поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.06.2011 Җәмгыять

"Савым" дигән салым, яки Теләп алдану турында

Бер һәвәскәр умартачы белән булган сөйләшү һаман истә. "Кортлар җәй буе тырышып җыйган бар балның күбрәк өлеше кешеләргә киткәнен, үзләренә бары җан асрарлык һәм "эшкә чыгарлык" кына калып барганын, ягъни "савылганнарын" төгәл белсәләр, безне – кешеләрне йә күптән чагып үтереп бетерерләр, яисә балны бик аз, үзләренә җитәрлек кенә җыярлар иде", – дигән иде ул.

"Ярый әле белмиләр, мескеннәр. Бал корты бит җәйге озын көннең бер генә минутын да тик тормый нектар җыя-җыя да, шушы дөньяда барысы өч атна гомер яшәп, канатлары тузып, үлеп тә китә. Бездән дә шул бал корты, бер бөҗәк ясадылар инде, валлаһи, эшлибез-эшлибез дә, бер ял, рәхәт күрми, җан тәслим кылып та куябыз".

 

Провинциаль капитализм

 

Кортлар – кортлар инде. Ни дисәң дә, белмичә алданалар. Ә менә илдәге күпчелек белеп тә, шул умартачы әйтмешли, бө­җәкләр хәлендә түгелме?

 

Башта аз гына математика. Соңгы елларда шулай көйләнеп китте, бездәге халыкның 90 проценты калган 10 процент типтереп гомер сөрсен, балда-майда йөзсен өчен яши һәм эшли. Алар, типтерүче азчылык, без эшләгәннең 60-70-80 процентын (урынына, кешесенә карап), кыенсынмый, артык оялмый гына үзләренеке итеп кесәләренә салып торалар. Бу – Европада моннан 100, 150 ел элек булган, алар әллә кайчан оныткан капитализмга туры килүче саннар. Димәк, Россиядәге гавам, аның аңы әле дә XIX гасырда кала. Күңелсез, хәтта өметсез нәтиҗә...

 

Бар булган бәла ахрысы шунда – уртакул гади россияле мондый хурлыклы талауны, караңгылыкны, "аутсайдерлыкны" үзенчә сизсә дә, аның сәбәп­ләрен уйлап, бәяләп мәшәкатьләнми. Эшендә үзе­нең күбрәк файда китергәнен аз-маз чамалый ул, тик сорыкортларны да туендырам бит әле, дип артык баш катырырга яратмый. Учына кергән 10 меңгә сөенеп, булганына шө­кер дип, кесәсенә бер ярты тыгып өенә кайтып китә. Кесәдәге авызга эләккәч дөнья гүпчем түгәрәкләнә. Ә тегеләр – олигархик капитализмның илне тулаем каплап алган мәңге туймас структуралары, чиновниклар; ЖКХ, энергетиклар, элем­тәчеләр кебек монополистлар һәм дә эреле-ваклы яңа байлар алай гына шөкерана кыла белми. Аларга һаман да аз, һаман җитми. Алар да унтугызынчы гасыр кешеләре шул...

 

Капитализмның иң шәф­катьсезе, иң азгыны кайда дип сорасалар, ул – провинциядә дию дөрес булыр иде, мөгаен. Белмичә әйтмим – шәхси эшкуарларда (дәүләтнеке булган предприятиеләрдә чүтеки дә тын алырга була әле) хезмәттә булганнар белән аралашырга туры килгәләп тора. Зур шәһәр булмасак та, бездә ул "шәхси"ләрнең берничәсе шактый киң җәелеп һәм бик баеп китте. Чөнки кечкенә калаларда андыйларга эшченең кәҗә маен чыгару җиңелрәк: бердән – һәрчак югары калып килгән эшсезлек, икенчедән – биредәге халыкның кирәгеннән артык юашлыгы. Шул сәбәпле провинциаль "бароннар", җирле олигархлар – барысы да мәш­һүр "савымчылар". Халыктан алар бау ишәләр һәм һич ая­мыйча тиресен каезлыйлар. Үзләре, табигый, симерә торалар.

 

"Орекс" дигән зур шәхси предприятиедә эшләүче Илсур дигән ир-егет сөйли: "Эшем тоташ командировкалардан тора, кызым да мине күрми үсеп бетте инде. Хәзер Самара өлкә­сендә җыю-монтаж эшләре белән мәшгульбез. Нефтьчеләр заказын үтибез. Эш тәртибе шундыйрак. Атнасына алты көн буе 12 сәгатьлек эш. Як­шәмбе генә төштән соң ял. Өч атна шулай тир түккәннән соң ике көнгә гаилә янына кайтып күренергә рөхсәт итәләр". Шушындый кешене туздыра, баса, сәламәтлеген ала торган читтәге эш өчен җәмгысы 30 мең сум тирәсе хезмәт хакы икән. Ә кая китәсең, ди танышым. Ошамый икән – сине беркем дә тотмый, яхшырак урын тап кына, диләр. Сорыйсы килә: кайда соң ул законнар, хезмәт кодексы, кеше хокуклары, башкасы? Алар кайдадыр кәгазьдә язылганнардыр. Тик биредә алар юк! Ә коллык элементлары бар. Менә шундый провинциаль капитализм. Әллә феодализммы? Провинциаль калалар, ни әйтсәң дә, авыллардан, колхозлардан бер генә баскычка югарырак торалар. Ә авыл кешесенең чарасызлыгы... Аны­сы – инде үзе аерым һәм тагын да авыррак тема... Гомумән, мондый изү башкаладан ерагайган саен берничә, хәтта дистәләрчә тапкыр артырга мөмкин. Ә тормыш дәрәҗәсе пропорциональ рә­вештә кими.

 

Әйе, акыртып, савалар безне. Россия кешесен гасырына, чорына карамый, гомере буе рәхәт­ләнеп һәм бик теләп ­каезлыйлар. Гомер-гомергә тупас файдаланалар, системалы талыйлар. Ерак гасырлардан аерма шунда: "сөте" бетеп, җелеге тәмам суырылгач, исән калса, аңа мескен пенсия тоттыралар хәзер. Тик Россиядә пенсия яшенә җитү – әлегә зур бәхет. Ир-атларның күбесенә ул тәтеми дә.

 

Артып торучы "сөт" һәм "яңа савымчылар"

 

Идеаль җәмгыятьләр юктыр анысы. "Саву", башкалар хисабына яшәү, алай ук зур булмаган рәсми салымнар өстенә астан гына алынучы ясаклар, төрле рента, процентлар кайда да азмы-күпме бар инде ул. Тик бар хикмәт савылучыларның юашлыгына, наданлыгына турыдан-туры бәйле булган "савым" күләмендә бит. "Савымчы"ның аппетитында, намусында (әгәр дә ки ул булса). Тик кризис дип аталган чорда да уңган миллиардерларыбыз байлыкларын ике тапкыр арттырып куйгач нинди намус була инде ул? Биредә сүз караңгы провинция турында гына түгел бит. Ил күләмендә диярлек "савым" ике тапкыр арткан, ә теге калдык-постык намус шул күләм­дә кимегән (ягъни соңгы чиктәге намуссызлыкка әй­ләнгән) булмыймы?

 

Ә без һаман разый. Белеп тә. Шулай булырга тиештер инде, дип яшибез. Әйе, ач тормыйбыз әле. Алда "салам-печән" бар бит. Шәрә дә йөрмибез. Нигә шауларга, ризасызлык күрсәтергә? Аратага куелган мүкләк сыер кебек, күши-күши, ботларны аерып куеп саудыртып торгач, "сөт" ике тапкыр да, өч тапкыр да артырга мөмкин. Биредәге гавамның хроник чирләре – мескенлек, ваемсызлык, беркатлылык, пассивлык, куркаклык чабуыбыздан каты итеп тотып тора шул безнең. Һәм тиз генә җибәрмәс тә...

 

Стабильләшкән һәм рәс­ми­ләшкән ошбу саву шулай ирекле-мәҗбүри рәвештә бара да бара инде. Совет чорының соңгы 20-30 елы шактый гадел күренсә дә, анда да безне кычкыртып саудылар. Ил кесәсен (шәхси кесә түгеллеге күпмедер юаныч, әлбәттә) ул чорда да шәп калынайттык без. Ил өчен дип, социалистик ватан, аның иминлеге, бөеклеге өчен дип армый-талмый хезмәт куйдык. Соңыннан белдек: ­совет кешесе эшләгән һәр ­сумның 20 тиене генә аңа түләнеп киленгән икән. Калганы танклар, хәрби самолетлар төзүгә, спутниклар очыруга, социализм ягына каерган булып кыланган Азия, Африка, Латин Америкасы илләрен күтәрүгә, соцлагерь дип аталган "дуслар"ны туендыруга китеп торган.

 

Кыргый капитализм килгәч "савым планы" бермә-бер артты. Чөнки гомуми культураның, кешелеклелек сыйфатларының тагын да түбәнгәрәк тәгәрәве бөтенләй нәтиҗәсез, кемгәдер бер файдасыз була алмый. Каршылык юк, үзебезнең үк хәер-фатиха, ризалык белән хокукларны тәмам бетерә язып, вазыйфаларны (ятларны ныграк туендырырга дигәнен дә), киресенчә, кү­бәйттеләр. Шул сәбәпле теге "уңган"нардан тыш әле башка төр һәм бик тә мәгънәсез "яңа савымчылар" да барлыкка килде. Болар, әлбәттә, чиновниклар – төрле "от­кат"­­чылар, "административ рента" осталары. Чит ил басмалары язуынча, Россиядә коррупцион әйләнеш тулаем эчке про­дуктның (ВВПның) яртысына якынлашкан. Тик әлеге кавемгә барыбер. Каның белән бергә савып китәргә мөмкин­нәр. Аларның "савым аппаратлары" арада иң камиле дә әле.

 

Гыйбадлар һәм караклар ватаны

 

"Савымсыз" яки гадел "савымлы" берәр өлкә бар микән бу илдә? Юктыр! "Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк, утырып еласаң да юк!" Башка төр "савымнар"га күчеп карыйк. Соңгы ун елда коммуналь хезмәтләргә түләү 10 тапкыр арткан. Азык-төлеккә бәяләр – 400 процентка. Болары да гади халык "йотып җибәргән" саннар. Яңарак кы­на кабаттан бензин бәяләре күтәрелде. "Савымчылар", ин­де ничәнче кат, үзара сөйлә­шеп-килешәләр дә халыкны янә бераз "кыркып" алырга булалар. Ә нигә әле "кырыкмаска"? Хакимият дәшми, орышса да, байларны яратып кына орыша ул.

 

Инфляция дә, әйткәнебезчә, савым. Банклар, алар биргән 20 процентлы кредитлар да, ипотека дигәне дә савым. Чыда гына. Савым һәм алдау. Теләп һәм теләмичә. Ярый әле алдаучылар азрак та, без күп. Киресенчә булса нишләр идек?

 

Финанс пирамидаларын искә төшерик. Бу да бит күпчелек теләп алдану. Нәрсә ул финанс пирамидасы? Санаулы гына дип әйтерлек кешегә исем өчен, сүз чыксын өчен генә зур процентлар түләп, аннары җи­ңел килгәнне яратучы йөз тапкыр күбрәк кешедән акча җыю һәм капылт кына юкка чыгу. Акча дигәнне эшләп, тир түгеп тә алып булмый, бәлки шул рәвешчә, һавадан эләктереп булыр, дигән кавем тагын ярык тагарак янында кала. Ә өлешләп төзелеш алып бару дигән булып, афера оештырып, акча җыеп качучылар...

 

Мондый чамасыз һәм теләп "савылу" Россиягә генә хас милли бер үзенчәлек, ахрысы. Әллә безнең халык яшәп-яшәп тә җитлекми, һаман сабыйлыкта калып килә? Үзеңне яклый, ихтирам итә бел­мәүне, барын да өстән көтүне ничек башкача аңлатырга? Гадилек, бар нәрсәгә ышану, беркатлылык өлгермәгән, тәҗри­бәсез җан иясенә – сабыйга гына килешә бит. Сабыйны алдамыйлар, файдаланмыйлар, аны бары тик яраталар гына. Әмма, өлкәнәеп тә, балалыктан вакытында чыга алмыйсың икән – үзеңә үпкәлә. Төп башына менеп кунаклавыңны көт тә тор. Гыйбадлар һәм караклар ватаны бу!


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 118 | 28.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»