|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2024 Киңәш-табыш
Бәрәңге казыганда җибәрә торган төп хатаТатарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева белән әңгәмәдән өзек. Ул бәрәңге казыганда җибәрә торган төп хатаны да билгеләп үткән. — Күпләр орлыкны бәрәңге бакчасында ук аерып җыя, шундук базга сала. Аны ничек сакларга? — Орлык кына түгел, гомумән, бәрәңге яхшы саклансын өчен, сабагын чапкач, ким дигәндә бер атна көтәргә. Аннары гына казый башларга. Болай эшләгәндә кабыгы ныгый. Җыйганда яхшылап карарга, черекләре эләкмәсен. Базны алдан әзерләү, яхшылап җилләтү мөһим. Суыклар башланганчы, баз капкачын япмаска кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|