поиск новостей
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
Архив
 
06.09.2024 Җәмгыять

Үлем йорты. Казандагы картлар йортын тикшергәндә коточкыч вакыйгалар ачыклана

Казанның Совет районы судында Щербаково бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен шәхси пансионат хуҗасы Чулпан Мифтаховага чикләү чарасы билгеләделәр. 40 яшьлек ханым 1 ай һәм 15 көн дәвамында сак астында калачак.

Тикшерү эше дәвам итә. Казан читендәге Щербаково бистәсендә булган хәлләр турында бөтен республика шаулый.

Прокуратура, Тикшерү комитеты, полиция вәкилләре биредә урнашкан шәхси пансионатны тикшергәндә медицина ярдәме таләп ителгән 22 пенсионер, шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызның мәете табыла. Әлеге пансионатта сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге затлар һәм инвалидлар яшәгән. Хокук сакчылары берьюлы дүрт маддә буенча җинаять эше кузгатты («ваемсызлык», «ялган документлар белән эш итү», «иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү», «мошенниклык»). Картлар йортында яшәүче кайбер әби-бабайларның милкен әлеге бина вәкилләре үзләренә күчергән дигән шик тә бар.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, бу ысул белән йөзләгән миллион сум акча үзләштерелгән. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алды.

Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, бу пансионатта ике дистәдән артык кеше җан биргән булырга мөмкин. Кичә пансионат хуҗабикәсе – 40 яшьлек Чулпан Мифтахованы судка алып килделәр. Тикшерүчеләрнең гаепләүләренә җавап итеп, Чулпан Мифтахова картлардан файдаланып акча эшләмәве, ә киресенчә, аларны битараф туган-тумачаларыннан, үлемнән коткарып калуын әйтте.

– Минем бернинди явыз ниятем юк иде. Биш ел эшләдем. Хәтта рекламам да булмады. Барысы да «сарафан радиосы» аркылы эшләнде. Әйе, янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән кимчелекләр һәм башкасы бар иде, – диде гаепләнүче ханым суд залында. – Барысы да бу эш белән мине үз файдам өчен шөгыльләнгән дип уйлый. Нинди файда? Мин авылда яшим. Дүрт баламнан кала минем нәрсәм бар? Мин алар белән калырга теләр идем. Алар бит акылдан шашачак. Мин өй арестын сорыйм.

Чулпан Мифтахова әйтүенчә, пансионатта барысы да начар булса, аңа кешеләрне китермәсләр иде. Адвокаты басым ясап әйткәнчә, Мифтахованың җинаятькә бернинди дә катнашы юк. Өстәвенә ул – гаиләсен туендыручы, дүрт кечкенә бала анасы. Чулпан Мифтахованы 1,5 айга кулга алдылар. Казандагы бер нотариус ярдәмчесе һәм тәҗрибәле психиатрны өй сагы астына алу турында карар чыгардылар. Акча да юк, әби дә Әлеге вакыйганың башы полициягә Казанда яшәүче бер ханымның мөрәҗәгать итүеннән башлана.

Ул әбисенең аерым яшәгәнен, әмма аңа сиделка ярдәм иткәнен сөйли. Узган елның көзендә исә сиделка телефонга җавап бирми башлый, оныкны фатирга кертми. Имеш, әбисе беркемне дә күрергә теләми. Ничек кенә тырышса да, онык әбисен күрә алмый. Сүз уңаеннан, әбинең 150 миллион сумлык байлыгы була. Быел оныгы бер фатирның сатылганын, ә соңрак әбинең үлгәнен белеп ала. Фатирны башта сиделка исеменә яздырганнар, аннары сатып җибәргәннәр.

Телгә алынган пансионатта җан биргән әбинең коммерция белән бәйле булган күчемсез милеген (кайбер мәгълүматларга караганда, бәясе 100 миллион сум тәшкил итә) аңа ярдәм итәргә тиешле кешенең әнисенә яздыралар. Хокук сакчылары әлеге вакыйгага катнашы булырга мөмкин нотариуслар, табиблар, морг хезмәткәрләре һәм юристларны тикшерә.

Фото: Татар-информ

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.09.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы