поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
06.09.2024 Җәмгыять

Аллаһы Тәгалә могҗизалары

Кабыгында Аллаһ дип язылган йомырка, помидор, бәрәңге фотоларына әледән-әле тап булабыз һәм мондый хикмәтләр турында еш ишетәбез. Моны безгә Аллаһы Тәгаләнең бер ишарәсе итеп кабул итәргәме? “Кабан арты” мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан шул турыда фикерен сораштык.

– Бу дөньяда күрә, ишетә һәм фикерли белүчеләр өчен гыйбрәт алырдай нәрсәләр гаять күп. Дөньялыкта Аллаһы Тәгаләнең Үзен күрү бер кешегә дә насыйп булмаса да, Аның барлыгын, берлеген, чиксез кодрәтен һәм бөек хикмәтен һәркем күрә ала. Шуңа күрә Раббыбыз Коръәндә “намаз укыгыз”, “ураза тотыгыз”, “игелек кылыгыз” кебек төп әмерләр белән бергә тирә-юньгә күз салырга, табигатьне өйрәнергә, җир-күкләрне күзәтергә чакырды. “Кешеләргә: күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләргә карагыз! – дип әйт” (Коръән. 10:101), “Кеше үзенең нәрсәдән бар кылынганын карасын” (Коръән. 86:5), “Кеше үзенең ашаган ризыгына баксын!” (Коръән. 80:24)... 

Аллаһы каршында кешеләрнең иң яманы күзләре булып та сукыр булучылар, колаклары булып ишетмәүчеләр, акыллары булып та, уйларга теләмәүчеләр (Коръән. 7:179). Калебендә иманы булган кеше өчен иртән аткан таңда да, бөтен җирне җылы нурлары белән назлый торган кояшта да, ай һәм йолдызлар йөрешендә дә гыйбрәтләр бар. Башкалардан аермалы буларак, мөселман һәр нәрсәдә иң элек аның ясаучысын күрә. Бүген тере Пикассоны да, Леонарда да Винчины да күрү мөмкин түгел, алар күптән дөнья куйганнар. Әмма калдырган гаҗәеп картиналары аша без аларның уй кичерешләрен дә, кабатланмаслык сәлатләрен дә күрәбез. Шуңа күрә без яшәгән галәм аның Бөек Хуҗасы турында сөйләүче битләре ачык зур китаптыр. Ул китапны уку өчен аерым телләр белү дә, аерым белем дәрәҗәләренә ирешү дә шарт түгел. Чүлдә сарык көтүче бәдәви дә, зур уку йортында сабак бирүче профессор да үзенекен укый. 
 
Ә инде кәрәзләрдә, йомырка кабыкларында Аллаһ исеменә охшаш сызыклар пәйда булу, болытларның кыяфәтләре гарәп сүзләре кебек күренүләр гадәти нәрсә. Алардан зур могҗизалар күрүдә артык зур файдалар юк. Менә кәрәзнең катлаулы ясалышы, умарта кортларының анда бал җыеп, мөһерләп безгә әзерләп бирүләре гаҗәеп нәрсә. Кечкенә йомырка эчендә кошчыкның пәйда булуы, аның ясалуы, аннан шул кабыкны ватып тышка чыгуы – чын могҗиза.  
 
Фото: архивтан
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.09.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы