поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ярату авыр түгел. Яратырга лаеклы кешене табу авыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
09.09.2024 Шоу-бизнес

“Хәзер дә елап йөрим, җаным елый”: Винарис хатынын сәхнәдән төшермәкче...

Ялган хәбәр түгел, чын. Вакытлыча да түгел, озакка! Чөнки бер ел элек гаилә корган парлы җырчыларыбыз Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет тормышында зур үзгәрешләр көтелә.

Лилиягә зур йөк!
Лилиякәйгә ире башка өметләр багълый – администраторлык эшенә кодалый. Тик сәхнә вакытына керешми генә, дип вәгъдәли әлегә вәгъдәләвен. Кем белә бит. Яшьләре дә ел артыннан ел өсти, сәхнә эшчәнлеге дә зур көч сорый, гастрольләрдә дә күпме йөрелгән, олыгаймыш көннең дә тотрыклылыгын уйларга кирәк, ди Лилия. Җырчылар хаклы: саллы бизнеска керешү – иң кулае. Ләкин моның өчен зур тәвәккәллек кирәк. Хәер, тәвәккәллек дигәне Винариста ташып тора. Рестораны урнашкан бинаның аскы каты – 600 квадрат метр мәйданны арендалап, кибет ачарга ниятләгән. 
– Гаилә дусларыбыз белән уртак бизнесыбыз ул. Үзебез дә ябык кешеләр түгел, матур кием табу җанга тигән борчу. Шунлыктан махсус олы гәүдәлеләр өчен ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре сатарга булдык. Спорт костюмнарына, кроссовкаларга өстенлек бирәбез. Брендлы киемнәребез дә күп булачак. Арабызда төрле хәлле кешеләр бар, әлбәттә, бәясе артык кыйммәт булмаган киемнәр дә сатачакбыз. Әлегә ду килеп кибет әмәллибез, киемнәрне үтүклибез, элгечләргә эләбез, аның эше... – ди Лилия ханым.
 
Моңа кадәр әлеге бинада төнге клуб булган. Барысын да сүтеп җыйгандай итеп төзекләндергәннәр – стеналарын кирпеченә кадәр кырып, штукатурлаганнар, буяганнар, матурлаганнар. Инде көне-төне киемнәр белән кайнашалар. Кибетне 10 сентябрьгә ачарга планлаштырсалар да, өлгермәгәннәр, 15енә дип фаразлыйлар. 
– Ачылган көнне зур бәйрәм көтелә. Артистлар киләбез, диләр. Һәммәсе дә киемнәрне кием күрсәтәчәкләр. Беренче атнада бөтен киемгә дә 20 процент ташлама ясаячакбыз, – ди Лилия ханым. 

Уртак малны кем җыя?
– Уртак малны эт тә җыймас, дигәннәр, Лилия. Ә сез, гаилә дуслары белән зур акчалар хисабына уртак бизнеска керешкәнсез.
– Куркып торсаң, берни эшләргә ярамый. Ә без менә бөтен куркуларны артка куеп, дүрт куллап эшкә керештек. Алдан ук сөйләшеп куйдык, эш барышында нинди генә хәл килеп чыкса да әрепләшмәскә, ачуланышмаска вәгъдә иттек.

– Берәр эшкә керешсә, ир белән хатын 100 мәртәбә ачуланышып бетә, гадәттә. Винарис белән сүзгә киләсезме?
– Талашмыйбыз. Ләкин фикер алышабыз инде. Монысын ничек итик, тегесен ничек эшлик икән дип гел баш катырабыз. Ансыз булмый. Мин Винариска шаккатам, зур рискка бара торган, уңган, бик булган кеше. Миңа күп нәрсәгә аннан өйрәнергә кирәк әле. Сату эшенә җебек мин, ләкин үзәгемдә сәләт юк түгел, аны үстерергә кирәк. Әнием гомере буе сату эшендә эшләде, димәк миңа да кан белән күпмедер күчкән, тик шытым бирмәгән, дим. Ә Винариста “хватка” көчле инде. Ул гел безнең янда әлегә, брендларны да яхшы чамалый, зәвыгы да бар. Гел өйрәтә, контрольли. Башта көн саен кибеттә сезнең белән эшлим, аннары үзегезгә генә калдырам, тартып барачаксыз, тырышачаксыз, ди. Мине шул администратор итәм, ди инде. Ничекләр итеп башкарырмын, бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Кибет ачу уен эш түгел. Киемне каешы, сумкасы, брошкасына кадәр туры китерәсе, – ди Лилия ханым. 

Өйләре бушап калган...
Әнисе тирләп-пешеп кибет эше белән кайнашканда, улы Әмир үз вазыйфасында. Ул быел Арча көллиятен тәмамлап, программистлык дипломы алды. Сүз дә юк, шул юнәлештә югары белем кирәк. Әмир дә башкалага килде, энергетика университетына укырга кергән. Арчадагы өйләре бушап калган...
– Ишегенә йозак элеп чыгып китүе бик авыр булды. Елый-елый бикләдем. Хәзер дә елап йөрим, җаным елый. Ләкин нишлисең инде, өйне саклап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Улыма укырга кирәк, минем дә тормышым Казанда, ирем белән яшисем килә. Ялларга кайтып йөрербез. Ни дисәң утырткан яшелчәләремне дә алмаган әле, помидорларым да сабагында. Күршедә генә әнинең бертуганы – Альберт абый гаиләсе белән яши, өйгә алар күз-колак. Үзем кайткач, әз-әзләп барысын да җыеп киләм болай. Әмирләр октябрь аен дистанцион укыячаклар, Арчага кайтып торам, диде. 

– Ул үз фатирында яшиме? Әллә сезнең беләнме?
– Әтисе алып биргән фатир бар. Аны без сатарга куйдык. Әтисе шулай теләде. Яңа йорттан икенче фатир алып бирәм, ди. Хәерле булсын! Шунлыктан Әмир әлегә безнең белән яши. Барыбыз да бер түбә астында. 

– Соңгы көннәрдә эшегез бик күп. Бер түбә астында яшәп тә күрешергә җаегыз юктыр кебек.
– Әле бит кибетчеләр дә эзлибез. Бер сменага кимендә 3 кибетче кирәк, бик зур кибет ул.  Бер көн эшләп ике көн ял итсеннәр дисәк, беләсезме әле тагын никадәр кеше эзлисе. Бүгенге көндә ике кибетчебез бар. Аларны да бит урамнан алып булмый. Киемнәр брендын да белсеннәр, зәвыкләре дә, түземлекләре дә булсын, елмаеп сөйләшсеннәр, дигәндәй. Кыскасы, безнең хәлләр хәл бүген, эшебез баштан ашкан, – ди Лилия.
 
Кибетне барып күрербез. Ни саталар, кемнәр сата – сөйләрбез. 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы