Үз кызыма әйтә алам, кеше баласында минем эшем юк»

Беркем белән дә бәхәскә кермәгән эстрада җырчыларын хәзер бармак белән санарлыктыр. Аларның берсе – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев. Бер күрешкәч, җәһәт кенә әңгәмә кордык.

– Сез чын интеллигент инде, Рөстәм абый.
– Мондый югары бәя биргәнең өчен рәхмәт. Артист – итәгатьле, тәрбияле булырга тиеш. Бу сәхнәгә генә түгел, гадәти тормышка да кагыла. Җырчы бераз булса да, халыкны тәрбияләргә дә тиеш бит.

– Хәзер җырчылар пиар ясау белән дә шөгыльләнә. Сезнең караш нинди?
– Кемгәдер ул кирәктер инде. Табигатьтән сәләт бирелмәсә... Шулай да булган әйберне матур итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Гөлназ кызым гел әйтә: “Әти синең күпме мәгълүмат, күрсәтер эшләрең бар”, – ди. Мин социаль челтәрләрне куллана белмимдер. Намазга баскач, карашлар да үзгәрде. Хәзер аңа күңелем бөтенләй ятмый. Үземне әллә нинди йолдыз дип беркайчан санамадым. Җырлау – ул хезмәтем. 
 
– Элек гади тамашачы артистларның шәхси тормышы турында белмәгән диярлек. Ә хәзер барысы да ачык...
Сүзебезгә Рифат Фәттахов кушылып: 
– Рәшит Ваһапов концерттан соң һәм концертка кадәр халык белән аралашуны тыйган. Халык артистны бер җирдә генә – сәхнәдә күрергә тиеш дигән
Рөстәм Асаев дәвам итә: 
– Менә бит! Бөтен әйберне күрсәтсәң кызыгы да калмыйдыр. Бәлки, артык шәхси тормышны күрсәтеп без халыкны бозганбыздыр да. Рөстәм Асаев шундый матур җыр башкарды дигән хәбәр – кызык түгел. Ә Рөстәм Асаев урам буенча шортик киеп узып бара дисәң... Миңа пиар кызык түгел. Кемгәдер ул килешәдер. Менә миңа  килешми. 

– Сез сәхнәгә дә гел костюмнан гына чыгасыз бит.
– Мин сәхнәгә күлмәк белән генә чыга алмыйм, мәсәлән. Костюмын да киям. Бу – этикетның нигезләре. Безгә ул кагыйдәләр югары уку йортыннан сеңеп калды. Мин дә авылда комбайнда эшләгән малай идем, үз өстемдә эшләп, остазларның киңәшен тыңлап үзгәрдем. Әгәр кием сиңа уңайлы түгел икән, сәхнәдә ул һичшиксез сизеләчәк. Җырны да ачып салу кыен булачак. Кием уңайлы да, матур да, җырчыга килешеп тә торырга тиеш.

– Гөлназның сәхнәгә киеп чыккан киемнәре турында нәрсә уйлыйсыз?
– Кайвакыт Гөлназ да ачык киемнәр кия. “Кызым, сине милли бизәкләр белән эшләнгән күлмәкләрдә күрәсем килә”, – дип әйтәм. Кайвакыт үпкәлидер дә, әмма аңа гел дөресен әйтеп килдем. Әти булгач, үз кызыма фикеремне җиткерә алам, кеше баласында минем эшем юк. Хәзер бик матур күлмәкләр тектереп була бит. Ачык киемнәрне бик хупламыйм. 
 
– Намазга бастыгызмы әллә?
– Әйе, Аллаһка шөкер. Апрель аеннан биш вакыт намазны калдырмаска тырышам.
 
– Бу хакта бик сөйләмисез дә бугай?
– Дин – ул һәркемнең шәхси эше. Аның турында артык сөйләргә кирәкмидер.

– Нәрсә этәрде?
– Күңелем белән һәрвакыт ышанып йөрдем, әлбәттә. Әби дә дин юлында иде. Без бит 90нчы ел балалары, ул вакытта дини тәрбия, үзегез беләсез, башка төрле иде. Иң мөһиме һәркемнең күңелендә иман нуры яшәсен.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы