поиск новостей
  • 06.10 "Мәйдан" каналы тәкъдим итә! "Музыкаль тәнәфес" концерты. 6 октябрь, 17:00. Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәге
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 04 Октябрь
  • Рәмис Аймәт - шагыйрь
  • Ленар Шәех - шагыйрь
  • Айгөл Бәдретдинова - журналист
  • Илгиз Минһаҗев (1939-2011) - көрәшче
  • Айгөл Хәернасова - җырчы
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
  • Тандем янында урнашкан 2 булмэле фатирга, узебез белэн торырга, 1 тэртипле татар кызы эзлибез. 89534004384 Ильсия.
  • Продаётся мясо бычка 1кг 500 рублей,Мензелинский район,с.Деуково Тел.89270437436
  • Казанда ркб тирэсеннэн снимать итэргэ бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын !!!тел:89196978895
  • Хэерле коннэр! Срочно гостинка или квартира студия снимать итэм. Вахитовский, Советский районнан метро тирэсеннэн. Тел. 89870673548 Тэртипле кыз эшли, 25 яшь.
  • Ике татар егетенә торырга 1 бүлмүле квартира кирәк иде, Совет районында булса, яхшырак булыр иде. 89093080784
  • Порядочный студент подселиться в комнату / квартиру в московском или ново Савино районе 89172687955. Писать на ватсап.
Архив
 
12.09.2024 Шоу-бизнес

Ринат Рахматуллин: “Хатыным белән яшь аермабыз 25 елдан артык булса да, җилбәзәк дип уйламагыз”

Җырчының арка кашырга да вакыты юк чак. Иртәдән кичкә җитәрлек мәшәкате дә, рәхәте дә бергә – минем дә бәхетем, ниһаять, түгәрәк, дип сөенә.

– Урак өстеннән дә болайрак – концертларыма әзерләнәм. Ике көн рәттән була ул. Бер айдан кимрәк вакыт калды, барысына да өлгерәсе. Быелгы программа – үземнең тормыш китабы. Мине тамашачы төрле яклап күрәчәк: уңышларымны да, әниемә кайгы итеп китергән борчуларымны да, бәхетле һәм бәхетсез мизгелләрем дә сүрәтләнәчәк. Нәрсәләр күргән мин, нинди юллардан үткән...

– Димәк, беренче хатыныгыз белән яшәгән елларыгыз да сәхнәгә “менәчәк”?
 
– Менәчәк. Ләкин ничек итеп бирелер ул, анысын уйлап җиткермәдем әле менә. Ничек кенә булмасын, мине әти тәхетенә менгезгән, кызлы иткән еллар ул – гомеремнең байтак өлеше. Аны ничек итеп кисеп калдырасың ди? Кызларымны да сәхнәдә күрә алачаксыз.

– Тормыш китабыгызның яңа битләрен дә ачарсыз бит? Икенче хатыныгызны да күрәсебез килә.
 
– Ә сез ничек уйлыйсыз? Бу концертка аның да зур өлеше керә бит. Һәр чыгышны аның белән куябыз. Лилиям белән бергә яши башлавыбызга икенче ел китте, һәр чыгышымда сәхнә артында борчылып ул басып тора. Терәк миңа Лилия, моңа кадәр җаныма җитмәгән наз да, өйдәге гаилә учагын сүндермичә саклый белүче иң якын кешем дә. Ничек яшәгәнмен соң мин синсез, дим үзенә дә.
 
– Кайсы як кияве син, Ринат?
 
– Байлар Сабасының үзендә туып-үскән кызга өйләндем. Яшь аермабыз 25 елдан артык булса да җилбәзәк дип уйламагыз. Киресенчә, бик төпле ул, спортчы! Хатыным йөзү буенча Россия чемпионы! Спорт остасы. Дөресен әйткәндә, спортның берничә төре белән шөгыльләнгән. Төз ата. Бүләкләре бик күп, андагы кубок, медаль.

– Лилия белән кайда яшисез?
 
– Казанда. Буа районының Түбән Наратбаш авылындагы өйне дә ташламыйбыз, әле менә кичә генә кайтып килдек. Өйне гел карап торабыз, кирәк җирен төзекләндерәбез, ишегалдын, бакчаксын тәртипкә тырышабыз. Кайткан арада гына әллә ниләр эшли алмасак та каралган өй барыбер икенче.

– Лилия авылга кайткач, ниләр эшләргә ярата соң?
 
– Бигрәк тә мине ярата ул, мине! Төрмәдә утырганда атна саен күтәренеп, “свидание”гә” бер ул килә иде бичара. Мине күргәч бер елый, кайтып киткәндә тагын үкси. Көтеп алды бит! Тормышымның иң авыр чагында терәк булды миңа. Куркып та калмады, кеше сүзенә дә исе китмәде. Мин чыккач, минем белән эшләргә дә ризалашты – администраторым хәзер ул.

– Әти-әнисе, туганнары ничек кабул иттеләр соң? Кияү дигәне беренчедән җырчы, икенчедән “тарих”лы.
 
– Әби-бабайсы, әти-әнисе мине яраткан киявебез дип кенә йөртәләр. Кайчан кайтып кермә ачык йөз, тәмле сый, урын түрдән  миңа.
 
– Хатының бәбигә узып куйса?
 
– Бәби алып кайтырга без күптән әзер! Тырышачакбыз да, дияр идем әле. Нигез тоткасына бала бик тә кирәк.

– Ринат, тормышыңны белгәнгә дә шушы сүземне әйтәм – син бу бәхеткә гомерең буе лаек идең. Иминлек, тату тормыш сезгә!
 
Чынлыкта, каты куллы ханым кирәк тә иде үзенә. Соңгы елларда бер нәрсәгә модага кереп килә – җырчылар спортчы кызларга өйләнә! Гаеп итмим, бик тә матур күренеш.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе