поиск новостей
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июнь
  • Әминә Сафиуллина (1925-2015) - диктор
  • Альберт Сафин (1948-1991) - язучы
  • Марсель Миңнуллин - табиб
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
10.09.2024 Шоу-бизнес

“Бәхет теләгез безгә”: Дилбәр Фәиз кияүгә чыга!

Тәкъдим ясаганнар үзенә. Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.

Чын хәлме соң бу, әллә шаяртасызмы, дип шалтыраткач, Дилбәр, гадәттәгечә көлә-көлә: “Чын, чын! Чындыр инде, бөтен кеше котлый бит”, – дип җавап бирде. Лилия Хәмитованың аягы җиңел булган, димәк...
 
– Айдар башта Сәгыйт Гыйбашевның “Йолдызлар бик күп, бик күп санасаң...” җырын җырлады да, Дилбәргә сүзем бар, диде. Бөтен кунаклар тынып калды. Яныма килеп, Дилбәр, миңа кияүгә чыгасыңмы, дип әйтүе булды, бөтен кеше “Ооооо!” – дип дәррәү күтәрелеп кул чабарга, сызгырырга тотынды. Риза дип әйткәнемне дә сизми калдым. Без аның белән бер-беребезне бик күптәннән беләбез. Лилия Хәмитова, мин, Айдар – шактый гына вакыт өчәү концертлар да куеп йөрдек. Ул гел минем янәшәмдә инде, моңа кадәр бөтен эшне бергә эшләдек. Кибет ачтым – ярдәм итте, Константиновкада йорт сатып алдым – кирәк чакта булышты. 

– Ә кибетегез бүген ни хәлдә?
– Яптым мин аны. Ялган товар килеп керде дә, шактый проблемалар тудырды. Хәзер үкенәм, ябасым да калмаган икән, дим. Кибетнең бер ягында хәләл казылыклар, ә икенче ягында мөселман киемнәре сата идек. Кибет ачу уе юк түгел, ләкин башка товар белән сәүдә итәргә исәп. 

– Тәкъдим ясау турында сөйләгез әле, Дилбәр. Кинәт кенә эшләнгән эшме, үзегез көттегезме?
– Юк. “Ашарга дип кенә килгән идем, бәтәч!” – дидем. Беренче сүзем, мин исәррерәк бит инде, эчемдәге тышымда. Икенче сүзем итеп, абау, ничек өйләнергә булдың соң, дип сорадым әле. Сәгате җиткәндер инде диде дә, алтын йөзек бүләк итте. Ярар, мәйтәм, эчемнән генә, бушка киерткәндә кияргә кирәк, бушка йөзекне көн саен бүләк итмиләр (көлә). 

– Айдарга ничә яшь соң?
– Аңа 50 яшь тулды. Миңа да шул тирә, ну әз генә олырак.  

– Яшь егетне эләктергәнсез, бәрәкалла! Айдар кайсы як егете?
– Азнакайныкы. Әтисе 54 яшендә үлеп киткән, гаиләдә ике бала үскәннәр, апасы бар. Әнисе, шөкер, исән-сау! Барысы да мәҗлестә иделәр. Әнисе Дилә ханым, бик акыллы, сабыр ханым. “Бу шатлыклы көнне мин бик күптәннән көттем”, – дип сөенде. Без концертлар белән йөргәндә гел аларга кайтып куна идек бит. Алар да мине беләләр. Айдар бер мәртәбә дә өйләнмәгән егет. Аның язмышы бик катлаулы. 18 яшенә кадәр сау-сәламәт үсеп, бер мизгелгә нидер була – урынга ята. Аяклары йөрми башлый. Бик каты авырый. Хастаханәдә аңа табиблар, беркайчан да аякка басмаячаксың, сине үлем көтә, дип күзенә туры карап әйтәләр. Аның белән бер чорда шул ук авырудан интеккән кешеләр барысы да гүр ияләре, бер Айдар гына исән, ди әнисе дә. Фотоларын караганым бар иде кайткач, бик матур егет була ул. Алар им-томчыларга да, табибларга да күп йөриләр.  Әнисе ярдәме белән, яңадан үз-үзен йөрергә өйрәткән, үз көче белән үзен үзе дәваланган, ике куллап яшәргә береккән кеше ул Айдар. Элек ит тә ашамаган, катгый диетада торган. Хәзер итләр ашый инде, шөкер. Аякка басып, Казан янында җир кишәрлеге алып, үзе йорт салып чыкты, шоу-бизнеста үз юлын булдырды. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова кебек күп кенә җырчыларга билетлар эшли, көйләр яза. Тормышы җитеш, акчасы да, малы да. Шул бәхетен тулы итәргә янында мин генә җитмәгәнмен инде менә.
 
Никах көне әлегә билгеләнмәгән. Әмма ике якның да туганнары бу шатлыклы хәлдән хәбәрдәр. 
– Кызым Акйолдыз Төркиядә яши. Февраль аенда киткәннәр иде, олы оныгым укырга керде, шуннан соң кайтканнары юк. Юлда аңа шалтыратып әйттем. Үзе көлә, үзе мине котлый, сөенә, балакаем. Әнием Илүзә олы инде – 84 яшендә, минем белән тора. Әйткәч, ул да хуплады. Кызым да, әнием дә Айдарны беләләр, гел килеп, булышып йөри иде дим бит. Аллаһыга тапшырдык инде, бәхет теләгез безгә!  
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы