|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2024 Җәмгыять
«Альбинабызны көзгә кияүгә бирергә җыенган идек, уйламаган җирдән килеп чыкты бу янгын...»3 сентябрь киче Әлки районының Базарлы Матак авылы халкын Җиңүнең 40 еллыгы исемендәге урамга җыя – ике фатирлы йортта коточкыч янгын күтәрелә. “Дары төенчеге...”
Кичке сәгать дүртләрдә Рамил Садретдинов эштән кайтып керә. Аяз улы чәй эчеп утырганын күреп, ул да үзенә кофе ясап ала. Бер-ике сүз алышырга гына җитешәләр, шарт та шорт килгән таыш ишетеп, сагаеп калалар.
- Тиз генә ишегалдына йөгереп чыктым. Ни күрим, күршеләрнең мунчасы яна. Бер почмагы тоташ ут. Кем әйтмешли, 30 ел элек салынган мунча ул, ут элсә, шырпы тартмасы кебек яна да яна, кипкән, череп бетә язган бүрәнәләр, яну тизлеге – дары төенчеге. Рәсимә апа Гайфуллина яши ул якта, бер стенабыз уртак – гомерлек күршеләр. 1987 елдан бирле бергә яшибез. Ул көндезге сәгать икенчеләрдә эшкә киттем, бер ис тә сизмәдем, ди. Ни хикмәт, оныклары өйдә иде, алар да балыкка киткәннәр. Кеше юк чак. Тиз генә янгын сүндерү оешмасына хәбәр иттек. Әле мин аларның мунчасын сүндерешеп йөрдем. Йортның үзем яши торган ягын уйламыйм да. Уйларлыкмыни, Рәсимә апаларның мунчалары өйгә тоташ итеп эшләнгән, күз ачып йомган арада йортларына үрләде. Аннан безнең якка кул сузымы ара. Шул ишегалдындагы кранны ачтым да су сиптерергә тырышып карадым. Ут күтәрелсә, шлангадан аккан суны исәпләми дә, аның куәте... – ди Рамил әфәнде.
Ут көлтәсе йорт түбәсен яулап алырга өлгерми, ярдәмгә җил күтәрелә. Китә шуннан ялкын үсенеп.
- Кисәк куәтләнеп китте ул, җил ялкынны бутап-бутап ала, бөтен җирне төтен басты, шарт та шорт яна, якын да барырлык түгел. Янгын сүндерүчеләр килмәсә, без аны үзебез генә сүндерә дә алмый идек, бәхеткә алар тиз килеп җитте. Андый чакта югалып та каласың икән, өйдән бернәрсә алып чыга алмадым. Дөрес, безнең якның түбәсе генә янды, ләкин бөтен җиргә төтен исе сеңде, су басты... Ремонт ясап кына бетергән идек. Шатлыклы көннәребезгә әзерләнгәндә бернәрсәсез урамда басып калдык менә, – ди Рамил абый.
“Бөтен җир кап-кара...”
Гаилә башлыгының бу икенче никахы. Язмыш аны авырлыклары белән элек тә мулдан сынаган. Беренче хатыны яман шеш авыруыннан вакытсыз дөнья куя. Ике баласын кочып, тол калган ир, берникадәр вакыт ялгызы тормыш тарта әле, әмма көннән-көн кыенлаша бара. Шул вакыт Гүзәл ханым белән танышалар. 15 яшькә олырак иргә ике бала өстенә хатынлыкка килгән Гүзәл ханым, гаилә тоткасы итеп, тагын ике бала алып кайта.
- Миңа 25 яшь иде. Бусаганы атлап кергәндә олысы Альберт 11 нче сыйныфны тәмамлап, Казанга киткән, Альбина 5 нче сыйныфта укый иде. Альбинабызны көзгә кияүгә бирергә җыенган идек, уйламаган җирдән килеп чыкты бу янгын... Күршеләрнең ул мунчасына бер ай элек ут капкан иде инде. “Янабыз, ут дөрли!” – дип Рәсимә апа ачыргаланып кычкыргач, җыелышып кереп, ут сибеп сүндердек. Ул чакны котылдык та, менә хәзер тотылдык... – ди Гүзәл ханым. – Өйдә торырлык түгел, бөтен җир кап-кара... Гадел улыбыз Казанга төпләнде, Аяз улыбыз бишенче сыйныфта укый, бездән дә ныграк уңайсызлана балакаем – киемнәремә төтен сеңгән, китапларым юешьләнгән дип елый, бичара. Утны баса төшкәч, өйгә кереп җиһазларны урамга алып чыкканнар. Кеше карап торамыни, аннан каерганнар, моннан тартканнар – яртысын ватканнар. Матурлыгы, яме калмаган. Рамил ремонт ясаганда, калган гомеребезгә шул җитәр, ремонт дип кузгалмабыз бүтән дигән иде, Аллаһы, ремонт кына түгел, өйгә дә тотынырга туры килер дигән икән. Кичә күршеләребездә кундык бүген менә Рамилнең әнисе йортына килдек. Кайнанам үзе мәрхүмә инде, Рамилнең бертуганнары тәрбияләп тора иделәр, ярый шушы йорт бар дип сөенәм.
Бер ай элек ут теленә кергән мунчаның, ул чакны морҗа төбе кыза. Ялкын шуннан күтәрелә. Бу юлысы электр чыбыгыннан чыккан дип фаразлыйлар. Мунча ягылмаган була.
- Сәгать ярым вакыт җитте, бөтен тормышның асты өскә әйләнде дә куйды. Мин ветеринария оешмасында җитәкчене йөртәм, Гүзәл кибетче, безнең хезмәт хаклары да зур түгел бит. Кайдан акча табарга дип баш ватам, төн йокым качты, кичә бер минут та йоклый алмадым. Бүген дә ярты төн җитте, күзне йокы алмый, нишләргә дә белмим, – ди Рамил әфәнде.
Аларның авыр чаклары. Бурдан нәрсә дә булса кала әле, уттан берни калмый шул. Яңа казык кагып, барысын да өр-яңадан башлыйсы. Авыр хәлдә калган Садретдиновларга ярдәм итик, зинһар. Әҗере меңе белән кайтыр. Ярдәм итү өчен Гүзәл Садретдинованың номеры Сбербанк картасына беркетелгән – 89272465325
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА |
Иң күп укылган
|