|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2024 Шоу-бизнес
Илгиз Абдракипов: «Өйләнгәнче улымнан рөхсәт сорадым»Хатыны — җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булып 8 ел узгач, Илгиз Әбдрәкыйпов өйләнде. — Ничек тормышлар, Илгиз?
— Аллага шөкер, күңелем тыныч, кәефем шәп хәзер. Менә ишегалдында гаиләмә пылау пешереп йөрим.
— Балалар нихәл?
— Олы улым Кәримгә 13 яшь. Өйләнгәнче аннан рөхсәт сорадым. “Әти, ялгыз яши алмыйсың. Лия апа бик әйбәт, миңа ошый, өйлән”, — диде. Кызым Камиләгә 8 яшь. Кызганыч, ул урын өстендә, тумыштан церебраль паралич белән авырый. Дарусыз тора алмый. Телевизордан Вәсилә җырлаганны күрсә, шатланып, “әннә”, ди. Аңа караучы ялладым. Уфада барыбыз бергә үз йортыбызда яшибез.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|